Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Сикертанский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Сикертән балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422028, Республика Татарстан, Арский район, село Сикертан, улица Школьная, дом 77. |
Телефон: | 8(84366)52218 |
E-Mail: | dssikertan.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Сикертанский детский сад" |
Руководитель: | Султанова Рамия Расиповна |
Год основания учреждения: | 2011 |
У нас учатся: | 7 детей/ 7 бала |
У нас учат: | 1 педагог/ 1 педагогик хезмәткәр |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Сикертанский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Сикертән балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 71 ( 72 ) 73 74 75 76 77 78 79 80 >>
-
Физик культура эшчәнлеге 02.11.2018
-
Рольле-сюжетлы уеннар. 22.10.2018
-
Конкурс тәмам 19.10.2018
"Көзге калейдоскоп" конкурсы тәмам. Алып килгән эшләр барсы да зур бәягә лаек. Балалар да актив катнашкан дип ышанып калабыз. Барлык балаларга, әти-әниләргә рәхмәт белдерәбез. Бүләкләү алдагы бәйрәмдә.
-
Әти-әниләргә киңәш. Балада логик фикерләүне үстерү. 17.10.2018
Балачак – кеше тормышында иң бәхетле чор. Мәктәпкәчә яшьтәге бала бик хәрәкәтчән һәм актив. Аны тирә-юньдәге бар нәрсә кызыксындыра, ул олыларга бик күп сораулар яудыра, аның бөтен нәрсәне беләсе, аңлыйсы килә. Шуңа күрә олылар тирә-юньне танып белүдә балага булышырга, танып белү өчен шартлар тудырырга тиеш. Балада аның сабый чагыннан ук логик фикерләү нигезләре салына. Фикерләү – ул тирә-юньне танып һәм аңлап белү процессы.
Логик фикерләүгә ирешү – бик озак һәм катлаулы процесс. Ул баладан зур акыл эшчәнлеге, предметлар һәм күренешләрнең гомуми һәм аермалы билгеләрен белүне таләп итә. Балагызга 14 яшь тулыр да, анда олы кешеләргә хас булганча фикерләү барлыкка килер дип уйлау зур хата. Баланың логик фикерләвен мәктәпкәчә яшьтән үк үстерергә кирәк. Кечкенә балага логик фикерләү нигә кирәк соң? Эш шунда, балада һәрбер яшь этабында, этажлап йорт салган кебек, алдагы яшь этабы өчен кирәк булган психик функцияләр үсеш ала. Бала мәктәпкәчә яшьтә үзләштергән белемнәр, күнекмәләр аның мәктәпкә укырга кергәч белем алуы һәм сәләтләре үсеше өчен нигез булып тора. Мәктәпкәчә яшьтә бала үзләштергән күнекмәләрнең иң мөһиме – логик фикерләү күнекмәсе, икенче төрле әйткәндә «акыл белән уйлап эш итү сәләте». Мәктәпкәчә яшьтә логик фикерләү ысулларын үзләштермәгән балага мәктәптә уку авыррак биреләчәк, ахыр чиктә баланың укуга теләге югалырга мөмкин.
Баланың логик фикерләвен үстерү – ул баланы чагыштыру, анализлау, синтезлау, классификацияләү, гомумиләштерү, конкретлаштыру кебек логик операцияләрне башкарырга өйрәтү дигән сүз. Боларга өйрәнгән бала тиешле әйбергә карата игътибарын туплый ала, төгәл, ачык фикер йөртергә өйрәнә, проблеманың төбенә төшенә белә, үзенең хаклыгына башкаларны ышандыра белә. Димәк, бу балага мәктәптә уку да җиңелрәк булачак.
Әти-әниләр алдына иң еш килеп басучы сорау: ”Баланы нәрсәгә өйрәтергә һәм ничек өйрәтергә?” Күпчелек очракта әти-әниләр балаларын төрле түгәрәкләргә, студияләргә йөртә башлыйлар, төрле үстерешле уеннар алып кайтып бирәләр, баланы укырга, санарга өйрәтә башлыйлар. Ә кирәкме соң боларны эшләү?Баланың логик фикерләве 3 стадиядә формалаша:
• күрсәтмәле-гамәли (наглядно-действенный);
• күрсәтмәле-образлы (наглядно-образный);
• сүзле-логик (словесно-логический).
