Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Сикертанский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Сикертән балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422028, Республика Татарстан, Арский район, село Сикертан, улица Школьная, дом 77. |
Телефон: | 8(84366)52218 |
E-Mail: | dssikertan.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Сикертанский детский сад" |
Руководитель: | Султанова Рамия Расиповна |
Год основания учреждения: | 2011 |
У нас учатся: | 7 детей/ 7 бала |
У нас учат: | 1 педагог/ 1 педагогик хезмәткәр |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Сикертанский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Сикертән балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 ( 78 ) 79 80 >>
-
Җырлы-биюле татар халык уеннары 02.02.2018
Чума үрдәк, чума каз.
Уйнаучылар кара- каршы ике рәт булып тезеләләр, парлашып кулга — кул тотыналар. Рәт башында бер ялгыз уенчы басып тора. Балалар барысы бергә җырлыйлар:
Чума үрдәк, чума каз,
Тирән күлне ярата ул, ярата.
Әлфия үзенә иптәш эзли,
Белмим, кемне ярата шул, ярата. Илназны ярата шул, ярата.
Уйнаучылар, җыр ритмына туры китереп, хәрәкәтләнеп торалар. Ялгыз бала (Әлфия), рәт арасыннан узып, үзенә бер иптәш сайлый һәм аны (Илназны) җитәкләп ахырга барып баса. Үз парыннан аерылган уйнаучы рәт башына китә.
Уен шулай дәвам итә.
-
Уен. "Аяк киеме алыш" 29.01.2018
Уеннар – милләтнең бай рухи хәзинәсе ул. Алар милләт, җәмгыять үсеше процессындагы яшәү рәвешләрен, социаль, иҗтимагый күренешләрне һәм ерак заманнарда яшәгән бабаларыбызның дөньяга карашын, тормыш-көнкүреш сурәтләмәләрен үзләренә «сеңдереп», саклап килгәннәр. Шуның өчен уеннар милләтнең этник тарихын өйрәнүдә кыйммәтле чыганак булып хезмәт итәләр.
Уеннар халыкның тел-сүз, шигъри иҗаты белән тыгыз бәйләнгән. Алай гына да түгел, поэтик иҗат күп уеннарның төп оештыручы өлеше булып тора. Байтак кына уеннар турыдан-туры сүз, шигърият кысаларында оешканнар. Димәк ки, уеннарның күбесе халкыбызның шигърият хәзинәсе һәм алар халыкның сүз сәнгатен өйрәнү өчен дә нигез була ала. Халык сәнгатенең бик күп төрләре гәүдәләнеш таба аларда. Бер өлеше җыр, бию сәнгате белән тыгыз бәйләнештә һәм, табигый ки, уеннар халыкның музыкаль һәм хореографик сәнгатен өйрәнүчеләр өчен дә әһәмиятле. Уеннарның күбесе – хәрәкәтле уеннар. Аларда яшь буынны физик яктан сәламәт итеп тәрбияләүнең һәм, гомумән, сәламәт яшәүнең «алгоритмнары» салынган.
-
Исемең матур, кемнәр куйган? 26.01.2018
Безнең балалар бакчасында "Исемең матур, кемнәр куйган?" исеме астында бик күңелле кичә булып узды. Кичәдә Гөберчәк авылы китапханәсе җитәкчесе Зарипова Гөлфирә Зөфәр кызы, Сикертән авылы мәдәният йортыннан халык театры җитәкчесе Салихова Рамия Бахрам кызы катнашты. Алар балаларга исемнәренең килеп чыгышы, мәгънәләренең нәрсә аңлатулары турында сөйләделәр. Бишек җырлары җырладылар. Татар халкының милли уеннарын уйнадылар. Балаларга бик ошады. Мондый чара оештырганнары өчен Гөлфирә Зөфәр кызына, Рамия Бахрам кызына бик зур рәхмәт.
