Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Сикертанский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Сикертән балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422028, Республика Татарстан, Арский район, село Сикертан, улица Школьная, дом 77. |
Телефон: | 8(84366)52218 |
E-Mail: | dssikertan.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Сикертанский детский сад" |
Руководитель: | Султанова Рамия Расиповна |
Год основания учреждения: | 2011 |
У нас учатся: | 7 детей/ 7 бала |
У нас учат: | 1 педагог/ 1 педагогик хезмәткәр |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Сикертанский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Сикертән балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 78 ( 79 ) 80 >>
-
Бигрәк матур безнең сыннар 25.12.2017
-
Кар сыннары 21.12.2017Мин - Яңа ел! Сезнең янгаЭт елы булып киләм.Үзем - сизгер, үзем - уяу,Һәрчак сакта, эш сөям.
-
Конкурска йомгак ясалды 18.12.2017
Кадерле әти-әниләр! "Кыш бабай остаханәсе" конкурсына йомгак ясалды. Алып килгән һәр уенчык бәяләнде. Нәтиҗәләр бәйрәмдә ясала. Катнашканыгыз өчен һәрберегезгә рәхмәт!
-
Яңа ел килә, Яңа ел! 15.12.2017
-
Минем яраткан әкиятем 12.12.2017
Бүген балалар китапханәче Зарипова Гөлфирә Зөфәр кызы белән очраштылар. Гөлфирә апа, аларны, төрле-төрле әкият китаплары белән таныштырды. Балаларның яраткан әкиятләрен укыдылар. Бүген алар бик күп әкият белделәр. Рәхмәт Гөлфирә апа, Сезне тагын көтеп калабыз.
-
Игътибар! Конкурс! 08.12.2017
Кадерле, Әти-Әниләр!
Сезне “Кыш бабай остаханәсе” конкурсында катнашырга чакырабыз.
18 нче декабрьгә кадәр, Сездән, бала белән берлектә ясалган, чыршы уенчыклары көтеп калабыз.
Уенчык чыршыга элерлек зурлыкта булсын.
-
Оригами 05.12.2017Оригами – кәгаздән уенчыклар ясау сәнгате. Ул безгә борынгы Япониядән килгән һәм хәзерге вакытта бик популяр.Оригами ярдәменә баланың вак моторикасын һәм логик фикерләвен үстерергә, игътибарын ныгытырга, аның иҗади активлыгын стимуллаштырырга була.
-
Сюжетлы - рольле уеннар. Теремкәй. 30.11.2017
Уен эшчәнлеге – мәктәпкәчә яшьтәге бала үсешендә зур этәргеч. Бакчада балалар өчен уен тирәлеген булдыру – төп шарт булып тора. Мәктәпкәчә яшь вакытындагы уеннар логикасыннан чыгып, уен эшчәнлегенең берничә формасын күрсәтеп була. Аларның һәрберсе үзенә генә хас специфик уенчыклар һәм уен җиһазларын, атрибутиканы күздә тота. Уен мәктәпкәчә яшьтәге бала тормышында мөстәкыйль эшчәнлекне үстерүдә зур роль уйный. Үзара мөнәсәбәтләрдә ориентлашу, күзаллауны үстерү һәм аралашу өлкәсендә дә уен киң кулланыла. Тәрбияче уен вакытында үзе дә уйный белергә, балаларның тәкъдимнәрен һәм теләкләрен кабул итә алырга тиеш. Уенда тәрбияче сүзе – закон буларак түгел, ә бер уенчының теләге буларак кабул ителергә тиеш. Уенда кыенлыклар барлыкка килгәндә, ситуациядән чыга белү, сюжетны тиз һәм профессиональ рәвештә үзгәртә белү сыйфаты да тәрбияче өчен бик мөһим сыйфат.
-
"Чебиләр" биюе 27.11.2017
Әниләребезгә "Чебиләр" биюен бүләк иттек.
-
Кадерле Әниләр! 24.11.2017
Балагызның берәве сез,
Гаиләнең йөрәге сез.
Иминлекнең терәге сез.
Һәркемнең иң кирәге сез.
Әни, әнием, әнкәй! Кадерләп, назлап әйтәбез. Күңелебездәге бөтен рәхмәтне шушы гади сүзгә салабыз, һәрвакыт яныбызда булган, уңышларыбыз өчен шатланып, кайгыларыбызны уртаклашып яшәгән газиз әниебезгә дәшәбез.
Әни... Өч хәрефтән торган бу сүздә күпме наз, җылылык һәм күңел тойгысы!
Әни... Һәр кеше өчен иң кадерле, иң сөйкемле зат ул!
Әни... Аның күзләре шундый мөлаем һәм ягымлы. Әйтерсең, бөтен дөньяның акылын һәм сабырлыгын җыйган диңгез! Ә әнкәйнең куллары иң-иң җылы, иң-иң кадерле куллардыр, мөгаен.
Шул ягымлы куллар сиңа кагылуга, бөтен кайгыларың югала. Ә ,,балам” дип аркаңнан сыйпаса, сиңа гүя очар канатлар үсә. Ә сүзләре... сүзләре шундый татлы, туң йөрәкләрне эретерлек җылы.
Ә авырсаң... авырсаң, төннәр буе күз йоммыйча, яныңнан да китми инде ул! Бары әнкәйләр йөрәге генә шулкадәр түземле, шәфкатьле.
Нинди генә рәхмәтләр әйтсәк тә, җитмәс төсле. Әниләребез, сезгә саулык-сәламәтлек, кайгысыз-хәсрәтсез тыныч тормыш, озын гомер телибез.
Кадерле әниләрне
Яратабыз, тыңлыйбыз.
Исәнлек һәм саулык теләп
Бәйрәм белән котлыйбыз.