Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Пшенгерская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Пешәнгер башлангыч гомуми белем мәктәбе-балалар бакчасы” мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422006, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, с. Пшенгер, ул. Чапаева, д. 54 |
| Телефон: | +7(843)-669-44-35 |
| E-Mail: | Spsh.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Пшенгерская НОШ-детский сад" |
| Руководитель: | Кутдусова Гульназ Муллануровна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 14 уч.,16 воспит |
| У нас учат: | 6 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Пшенгерская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Пешәнгер башлангыч гомуми белем мәктәбе-балалар бакчасы” мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 147 148 149 ( 150 ) >>
-
Шүрәлеле яңа ел тамашасы 26.12.2015

Бүген Пешәнгер авылы клубында мәктәп укучыларының "Шүрәлеле яңа ел" исемле бәйрәм тамашасы булып үтте.
....Җәй буе мәктәп каршында утырган Шүрәле кар яугач үз урынында күренми. Бары тик яңа ел якынлашкач кына мәктәп каршында укучыларны бәйрәм белән котлап карга язып йөри башлый. Котлауларны кем язганын белергә теләгән 4 класс укучылары караңгыда "засада"да утырырга мәҗбүр булалар. Шулай итеп Шүрәле яңа ел бәйрәменә килә, үзе белән дуслары Су анасы, Кәҗә белән Сарык, Акбай, малай, Күбәләк, Былтырны да ияртә. Авылдан ерак түгел бер елгада йокыга талган Кыш бабайны уяту да Шүрәлегә йөкләнә. Шулай итеп тулы составта яңа ел каршы алына. Нәни генә маймыл исә кыш бабайның капчыгыннан килеп чыга....
Бу искиткеч тамашаны укучылар сәхнәдә уйнап та, видеоязмалар аша да күрсәттеләр. Әти-әниләр, килгән кунаклар әлеге тамашаны да, соңыннан куелган концерт номерларын да бик ошаттылар, 3 сәгать буе рәхәтләнеп ял иттеләр.
-
Яңа ел тамашасына чакырабыз! 23.12.2015

26сы көнне - мәктәп укучыларының, 29ында бакча нәниләренең чыршы бәйрәмнәре үткәреләчәк.
Хөрмәтле әти-әниләр, әби-бабайлар, дәү әни-дәү әтиләр, авылдашлар! Сезне шушы күңелле, матур, сихри бәйрәмгә чакырабыз! Билгеләнгән көннәрдә сәгать 9 да Пешәнгер авылы клубында көтәбез сезне!
-
Кар сыннары ясадык. 22.12.2015

Яңа ел бәйрәмен каршылап мәктәп-бакчабыз территориясенә кардан сыннар ясадык. Хәзер безне капка төбендә үк 2016 нчы ел хуҗасы Маймыл, Кыш бабай һәм Кар кызы каршы ала. Ә ишек алдына кергәч, Тукай әкиятләреннән төрле персонаж.лар: урман кырында Шүрәле, аты белән Былтыр, Кәҗә белән Сарык, күл буенда Су анасы көтеп торалар. Иртән килгәндә көн караңгы булганлыктан, коймаларда матур гирляндалар җемелди, стенага урнаштырылган чыршы балкып тора. Бу матурлыкның фотолары медиатека - фотогалерея - кар сыннар-әкият дөньясында урнаштырылды.
-
Котлыйбыз! 19.12.2015

16 нчы декабрь көнне район күләмендә татар теленнән олимпиада булып узды. 4 класс укучысы Фазылҗанова Хәния Идрис кызы шушы олимпиадада призлы урын яулады. Актив укучыбызга киләчәктә дә зур уңышлар телибез!
-
Балалар бакчасында бәйрәм рухы 17.12.2015

Балалар бакчасы ягында да яңа елны каршыларга әзерлек бара. Бүген анда фойе, әти-әниләр һәм табигать почмаклары искиткеч итеп бизәп куелды. Нәниләр бик сөенеп Кыш бабай килүен көтәләр!
-
Татар теленнән районкүләм олимпиада 16.12.2015

Бүген татар теленнән район күләмендә олимпиада булып узды. Анда мәктәп-бакчабызның 4 класс укучысы Фазылҗанова Хәния катнашты. Аңа рәхмәт белдерәбез!
-
Нәниләрнең кул эшләре 15.12.2015

Яңа елны түземсезләнеп көткән 1 класс укучылары технология дәресендә бик матур кар бабайлар ясаганнар. Молодцы, иң нәни укучыларыбыз!
-
Яңа елны каршылыйбыз! 14.12.2015

Мәктәп-бакчабызда һәрберебез яңа елны каршыларга әзерләнәбез. Ишек алдында кар сыннары ясау эше гөрли, ә эчтә фойе, класслар бәйрәм төсмере ала. Дәресләр тәмамлангач, укучыларыбыз "Тылсымлы Яңа ел!" тамашасына әзерләнәләр, костюмнар турында "баш вата"лар, аерым концерт номерларын планлаштыралар. Көтәбез сине, яңа 2016 нчы ел!
-
Ачык дәресләр үтте. 12.12.2015

10 һәм 11 декабрь көннәрендә 1-4 классларда ачык дәресләр күрсәтелде. Дәресләр барысы да математика фәненнән һәм бик әзерлекле, югары дәрәҗәдә үткәрелде. Методик берләшмә җитәкчесе Галәүтдинова И.Р.га һәм барлык укытучыларга рәхмәт белдерәбез!
-
Ачык шөгыльләр күрсәтелде. 10.12.2015

Бу атнада мәктәп-балалар бакчасында ачык дәресләр һәм ачык шөгыльләр үткәрү планлаштырылган иде. Бүген тәрбияче Нигъмәтҗанова Л.Г. һәм Әсхәдуллина М.Р. методик берләшмә җитәкчесе һәм педагоглар алдында математика буенча ачык шөгыльләр күрсәттеләр. Соңыннан шөгыльләргә анализ ясалды, уңай һәм кимчелекле яклар турында сөйләшенде.









