Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Апазовская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Апаз урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422006, РТ, Арский район, д. Апазово, ул. Советская, д. 28 |
| Телефон: | +7(843)-669-42-21 |
| E-Mail: | Sap.ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Апазовская СОШ" |
| Руководитель: | Сибагатуллин Раушан Хакимович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 86 |
| У нас учат: | 21 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Апазовская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Апаз урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 61 ) 62 63 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
Халыклар бердәмлеге көне 02.11.2021

4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне. Халыклар бердәмлеге көне тирән рухи мәгънәгә ия. Ул безне бердәм булырга, ата-бабаларыбызның каһарманлыгын хөрмәт итәргә өйрәтә.
Бу көн – илебез тарихына хөрмәт белдерү һәм аның данлыклы традицияләрен дәвам иттерүнең бер күркәм билгесе. Дәүләт күләмендәге бу бәйрәм 1612 елгы тарихи вакыйгаларга барып тоташа. Халыкара бердәмлек көне буларак, 2005 елдан билгеләп үтелә.
Тарихта эз калдырган бу көннәрдә безнең ата-бабаларыбыз – төрле милләт, дин һәм төрле катлам вәкилләре – бер булып, уртак Ватаныбызны чит илбасарлардан азат иткән. Төрле милләт кешеләренең иң югары максатларга ирешү өчен берләшүе, Ватанга карата чиксез мәхәббәте һәм ватанпәрвәрлеге илебезгә тарих сынауларын җиңеп чыгарга ярдәм иткән.Бәйрәмгә багышлап мәктәбебездә дә төрле чаралар үтте.
-
Акция "Белый цветок" 27.10.2021

Благотворительная акция «Белый цветок-2021». Белый цветок — символ милосердия, любви и доброты, символ чистоты, надежды и обновления. «Белый цветок» — уникальное мероприятие, которое объединяет всех неравнодушных людей, всех тех, у кого доброе сердце. Сегодня Белый цветок объединяет десятки тысяч людей в делах помощи ближнему. Современные дни белого цветка посвящают сбору средств на поддержку региональных социально-значимых проектов, в частности направленных на помощь слабозащищенным категориям населения (тяжело и неизлечимо больные, инвалиды, сироты). Сегодня «Белый цветок» — это многопрофильная благотворительная организация, собранные средства с которой идут на самые разные нужды.
-
Әтиләр көне 17.10.2021

Россия Президенты Владимир Путинның 4 октябрь көнге Указы нигезендә ел саен октябрьнең өченче якшәмбесендә илебездә әтиләр көне билгеләп утеләчәк.
Без дә бу бәйрәмнән читтә калмадык. Әтиләребезгә багышланган класс сәгатьләре, төрле мероприятиелар үтте.
-
Әтиләр көне 17.10.2021

Әтиләребезне котладык
-
Вместе с папой 17.10.2021

Может он в футбол играть,
Может книжку мне читать,
Может суп мне разогреть,
Может мультик посмотреть,
Может поиграть он в шашки,
Может даже вымыть чашки,
Может рисовать машинки,
Может собирать картинки,
Может прокатить меня
Вместо быстрого коня.
Может рыбу он ловить,
Кран на кухне починить.
Для меня всегда герой –
Самый лучший ПАПА мой!
-
Карлыгачлар 15.10.2021

2 нче сыйныф укучыларын "Карлыгачлар" балалар оешмасына сафларына алдык
-
Укытучылар көне 05.10.2021

5 нче сыйныф укучылары, яңа формалашып килүче коллектив булуларына карамастан, укытучыларыбызга бәйрәм бүләге итеп бик матур концерт күрсәттеләр. 5 нче сыйныф укучылары һәм сыйныф җитәкчеләре Якупова Алсу Реваловнага тирән рәхмәтебезне җиткерәбез
-
Көзге уңыш 02.10.2021

Укучыларыбыз бакчадагы көзге уңыш фотолары белән бүлеште.
Күңелләргә якты нур өләшеп,
Шатлык өстәп һәрбер йөрәккә,
Үз муллыгы белән көзләр килә,
Йомгак ясап җәйге хезмәткә.Табындагы икмәк, сый-нигъмәтне
Күреп, ил картлары шатлана.
Муллык белән җиргә килә көзләр,
Көзге муллык кыла тантана.
-
Участок инспекторы белән очрашу. 01.10.2021

Апаз урта мәктәбе һәм тәртип саклау органнары балаларның иминлеген саклау максатыннан тыгыз элемтәдә тора. Мәктәбебезнең даими кунагы-полиция майоры, безнең участок инспеторы Хисамиев Ленар Альтафович.
Ул балаларга закон бозуның аянычлы нәтиҗәләргә китерүен, тәртип саклауның бик мөхим булуын аңлатты.
-
Өлкәннәр көне 01.10.2021

Хөрмәтле өлкәннәребезне котлау өчен бу көннәрдә төрледән-төрле чаралар уздырыла.
Мәктәбебез укучылары да хөрмәткә лаек өлкәннәребезне матур бәйрәм белән тәбрикләп, үзләре ясаган бүләкләрен тапшырып кайтты.
Бу бәйрәм ничек барлыкка килгәнен барыбыз да беләме? 1990 елның 14 декабрендә 1 октябрь “Өлкәннәр көне” итеп игълан ителә. Иң беренче бу бәйрәмне Европада, аннан Америкада, ә инде 80нче елның ахырында бөтен дөньяда бәйрәм итә башлыйлар.
Дөньяда иң кадерле булган әти һәм әни турында без күп сөйлибез. Ә менә аналарның да, аталарның да әниләре булган, аларга тормыш биргән, кеше иткән кешеләр – әби-бабайларга һәрчак тиешле игътибарны бирмибез.
Әби-бабайлы кешенең нинди бәхетле икәнен һәр бала белә. Алар булмаса, өйдә, гомумән, тормышта ямь калмас иде. Аларны рәнҗетү, берүзләрен ялгыз калдырып китү, алар белән дорфа мөгамәләдә булу зур гөнаһ. Әби-бабаларыбызны хөрмәт итәргә, яратырга, кадерләргә кирәк!Гел яхшыга өйрәтәсез,
Тыңлыйбыз сезнең сүзне.
Һәр эштә үрнәк сез безгә
Хөрмәт итәбез сезне.
Ышаныгыз,без мәктәптә
Бик тырышып укырбыз.
Кайгы хәсрәтләр китерми
Таянычыгыз булырбыз.














