Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Сикертанский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Сикертән балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422028, Республика Татарстан, Арский район, село Сикертан, улица Школьная, дом 77. |
Телефон: | 8(84366)52218 |
E-Mail: | dssikertan.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Сикертанский детский сад" |
Руководитель: | Султанова Рамия Расиповна |
Год основания учреждения: | 2011 |
У нас учатся: | 7 детей/ 7 бала |
У нас учат: | 1 педагог/ 1 педагогик хезмәткәр |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Сикертанский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Сикертән балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 61 62 63 64 ( 65 ) 66 67 68 69 70 >>
-
"Батырлар даны мәңгелек" 06.05.2019
Бүген бакчабызда Гөберчәк авыл китапханәсе белән берлектә "Батырлар даны мәңгелек" исеме астында, Бөек Җиңүнең 74 еллыгы уңаеннан, әдәби чара булды. Китапханәче Гөлфирә Зөфәр кызы балаларга сугыш, анда катнашкан кешеләр, батырлыклары турында, ниләр эшләүләре турында сөйләде. Сугышта катнашкан әби-бабай, туганнарны барладылар. Сугышта катнашкан шагыйрь, язучылар белән таныштырды. Китапларын карадылар, шигырьләрен укыдылар.
-
"Бәхетләрне язмыш кисмәсен" шагыйрә белән очрашу. 29.04.2019
Шигырь әгәр йөрәгең
Табалмасаң урын җаныңа.
Яктырыр барыр җирең
Шигырь булса һәрчак яныңда.
27 апрель көнне Гөберчәк авыл китапханәчесе Зарипова Гөлфирә Зөфәр кызы Гөберчәк авыл халкын, Сикертән мәктәбе укучыларын, Сикертән балалар бакчасында тәрбияләнүче балаларны күп кырлы шәхес, үзе әйткәнчә “хыялый” шагыйрә Гөлчирә Нәҗметдинова белән очраштырды. Балалар шагыйрәнең шаян шигырьләрен сөйләделәр, җырлар җырладылар, биеделәр, китаплары белән таныштылар. Мондый чара оештырып, безне кунакка чакырганы өчен Гөлфирә Зөфәр кызына зур рәхмәтебезне белдерәбез.
-
"Сандугачтай моңлы Тукай теле" конкурсы 26.04.2019
Габдулла Тукайның тууына 133 елга багышланган, районда узган "Сандугачтай моңлы Тукай теле" конкурсында Шәймәрданов Илсаф чыгыш ясап 3 урынга лаек булды.
-
Без Тукайны укыйбыз. Әдәби марафон. 25.04.2019
-
"Без Тукайны укыйбыз". Әдәби марафонга бездә кушылдык. 24.04.2019
-
Акция тәмам. 19.04.2019
"Китапка икенче гомер бүләк ит!" исеме астында узган акция тәмам. Катнашкан балаларга, ата-аналарга зур рәхмәт! Бакча фондына барлыгы 30 китап өстәлде.
-
Яңа китап белән танышыбыз. 15.04.2019
-
Математика шөгыле. "Космонавт булам" уены 14.04.2019
Бу атна бакчабызда "Космонавтика атналыгы" шаулап-гөрләп узды. Тәрбияче тәрбия чараларында гына түгел, һәр шөгыльне космос белән бәйләп алып барды. Булсын ул рәсем шөгыле, булсын ул туган тел - һәр кайсында йолдызлар, ракета, планета, Белка, Стрелка, Юрий Гагарин, Кояш, Галәм, Җиһан төшенчәләре еш кулланылды. Балаларда да бу төшенчәләр хәрәкәтле уеннар, мультфильмнар, фильмнар, презентацияләр, логик уеннар аша тизрәк исләрендә калды. Математика шөгылендә алар "Космонавт булам" уенын тиз отып алдылар. Йолдызларны буяп, санап, саннар буенча тоташтырып, ракета ясадылар.
-
"Син Җиһан һәм галәмне беләсеңме?" 12.04.2019
Бүген бакчада Г.Камал исемендәге Сикертән төп белем мәктәбе укытучысы Шәмсемөхәмәтова Гөлназ Фирдүс кызы "Син Җиһан һәм Галәмне беләсеңме?" исеме астында балаларга кызыклы, эчтәлекле чара үткәрде. Балаларга бик күңелле булды, кызыксындырган сорауларын биреп кенә тордылар.
-
"Космос" ка сәяхәт. 11.04.2019
Бүген балалар "Космос"ка сәяхәт кылдылар. Анда алар Җиребез, башка планеталар, беренче космонавтлар турында белделәр. Балаларның космостагы тормыш турында сораулары, кызыксынулары бик ошады.