Иң кечкенә яшьтә баланың дөньяны танып белүе хәрәкәт аркылы һәм тоемлау органнары аркылы башкарыла. Бала һәр предметны тотып карарга омтыла. Чын мәгънәсендә бала дөньяны “тотып карап таный”. Предмет белән күбрәк хәрәкәт башкарган саен, бала аның үзлекләре турында күбрәк төшенә. Бу фикерләү төре – ул сынаулар һәм хаталар ысулы. Кулына эләккән һәр предметны сабый кабып, тешләп карарга, аны бәрергә, әйләндерергә тырыша. Бала предметны тотып карап өйрәнгәндә, аны рәсеме буенча өйрәнүгә караганда, предмет, аның үзлекләре турында күбрәк төшенә, күбрәк информация ала икәнлеге ачыкланган. Шуңа күрә балагыз дөньяны тизрәк танып белергә өйрәнсен дисәгез, аны үзегезнең эшкә җәлеп итегез: ул сезгә бар эшегездә “булышсын”. Әлбәттә, баланың эшендә хаталар бик күп булыр, ләкин ул шулар нигезендә дөнъяны танып белергә өйрәнә. Фикерләү үсешенең икенче баскычына бала 3-4 яшьтә ирешә һәм ул 6-7 яшькә кадәр дәвам итә. Бу чорда баланың фикерләве күрсәтмәле-образлы була. Бала әкренләп предметның үзе белән хәрәкәтләр башкарудан предмет образлары белән эш итүгә күчә. Бала инде күпмедер тәҗрибә тупларга өлгергән. Ул хәзер предметны күз алдына китерә ала, предметны алмаштыручылар белән эш итә белә. Мәсәлән, бала кулындагы кубик – машинага, таякчык – кашыкка әйләнә һ.б. Бу яшьтә баланың фантазиясе зур үсеш ала. Баланың фантазиясе зуррак булган саен, аның фикерләү дәрәҗәсе дә шулкадәр югарырак була. Бик күп әти-әниләр балаларына алып кайтып бирә торган буяу(раскраска) китаплары бу яшьтәге бала өчен зыянлы да булырга мөмкин. Чөнки бала барысын да өлге (шаблон) буенча гына эшләгәндә, аның үзенең фикерләү сәләте үсми. 6-7 яшькә җиткәндә бала инде күп предметларның исемен белә, аның сүзлек запасы зур була. Ул инде абстракт төшенчәләр белән эш итә һәм гомумиләштерә белә. Бу яшьтә баланың фикерләве өченче стадиягә – сүзле-логик фикерләүгә күчә. Мәсәлән, 3 яшьлек балага “диван” дип әйтсәң, ул залда торучы предметны күз алдына китерәчәк. Ә 6-7 яшьлек бала аны шундый ук үзлекләргә ия булган мебель рәтенә кертеп куячак. Чөнки балада инде абстракт фикерли белү нигезләре формалашкан була. Бу яшьтәге балаларда предметларның, күренешләрнең гомуми характеристикасы формалаша. Тик балада ясалма юл белән сүзле-логик фикерләү булдыру кирәкми. Бала төрле уеннар, күнегүләр аша, проблемалы ситуацияләр тудыру аша үзе шушы фикерләү этабына ирешергә тиеш. Һичшиксез, баланың әйләнә-тирә дөнья турында күзаллавын үстерү, баланы санарга, үлчәргә, исәпләргә һ.б. өйрәтергә кирәк. Шул ук вакытта баланы логик фикерләргә, дөньяны мөстәкыйль танып белергә өйрәтү бик мөһим. Бала информация алырга, синтезларга, анлизларга, тирә-юньдәге предметларны, күренешләрне чагыштырырга, нәтиҗәләр чыгарырга һәм закончалыкларны ачыкларга, гомумиләштерә һәм конкретлаштыра белергә, төшенчәләр һәм күзаллауларны классификацияли белергә тиеш.
-
Көзге табигатькә сәяхәт. 15.10.2018
-
Әвәләү шөгыле. Көз темасына аппликация 12.10.2018
-
Тылсымлы гөмбә. Күмәк һәм аерым эшләр. 10.10.2018
-
Кисеп-ябыштыру шөгыле. "Алтын Көз"не каршылыйбыз. 08.10.2018
Ни арада җәй үтте,
Алтын көз клеп җитте.
Шатлык тулы бу бәйрәмне
Балалар күптән көтте.
-
Бер эштән дә калышмыйбыз. 06.10.2018
6 октябрь көнне, Сеҗе авыл җирлеге белән берлектә, Казанда үткәрелгән ярминкәдә катнаштык.
-
Укытучылар көне 05.10.2018Бәйрәм белән Сезне, укытучым!Йөрәгемнең якын кешесе.Дөнья серен миңа өйрәтүчем.Яшь җаннарга — Ходай илчесе!Сезгә телим саулык, озын гомер,Шәхси бәхет, дөнья рәхәтен.Шәкертләрнең тырыш, инсафлысын.Яхшы гамәл, Ходай рәхмәтен!