Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Сикертанский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Сикертән балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422028, Республика Татарстан, Арский район, село Сикертан, улица Школьная, дом 77. |
Телефон: | 8(84366)52218 |
E-Mail: | dssikertan.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Сикертанский детский сад" |
Руководитель: | Султанова Рамия Расиповна |
Год основания учреждения: | 2011 |
У нас учатся: | 7 детей/ 7 бала |
У нас учат: | 1 педагог/ 1 педагогик хезмәткәр |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Сикертанский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Сикертән балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 61 62 63 ( 64 ) 65 66 67 68 69 70 >>
-
Рәхмәт хатлары. 30.05.2019
Хөрмәтле балалар! Без сезгә иң изге теләкләрне телибез. Мәктәпне дә бакчаны яраткан кебек яратыгыз, тырышып укыгыз. Сау-сәләмәт, озын гомерле, белемле, акыллы балалар булып үсегез. Болар безнең бакчаныкы диеп безгә сөенеп торырга язсын. Ак юллар сезгә, балалар.
Хөрмәтле әти-әниләр! Шатлыклары белән безне сөендергән, шуклыклары белән безне көендергән балаларыбызны белем иленә озатып калабыз.Тату яшәдек, сез безне, без сезне аңладык. Гел шулай иң әйбәт әти-әниләр булыгыз, Аллаһы Тәгалә балаларыгызның игелеген күреп сөенеп яшәргә язсын. Исән-сау яшәгез.
Ходай биргән олы бүләк – бала,
Уттан алып, суларга ул сала.
Өздерсә дә, көйдерсә дә, бала
Җанга иң якыны булып кала.
Гомерләрнең бизәге – ул бала,
Йөрәкләрдә һич төзәлмәс яра.
Күз алдында үсеп, буйга җитеп,
Күңелләрдә сабый булып кала.
Бала барыр юллар – чиксез дала,
Аның ни күрәсен белүче Аллаһ.
Даладай юл бирүче балага
Тугры юлдаш барыр – ата-ана.
Шатлыклардан җырлаткан да – бала,
Борчулардан елаткан да – бала.
Ялгышларын, гөнаһларын баланың кичерә ала тик ата-ана.
-
Бәйрәм торты белән чәй. 29.05.2019
-
Сау бул бакча! 28.05.2019
Ничә ел инде менә
Майның шушы көнендә,
Безнең матур бакчага
Мәктәптән хәбәр килә.
Безнең бакча балаларын
Укытучы апалар
Беренче сыйныфка дип
Укырга чакыралар!
Бүген менә аларны,
Бергә-бергә, әлбәттә,
Тантаналы рәвештә
Озатабыз мәктәпкә!
-
Конкурсны йомгаклау. 17.05.2019
Яңа ел башында игълан ителгән "Батарейканы җый-керпе гомерен сакла!" акциясенә йомгак ясалды. Барлыгы 15 кг батарейка Экологиянең Төньяк территориаль бүлегенә тапшырылды. Акциядә катнашкан балаларга, әти-әниләргә зур рәхмәт белдерәбез.
-
Чыгырылыш бәйрәменә чакырабыз. 15.05.2019
-
Чал чәчләрдә узган гасыр кайтавазы. 13.05.2019
Сугыш чоры, сугыштан соңгы чорда яшәгән әби-бабаларыбызга багышлап истәлекле альбом эшләдек. Анда әби-бабаларыбыз сөйләгән сугыш чоры хәтирәләре тупланылды.
-
"Үлемсез полк" рәтенә без әзер! 10.05.2019
-
Митинг 2019 08.05.2019
Кемгә кирәк кан-яшь кою,
Кем тели сугыш-афәт,
Юкка чыксын җир йөзеннән!
Бары тынычлык булганда
Җирдә яшәве рәхәт!
-
Саф һавада күңелле 07.05.2019
-
"Георгий тасмасы"акциясе 07.05.2019
Шушы көннәрдә Бөтен ил күләмендә "Георгий тасмасы" акциясе бара. Бу акциянең төп максаты – яңа буын кешеләренә коточкыч сугыш вакыйгаларын онытмаска, андагы батырлар белән горурланырга өндәү.
Бу акция көннәрендә Россиянең миллионланган халкы бу лентаны үзләре теләп чын горурлык белән күкрәгенә тага һәм бөтен кешегә күрсәтеп хөрмәт белән анда катнашкан хәрбиләр алдында баш ия. Без дә балалар белән бу чарада бик теләп катнаштык.