Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Сикертанский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Сикертән балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422028, Республика Татарстан, Арский район, село Сикертан, улица Школьная, дом 77. |
Телефон: | 8(84366)52218 |
E-Mail: | dssikertan.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Сикертанский детский сад" |
Руководитель: | Султанова Рамия Расиповна |
Год основания учреждения: | 2011 |
У нас учатся: | 7 детей/ 7 бала |
У нас учат: | 1 педагог/ 1 педагогик хезмәткәр |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Сикертанский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Сикертән балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 71 72 73 74 ( 75 ) 76 77 78 79 80 >>
-
Саф һавада иртәнге гимнастика 21.05.2018
Саф һавада иртәнге гимнастика – Сикертән балалар бакчасының балаларны сәламәтләндерү юнәлешләренең берсе булып тора. Көндәлек шөгыльләр бала организымының халәти үсешенә булыша, морфологик һәм функциональ яктан камилләштерә, баланың аерым органнары һәм системаларын төрле авырулардан профилактикалау булып тора.
-
Медсестра белән әңгәмә 18.05.2018
Нәрсә соң ул прививка? Алардан куркырга кирәкме?
Прививкаларны йогышлы авыруларга (инфекцияләргә) каршы ясыйлар, ләкин бөтенесенә дә түгел, бары тик куркыныч, тиз тарала торган һәм өзлегү, хәтта үлемгә китерә торган инфекцияләргә каршы гына. Балаларга беренче чиратта еш очрый торган йогышлы авыруларга каршы прививка ясыйлар. Бума ютәл (коклюш), дифтерия, кызылча (краснуха), кызамык, паротит эпидемиясе, полиомиелит һәм шулай ук зурлар арасында еш очрый торган туберкулез, гепатит вирусы, столбняк, грипп авыруларына каршы да үткәрәләр.
Прививкалар ясауның төп максаты - иммунитет (яки авыруга бирешмәүчәнлек) булдыру. Прививка ясау нәтиҗәсендә организмда авыруларга каршы ак кан тәнчекләре ясала. Алар организмга кергән микробларны юк итәләр яисә көчсезләндерәләр. Хәзерге вакытта төрле авырулары булган балаларга ясый торган яңа төр вакциналар чыгарылды. Прививкалар үткәрү нәтиҗәсендә дөньяда чәчәк (оспа) авыруы бетерелде, кызамык - 500, паротит эпидемиясе - 150, дифтерия авыруы - 200, бума ютәл - 40, столбняк 50 тапкырга азайды. Ләкин әле тынычланырга иртә.
1990нчы елларда дифтерия авыруы баш күтәрде. Рәсәйдә 100 меңгә якын кеше авырды, үлем очраклары да булды.
Соңгы елларда прививка алмаган балалар арасында бума ютәл авыруы күп булды. Бу авыруны бигрәк тә 1 яшькәчә балалар авыр кичерә, чөнки сулыш туктау куркынычы бар, бала үләргә мөмкин.
Туберкулез авыруы турында әйтәсе дә юк, чөнки ул тирә-якта киң таралган авыру. Бигрәк тә прививка алмаган 3 яшькәчә балалар арасында авыр үтә торган пневмония, менингит, остеомиелит авырулары булырга мөмкин, алардан үлем очраклары да юк түгел.
Күп кенә әти-әни уйларга мөмкин, мин баланы чыныктырам, төрле витаминнар бирәм. Шуның белән авыру минем баланы читләтеп үтәр дип, бәлки шулай булыр да, ләкин бу бернәрсәне дә расламый, бары тик аларга бәхет елмайган, алар авыру кешеләр белән очрашмаган (бәлки бу прививка алган кешеләр аркасындадыр?).
Әгәр әйләнә-тирәдә прививкалар ясатмаган балалар күбәеп китсә, авыру белән очрашу бу бала өчен бик начар тәмамланырга мөмкин. Шуңа күрә балага прививка ясатмау турында кәгазьгә кул куйганчы, һәрбер әти-әни шуны онытмаска тиеш: авыруны булдырмау, дәвалауга караганда җиңелрәк. Мин һәрберебезгә дә балаларыбызның таза-сау булып үсүләрен телим. Моның өчен безгә көчтән килгәнчә тырышырга кирәк. -
Сәламәт яшәү рәвеше турында әңгәмә. 16.05.2018
Сәламәт яшәү рәвеше турында әңгәмә цикллары бакчада дәвам итә. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда культура-гигиеник күнекмәләрен формалаштыру/
Һәр бала индивидуаль үзенчәлекләр белән туа, ләкин аның нинди булып үсүе тәрбиягә бәйле. Акыл үсеше, холык үзенчәлекләре, тирә-юньдәге кешеләргә һәм табигаткә мөнәсәбәт боларның берсе дә нәселдән күчми һәм алдан билгеле булмый, ә тормышта формалаша. Бу сабый чактан ук башлана.
