Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 35 ученика/ Бездә укыйлар: 35 укучы |
| У нас учат: | 13 учителя/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 ( 8 ) 9 10 >>
-
Шашка уены бик борынгы уен санала. 10.11.2025

Бу өстәл уенын балалар гына түгел,олылар да яратып уйный. Уен -уйлау, хәтер, фантазияне үстерә, тиз фикер йөртергә, җиңүгә омтылыш тәрбияли,шулай ук җиңелә дә белергә өйрәтә. Мәктәбебездә тәнәфес вакытларында, дәрестән тыш вакытларда укучылар белән шашка, шахмат уеннары уйныйбыз.
-
Ата-аналар җыелышы 24.10.2025

Бүген мәктәбебездә ата-аналар җыелышы үтте. Көн тәртибе буенча әти-әниләр яңартылган мәктәбебез белән танышып чыктылар. Аннан соң 1 чирек йомгаклары белән завуч Сафиуллина Г.К чыгыш ясады. Класс җитәкчеләре укучылар белән дәрестән тыш эшчәнлек, укучыларның тәртибе, укуга караш турында сөйләштеләр. Җыелышны әти-әниләр белән түгәрәк өстәл артында коймак белән чәй эчеп төгәлләдек.
-
Бәйрәм белән, әтием! 18.10.2025

Октябрь аеның өченче якшәмбесе Әтилэр коне итеп билгеләнде. Шушы уңайдан Сәрдәбаш башлангыч мәктәбе укучылары әтиләренә бүләк открыткалар эшләделәр.
Кадерле Әтиләребез! Сезне Әтиләр көне белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Сезгә исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, озын гомер, ак бәхетләр телибез. Гаиләгезгә ныклы терәк булып, якыннарыгызга кирәк булып, озын - озак гомер кичерегез...
-
"Хәйрия ярминкә" се 17.10.2025

Бүген мәктәбебездә "Хәйрия ярминкә" се үтте. Ярминкәдә үз өлешен керткән һәрбер балага, сыйныф җитәкчесенә, әти-әниләргә зур рәхмәтләребезне белдерәбез.
Сегодня в нашей школе прошла осенняя благотворительная ярмарка.
#КомандаВоспитанияРТ
#ДобрыйТатарстан
-
Бүген мәктәбебездә «Көзге бал» булып узды. 17.10.2025

Мәктәп ишеген ачып керүгә үк, бу уңайдан көзге муллыкны билгеләгән яшелчәләрдән, җиләк- җимештән үзенчәлекле экспозиция ясадык. Балалар көз темасын үз эченә алган “Бәрәңге җыйнау?”, “Алма ашау”, “Көзге волейбол” һ б. конкурс һәм уеннарда көч сынаштылар Шулай ук укучылар үзләренең матур шигырьләрен сөйләделәр, җырларын бүләк иттеләр. Көзге бал бик күңелле үтте. Зур, иркен зал шау-гөр килеп торды.
#КомандаВоспитанияРТ
#ДобрыйТатарстан
-
Махсус хәби операциядәге солдатларга гуманитар ярдәм. 14.10.2025

Мәктәбебез коллективы махсус хәрби операциядә катнашучы солдатларга гуманитар ярдәм җыюда актив катнаша. Укучылар, укытучылар, ата-аналар хәрбиләр өчен иң кирәкле әйберләрне җыйдылар. Махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребез өчен туган җирдән һәр хәбәр, һәр ярдәм зур сөенеч, батырлыкка өндәүче көч булып тора.
В нашей школе проходила акция "Помоги солдату" - сбор гуманитарной помощи для участников СВО. Наши учителя, ученики и их родители приняли активное участие в этой акции. Сбор гуманитарной помощи – это самое малое, что мы можем сделать, чтобы помочь нашим землякам, участвующим в СВО.
-
«Разговоры о важном» 13.10.2025

13 октября 2025 г. в нашей школе прошли традиционные занятия «Разговоры о важном», посвящённые теме: «Как понять друг друга разным поколениям?». Его посвятили семейным ценностям и важности взаимопонимания между представителями разных поколений. Учащиеся обсудили, что такое «разные поколения», почему сегодняшние школьники так не похожи на своих бабушек и дедушек, как среда и историческая эпоха влияют на формирование ценностей и взглядов на жизнь, и что всё-таки объединяет представителей столь разных поколений. На занятиях затронули такую тему, как «отцы и дети», которая нашла широкое отражение в русской литературе и остается актуальной в наши дни. С учащимися обсудили, как преодолеть конфликты и достичь взаимопонимания со старшими родственниками. Также в ходе урока поговорили о государственных семейных праздниках, таких как День отца и День матери, которые будут отмечаться этой осенью, и их роли в укреплении семейных ценностей.
-
Бүген мәктәбебез территориясен җыештыру буенча көзге өмә үткәрелде. 11.10.2025

Мәктәп яны участогы территориясен һәм аның янындагы территорияләрне җыештыру барышында чүп-чар, коры яфраклар җыештырылды, тиешле тәртипкә китерелде. Табигать тә ул көнне булдыра алган кадәр балаларга ярдәм итте: алар эшләгәндә кояш җылы нурларын сипте һәм яңгыр да яумады. Менә шулай, уртак тырышлык белән, мәктәп яны территориясендә тәртип урнаштырылды.
-
“Яшь эколог” түгәрәге 10.10.2025

5 нче һәм 6 нчы сыйныф укучылары “Яшь эколог” түгәрәге кысаларында көзге табигатькә экскурсиягә чыктылар. Алар көзге үзгәрешләрне күзәттеләр, саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнадылар.
-
Чәчәк орлыклары җыю 09.10.2025

Чираттагы класс сәгатендә матурлыкны күрергә, табигатьне яратырга кирәклеге турында сөйләштек. Көзге матур көннәр дәвам итә.Һәр нәрсәнең үз вакыты шул. Бакчабыз да көзге вакытка карап үзгәрде. Укучылар белән чәчәк орлыкларын җыйдык. Орлык җыю бик җаваплы эш булсада, алар бу эшне бик теләп башкардылар. Балаларда табигатькә сакчыл караш һәм хезмәт тәрбиясе ныгытылды.
















