Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Сикертанский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Сикертән балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422028, Республика Татарстан, Арский район, село Сикертан, улица Школьная, дом 77. |
Телефон: | 8(84366)52218 |
E-Mail: | dssikertan.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Сикертанский детский сад" |
Руководитель: | Султанова Рамия Расиповна |
Год основания учреждения: | 2011 |
У нас учатся: | 7 детей/ 7 бала |
У нас учат: | 1 педагог/ 1 педагогик хезмәткәр |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Сикертанский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Сикертән балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 ( 67 ) 68 69 70 >>
-
20.03.2019
-
Культура-гигиена күнекмәләрен ныгыту. Лото уены. 18.03.2019
-
Экологическая акция: "Сдай макулатуру-спаси дерево!" 15.03.2019
1 марттан 25 мартка кадәр кирәк булмаган кәгазьләр җыябыз, ягъни макулатура.
-
Яз!!! 13.03.2019
Кисеп-ябыштыру шөгыле "Умырзая" - күмәк эш
Кар дип җиргә басасың,
Суга кереп батасың.
Чыксын инде умырзая
Кар астында ятмасын.
Мартлар җитсә, яз җитә,
Бураннары булса да,
Песи чыккан урамга
Аяклары туңса да.
-
"Без бергә!" 11.03.2019
Бакчабызда "Без бергә!" фестиваленең бакча туры узды. Бу фестиваль сәнгать өлкәсендә талантлы балаларны барлау максатыннан үткәрелде. Бакча турында җиңү яулаган балалар район турында катнашу хокукына ия булачаклар.
-
Сез безгә шундый кирәк! 07.03.2019
Бүген безнең бакчада "Сез безгә шундый кирәк!" исеме астында гаилә бәйрәме булды. Балалар әти-әниләргә шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, төрле халык һәм шаян биюләр биеделәр. Әти-әиләрне төрле уеннар, бәйгеләр аша без дә сынадык. Бик күңелле бәйрәм булды.
-
Акция: "Иң яхшы китаплар сезгә, балалар!" 06.03.2019
Бүген балалар бакчасында Гөберчәк авыл китапханәсе белән берлектә "Абдулла Алиш премиясе лауреатлары китапларын укыйбыз" акциясе булды. Китапханәче Гөлфирә Зөфәр кызы балаларга Абдулла Алиш турында мәгълүмат бирде. Лауреатлар белән таныштырды, Шигырьләр укыды, китаплар белән таныштырды. Балалар да язучыларның шигырьләрен сөйләделәр. Шундый матур иртә оештырганнары өчен Гөлфирә Зөфәр кызына һәм Гөлүсә Сөнгәтулла кызына зур рәхмәт.
-
Катнашучы сертификаты 05.03.2019
Республика күләмендә үткәрелгән "Суда һәм бозда игътибарлы бул!" конкурсында катнашкан 6 яшьлек Илсаф Шәймәрданов катнашучы сертификатына ия булды. Алда тагын да зур уңышлар теләп калабыз.
-
Тәҗрибә дәвам итә. Суганыбыз үсә. 01.03.2019
Суган белән тәҗрибә дәвам итә. Суганның тамыры, кыягы үсешен балалар кызыксынып күзәтәләр. Сулар сибәләр.
-
Коткаручылар һөнәрен өйрәнәбез. 27.02.2019
Бакчада һөнәрләр үзләштерү дәвам итә. Бүген балалар коткаручылар (МЧС) һөнәрләрен өйрәнделәр. Ныгыту максатыннан уеннар уйнадылар, рәсемнәр ясадылар.