Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Сикертанский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Сикертән балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422028, Республика Татарстан, Арский район, село Сикертан, улица Школьная, дом 77. |
Телефон: | 8(84366)52218 |
E-Mail: | dssikertan.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Сикертанский детский сад" |
Руководитель: | Султанова Рамия Расиповна |
Год основания учреждения: | 2011 |
У нас учатся: | 7 детей/ 7 бала |
У нас учат: | 1 педагог/ 1 педагогик хезмәткәр |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Сикертанский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Сикертән балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 61 ( 62 ) 63 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
21 нче февраль - Туган тел көне!
22.02.2019
Әлеге уңайдан бакча да төрле чаралар узды. Безгә кичәләр дә, бәйрәмнәр дә, башка чаралар да катнашырга Сикертән мәдәният йорты һәм Гөберчәк авыл китапханәсе хезмәткәрләре дә еш киләләр. Ә менә бу бәйрәмгә безнең балалар үзләре Гөберчәк авыл китапханәсенә кунакка бардылар. Китапханәче Зарипова Гөлфирә Зөфәр кызы "Үз ана телем - минем өчен матур, иң матур тел!" дигән тема астында балаларга әдәби-музыкаль кичә оештырган иде. Балалар ана телендә аралаштылар, китаплар белән таныштылар, түгәрәк уеннар уйнадылар, бишек җырлары тыңладылар. Бик файдалы, кызыклы кичә оештырганы өчен Рамия Бахрам кызына, Гөлфирә Зөфәр кызына зур рәхмәт.
-
Бездә Туган тел көне!
21.02.2019
Дөньяда иң - иң матур илУл - минем туган илем.Дөньяда иң - иң матур телУл - минем туган телем.1999 елның ноябрендә ЮНЕСКО туган телгә игътибар бирү турында мәсьәлә күтәреп чыга. Шуннан соң дөньяда, телләрнең әһәмиятен күрсәтү һәм ана теленә сак караш тәрбияләү максатыннан, 21 февраль - бөтендөнья туган тел көне буларак билгеләп үтелә башлый.Ана телебезгә булган мөнәсәбәтебезне, олы ихтирам хисебезне җыр - биюләр, шигырьләр, уеннар аша белдерәбез.
- Әфганстан- йөрәк ярасы. 15.02.2019
-
Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына - 113 ел!
15.02.2019
15 нче февраль - герой шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. Әлеге вакыйга уңаеннан безнең балалар бакчасында да әдәби-музыкаль кичә булып узды. Тәрбияче Гөлүсә Сөнгатулла кызы белән Гөберчәк авылы китапханәчесе Гөлфирә Зөфәр кызы балаларга кызыклы чара әзерләделәр. Балалар Муса Җәлилнең тормыш юлын исләренә төшерделәр, шигырьләр тыңладылар, үзләре дә сөйләделәр, җырлар җырладылар, кызыклы сорауларга җаваплар эзләделәр, шагыйрьнең китаплары белән таныштылар.
-
Тәҗрибә үткәрү. Суган утырту.
11.02.2019
Яз җитүгә, балалар, тәрбияче ярдәмендә, суган белән тәҗрибә үткәрәләр. Бер өлеш суганны балчыкка, икенче өлешен суга утырталар. Көндә күзәтеп, нәтиҗә ясыйлар. Мондый тәҗрибәләрне балалар бик яратып, кызыксынып эшлиләр, күзәтәләр.
-
Яктылык кайтаргыч элементлар.