Культура- гигиена күнекмәләренең нигезе мәктәпкәчә яшьтә салына. Чөнки, баланың үзәк нерв системасы югары дәрәҗәдә сыгылмалы. Ә ашау, киенү, юыну кебек күнекмәләр көн дәвамында системалы рәвештә һәм берничә тапкыр кабатлана. Алга таба бу күнемәләрне ныгыту, камилләштерү һәм киңәйтү кирәк. Кече яшьтән үк балалар үз-үзләренә хезмәт күрсәтүдә мөстәкыйльлекләрен күрсәтә башлыйлар. Балаларның кызыксынуы һәм игътибарлылыгы олыларга эшнең эзлеклелеген дөрес итеп төшендерергә ярдәм итә. Әгәр дә бу вакытна уздырсаң дөрес булмаган хәрәкәтләр автоматлаштырыла, бала җыйнаксызлыкка, саксызлыкка өйрәнә. Бу күнекмәләрнең , гадәтләрнең ныклыгы берничә факторга бәйле:
-шартларга
-эшнең үз вакытында башлануына
- эшнең системалы рәвештә алып барылуына.
Ашау белән бер үк вакытта балада культура - гигиена күнекмәләрен һәм табын янында үз-үзләрен тотуның кайбер күнекмәләрен тәрбияләү мөһим. Бала өстәл артына бары кулын юып кына утырсын, ашаганда чисталык һәм җыйнаклык сакласын. Әгәр дә ашаганда ияге яки бите буялса аны сөртып алырга кирәклеген аңлатырга кирәк. Сабый утырган өстәл өсте һәм өстәл тирәсе чиста булырга тиеш. Боларны өйрәтү өчен халык авыз иҗатын куллану яки сюжетлы уеннар уйнау нәтиҗә бирәчәк.
Мәсәлән: балалар кул юарга, юынырга бик яраталар. Өч яшендә инде бала олыларның әз генә ярдәме белән кулын сабынлап юа һәм сөртергә өйрәнә.
Кече яшьтән үк балалар кулъяулыктан файдалана белергә тиешләр. Бу да культура - гигиеник чараларының берсе булып тора. Әгәр дә әти-әни, тәрбияче балаларга һәрвакыт игътибарлы булып тора икән, бала бервакытта да җыерылып төшкән колготки, баулары чишелгән аяк киеме белән йөрмәс.
Баланы кече яшьтән тәртипкә өйрәтергә кирәк. Ул һәр әйбернең үз урыны барлыгын, аның һәрвакыт шунда торырга тиешлеген белсен. Баланы бары тик куркыныч тудыра торган хәрәкәтләрдән генә тыярга кирәк.
Кайбер әти-әниләр балаларына ачык төстәге яки уңайсыз киемнәр кидерәләр. Бала пычранмасын, егылмасын дип аны хәрәкәтләнүдән тыялар. Бу зур ялгышлык. Бары күп һәм төрлечә хәрәкәтләнә торган бала гына аппетит белән ашый, әйбәт йоклый, физик яктан яхшы үсеш ала.
Кече яшьтән үк баланы ул теләгән һәр нәрсәнең күз ачып йомганчы үтәлә алмавына күнектерергә кирәк. Баланың ялынып, ялварып соравына, елавына каршы тора алмыйча, һәр теләген үтәгән әти-әниләр ялгышалар. Һәм инде өч яшендә ук бала һәр нәрсә аның өчен генә эшләнергә тиеш дип уйлый. Теләген үтәмәгәндә елый, көйсезләнә, кәефе кырыла.
Дөрес тәрбия алган бала 1,5- 2 яшендә үз-үзен тотунын кайбер кагыйдәләрен үзләштерә. Мөстәкыйль ашарга, кашыктан дөрес файдаланырга. Күпмедер дәрәҗәдә үзләре юынырга, корытып сөртергә өйрәнә. Бала инде мөстәкыйль чишенә, киемнәрен урнаштыра белергә, киенә дә алырга тиеш. Ашаганнан соң рәхмәт әйтергә, исәнләшергә, саубуллашырга, тыныч йокы теләргә өйрәнергә тиешләр. Боларның барысын да уен рәвешендә өйрәтү отышлы.
Гаиләдәге гомуми тәртип, андагы узара мөнәсәбәтләр баланың үз-үзен тотышына гаять зур йогынты ясый. Ике-өч яшьлек балалар һәрвакыт үз тирәсендәге кешеләргә ошарга, ишеткән сүзләрен дә нәкъ аларча әйтергә тырыша. Әгәр дә үзара ягымлы, тыныч сөйләшсәләр, шат күңелле булсалар балада бу сыйфатлар җиңел үзләштерелә.
