Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Апазовская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Апаз урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422006, РТ, Арский район, д. Апазово, ул. Советская, д. 28 |
| Телефон: | +7(843)-669-42-21 |
| E-Mail: | Sap.ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Апазовская СОШ" |
| Руководитель: | Сибагатуллин Раушан Хакимович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 77 |
| У нас учат: | 20 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Апазовская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Апаз урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 58 59 ( 60 ) >>
-
Ленинград блокадасы 27.01.2022

Укучылар Ленинград блокадасы өзелү көненә багышланган онлайн конференциягә кушылдылар.
-
Җиңү хаты 27.01.2022

Бишенче сыйныф укучылары халыкара "Җиңү хаты" акциясенә кушылды
-
"Блокада икмәге" 26.01.2022

Укучыларыбыз "Блокада икмәге" акциясенә кушылды. Ленинград блокадасы вакытында бик аз күләмдә он, симәнке чүпләре кушып пешерелгән ипинең блокадачыларның гомерләрен саклап калуы турында аңлатылды.
-
"Ленинград блокадасы өзелгән көн" 25.01.2022

Мәктәптә Ленинград блокадасы өзелүгә 78 ел тулу уңаеннан тәрбия сәгатьләре үткәрелде.
-
Пробный ЕГЭ 24.01.2022

11 нче сыйныф укучылары математика фәненнән Пробный ЕГЭ эшләде
-
Уңышларыбыз! 21.01.2022

Арча шэхэрендэ "О выполнении обязательств территориального Соглашения между Исполнительном комитетом Арского муниципального района РТ, МУ " Управление образования " и Арской территориальной организацией Общероссийского Профсоюза образования за 2021-2023г. И принятий изменений и дополнений к соглашении" дигэн темага утырыш булып узды, узгэрешлэр анлатылды, нэтижэлэр ясалды. Житэкчебез хэм коллектив тарафыннан уртак тырышлык нэтижэсендэ Апаз урта мэктэбе алдынгылар рэтендэ!
-
Хоккей ярышы 09.01.2022

9 гыйнвар көнне Апаз авылы шугалагында Апаз-Шушмабаш мәктәпләре укучылары арасында хоккей ярышы булды. Ярышта Апаз урта мәктәбе укучылары җиңү яулады. Котлыйбыз!
-
Күңелле каникул 07.01.2022

Укучыларыбыз кышкы каникулларны да файдалы, күңелле итеп үткәрә. Коньки, чана, чаңгы шуып, сәламәтлекләрен ныгыталар.
-
Яңа ел 2022 29.12.2021

27-28 декабрь көннәрендә мәктәбебездә Яңа ел бәйрәме гөрләп узды. Укучыларыбыз матур җырлар, мәгънәле шигырьләр, дәртле биюләр белән бик матур концерт күрсәтте. Яңа 2022 елга ихлас теләкләр теләнде, зур максатлар куелды.
Яңа өмет белән яңа еллар килэ.
Ачылсыннар ябык капкалар.
Яңа елны бәйрәм итү өчен
Кушылсыннар безгә башкалар.
Күз яшьләре онытылып торсын
Артта калсын кайгы-борчулар.
Элеккечә утлар Янып торсын,
Балкып торсын шулай чыршылар.
. Чыршыларда җем-җем килә утлар,
Бөтен дөнья нурда, тамаша.
Бәс энҗеләр белән ал нурлардан,
Шатлык алып күзләр камаша.
-
Оста куллы укучылар 25.12.2021

Укучыларыбыз үз куллары белән район чыршыларын бизәр өчен матур уенчыклар ясап алып килделәр.