08.02.2019
Статистика буенча җәяүлеләрне таптату – юл-транспорт вакыйгаларының иң киң таралган төре. Таптатуларның төп өлеше тәүлекнең караңгы вакытына туры килә, чөнки бу вакытта автомобиль йөртүче транспорт юлына чыккан кешеләрне күрерлек хәлдә түгел. Моңа уңайсыз һава шартлары – яңгыр, җепшек кар, томан һәм җәяүлеләрнең өс киемендә яктылык кайтаргыч элементлар юклыгы да сәбәп булырга мөмкин. Статистика бәхәсләшергә урын калдырмаган мәгълүмат бирә – яктылык кайтаргыч элементны файдалану җәяүлене таптату куркынычын 65 процентка киметә. Яктылык кайтаргыч элементлар (фликерлар) – ул махсус материаллардан ясалган, яктылык нурын яңадан аның чыганагына кайтарырга сәләтле, автомобиль фарлары яктыртылышында ачык-ак төскә әверелә торган элементлар. Яктылык кайтаргыч элементларны, брелокларны, беләзекләрне транспорт юлыннан 80 сантиметрдан алып 1 метрга кадәр өстә урнаштыру мәҗбүри. Аларны урнаштыру өчен иң кулай урыннар – күкрәк һәм ботлар. Җәяүледә шундый элементларның берничә булуы – оптималь вариант. 140 сантиметр озынлыктагы баланың фликерларын рюкзагына, җиңенең өске өлешенә, баш киеменә урнаштыру зарур. Әгәр кеше велосипедта хәрәкәт итә, үзе янында бала арбасы яки чана бар икән, әлеге транспорт чараларына да фликерлар урнаштыру зарур. Яктылык кайтаргыч элементларны кешеләргә генә түгел, йорт хайваннарының муенчакларына һәм япмаларына да урнаштырырга кирәк. Хөрмәтле әти-әниләр! Балагыз юлда яктырып күренсен өчен хәстәрен күрегез. Баланың киемендә яктылык кайтаргыч элементлар булырга тиеш. Исегездә тотыгыз – кара, соры киемдә кечкенә җәяүле транспорт йөртүчегә бөтенләй күренми, димәк аны таптату куркынычы бар. Үзебезнең тарафтан безнең балалар бакчасы да бу чарадан читтә калмады. Яктырткыч чараларны барладык, булмаганнарга куйдык, әңгәмәләр үткәрдек. Төп максат балаларга, уеннар аша юл йөрү кагыйдәләрен ныгыту һәм яктылык кайтаргыч элементлар турында булган белемнәрен тирәнәйтеп, яңаларын бирергә һәм тормышта шушы алган белемнәрен кулланып үзләренең һәм якыннарының тормышын саклап калырга өйрәтү иде.
- Юл йөрү кагыйдәләре. "Пазл җыю" уены. 06.02.2019
- Юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерү 04.02.2019
- Өстәл уеннары. Хоккей. 01.02.2019
-
Режим моменты. Икенче иртәнге аш.
29.01.2019
Яз җитә - витаминнар кирәк чак!
Балалар һәм олылар өчен дә туры килә торган киңәшләр:
Көн саен сөт ризыклары кулланыгыз. Кефир арыганлык тойгысын, йокы килүне киметер, көч өстәр. Эремчек тырнакларны ныгытыр, чәчләрне, бит тиресен матурлар.
Яңа өлгергән яшелчә-җимешләр булмаганда туңдырылганнары ярдәмгә килер. Аларны да мөмкин кадәр ешрак кулланыгыз. Төрле чикләвекләр ашарга тырышыгыз. Ләкин көн саен аз гына күләмдә.
Иң яхшы үзләштерелә торган витаминнар табигый ризыкларда була. А витамины йомырка сарысында, сыер маенда, кишердә, балыкта, бавырда, сыер итендә күп. Б витамины – карабодайда, сөт ризыкларында, йомыркада һәм ногыт борчагында. С витаминына кәбестә, цитруслылар, петрушка һәм гөлҗимеш бай. Кайбер «яңа» ризыкларны ашый башлаганчы, балагызга аллергия бирүе турында шикләнсәгез — башта күп итмичә генә ашап караудан башлагыз.
Яз көне витаминнар аеруча күп таләп ителә. Шуңа күрә синтетик препаратлар, витамин-минераль комплекслар хакында да онытмагыз.
«Сабантуй» балалар журналы