-
Рольле - сюжетлы уеннар 24.01.2018
-
Тырышып кар көрәдек 22.01.2018
-
Диплом 17.01.2018
Арча муниципаль районы тарафыннан оештырылган "Новогодний серпантин" конкурсында актив катнашкан өчен безне диплом белән бүләкләделәр.
-
Конструирование 15.01.2018Конструирование из строительного материала и конструкторов полностью отвечает интересам детей, их способностям и возможностям, поскольку является исключительно детской деятельностью.Благодаря этой деятельности особенно быстро совершенствуются навыки и умения, умственное и эстетическое развитие ребенка. У детей с хорошо развитыми навыками в конструировании быстрее развивается речь, так как тонкая моторика рук связана с центрами речи. Ловкие, точные движения рук дают ребенку возможность быстрее и лучше овладеть техникой письма.Ребенок – прирожденный конструктор, изобретатель и исследователь. Эти заложенные природой задатки особенно быстро реализуются и совершенствуются в конструировании, ведь ребенок имеет неограниченную возможность придумывать и создавать свои постройки, конструкции, проявляя любознательность, сообразительность, смекалку и творчество.Ребенок на опыте познает конструктивные свойства деталей, возможности их скрепления, комбинирования, оформления. При этом он как дизайнер творит, познавая законы гармонии и красоты. Детей, увлекающихся конструированием, отличают богатые фантазия и воображение, активное стремление к созидательной деятельности, желание экспериментировать, изобретать; у них развиты пространственное, логическое, математическое, ассоциативное мышление, память, а именно это является основой интеллектуального развития и показателем готовности ребенка к школе.
-
Иртәнге зарядка ни өчен кирәк? 12.01.2018
Сəламəт булу өчен зарядка ясауның əһəмияте зур. Һəр көн иртəн зарядка ясарга иренмəскə кирəк. Зарядка ул йокыны куа, күңелне күтəрə, тəнгə көч өсти. Иртəнге зарядка, спорт күнегүлəре , хəрəкəтле уеннар көчле, нык, сəламəт булып үсəргə ярдəм итə.
-
Әй рәхәт соң урамда! 09.01.2018
Саф һавада үткәрелгән уеннар мәктәпкәчә яшьтәге балаларның физик яктан тәрбияләүдә әһәмиятле чараларның берсе. Хәрәкәтле уен вакытында сәламәтләндерү, тәрбияви, белем бирү бурычлары үтәлә. Балаларның төрле хәрәкәтләре һәм эшчәнлеге белән тәрбияченең дөрес җитәкчелек итүе аларның йөрәк-кан тамырлары, сулыш системасы эшчәнлегенә уңай тәэсир ясый, хәрәкәт итү аппаратларын ныгыта, матдәләр алмашын, аппетитны яхшырта, сәламәт йокыга булышлык итә. Саф һавада үткәрелгән уеннарда балаларның төп хәрәкәт эшчәнлеге: йөгерү, сикерү, үрмәләү, ыргыту кебек күнекмәләр камилләшә. Балаларда физик сыйфатлар: җитезлек, тизлек, көчлелек, түземлек тәрбияләнә. Хәрәкәтле уеннарны игьтибар сорый торган уеннар белән чиратлаштырырга кирәк. Һәр баланың шәхси физик мөмкинлекләрен күздә тоту мөһим. Хәрәкәтчән һәм аз хәрәкәтчән балалар белән төркемләп эшләү тәрбиячедән күнегүләрне, җиһазларны җентекләп сайлауны таләп итә.
-
Бездә бүген Яңа ел! 28.12.2017
Бүген безнең бакчада Яңа ел бәйрәме үтте. Балалар янына кунакка Кыш бабай белән Кар кызы да килде. Балалар аларга матур җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, күңелле биюләр биеделәр. Кыш бабай балаларга күп бүләкләр бирде. Бергәләп Иске елны озатып, Яңа елны каршы алдык. Бәйрәм бик күңелле булды. Һәркем канәгать калгандыр дип ышанабыз. Бәйрәмне оештыруда катнашкан әти-әниләргә рәхмәтебезне белдерәбез.