Культура- гигиена күнекмәләрен үзләштерү бала сәламәтлеге өчен дә файдага. Сабый чактан ук тәрбияләгән тәртип һәм җыйнаклык аңа киләчәктә бик кирәк булачак. Кечкенәдән үзләштерелгән гадәтләр шундый ныклы булалар, бала үскәч та аларны кулланамый булдыра алмый.
-
Кросс "здоровья" 14.05.2018
Цель: Формирование потребности в здоровом образе жизни.
Задачи: 1. Прививать любовь к занятиям физкультурой и спортом.
2. Развивать ловкость мышечную силу, выносливость, волевые качества в достижении цели.
3. Воспитывать чувство взаимопомощи.
4. Создать у детей радостное, бодрое настроение.
-
Сәламәт тәндә - сәламәт акыл 10.05.2018
“Сәламәтлек турында кайгырту – тәрбия эшенең гаять әһәмиятле өлеше. Баланың шат күңелле, тормыш сөючән булуы аның рухи тормышына, дөньяга карашына көчле йогынты ясый, акыл үсешенә уңай тәэсир итә, үз көченә ышаныч тудыра!”. В.А.Сухомлинскийның әлеге фикере белән килешми мөмкин түгел.
Баланың физик үсеше һәм сәламәтлеге аны шәхес итеп формалаштыруда нигез булып тора. Балаларны теге яки бу физик күнегүләрне аңлы рәвештә башкарырга, үз организмнарының мөмкинлекләрен белергә өйрәтү – коллективыбызның төп бурычы. Мәктәпкәчә яшь ул – шәхеснең кеше буларак формалашуы гына түгел, ә балаларның физик үсешенә нигез салыну чоры да. Сәламәт бала – ул күңеле дә, психикасы да, физик үсеше дә камил булган зат. Моның өчен без тиешле хәрәкәт, дөрес туклану, тирә-юньнең гигиеник нормаларга туры килүе, ата-аналар белән эшләүгә, гаиләдә сәламәт тормыш рәвешен пропагандалауга, аны контрольдә тотуга зур игътибар бирәбез.
Максатка ирешү өчен яңа чаралар, белем бирүнең нәтиҗәле алымнарын кулланып, балаларны сәламәт тормыш рәвешенә табигый чыныгу юлы белән өйрәтү, физик һәм рухи яктан үз үсеш юлын күрсәтү, балалар, тәрбиячеләр, ата-аналар коллективын сәламәт яшәү рәвеше идеясе тирәсенә туплау өстендә эшлибез. Бакчада үткәрелә торган төрле бәйрәм иртәләре сабыйда сәламәт яшәү рәвеше формалаштыруда зур роль уйный.Татар халкының “Сәламәт тәндә – сәламәт акыл” дигән бик күркәм әйтеме бар. Бу әйтем хәзерге заман өчен аваздаш, чөнки 21 нче гасырга сәламәт һәм акыллы кешеләр кирәк.
-
Тыл ветераннарына дан! 08.05.2018
Бөек җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан, тылда хезмәт куйган әби-бабайларыбыз турында альбом эшләнелде. Балаларга "сугыш", "җиңү", "тыл" кебек сүзләрнең мәгънәләре аңлатылды. Сугышка, Бөек Җиңүгә багышланган шигырьләр укылды.
-
Өмә - 2018 05.05.2018
-
Кисеп-ябыштыру шөгыле. Милли бизәкләр. 04.05.2018
Милли бизәкләр белән танышу дәвам итә. Елдан ел балалар бизәкләрнең катлаулыраклары белән танышалар, аны төшерү, кисү, ябыштыру күнекмәләрен алалар.
-
Туган тел атналыгы 28.04.2018
Туган тел атналыгы кысаларында, бакчада Тукайның яңа басма китаплары белән таныштыру дәвам итә. Шигырьләре белән балалар көндәлек режимда танышып баралар.
-
"Тылсымлы Тукай иҗаты" 26.04.2018
Габдулла Тукайның тууына 132 ел уңаеннан, Гөберчәк күчмә китапханәсе белән берлектә "Тылсымлы Тукай иҗаты" исеме астында кичә булды. Балалар Г.Тукайның тормышын искә төшерделәр, иҗатындагы тылсымлы очраклар белән таныштылар, яңа әдәби китапларын укыдылар, кызыклы сорауларга җаваплар эзләделәр. Кичә шагыйрьнең "Туган тел" җыры белән тәмамланды.