Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
Год основания учреждения: | 1934 |
У нас учатся: | 42 ученика/ Бездә укыйлар: 42 укучы |
У нас учат: | 14 учителя/ Бездә укыталар: 14 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 ( 6 ) 7 8 9 10 >>
-
12 декабрь – Россия Федерациясе Конституциясе көне 12.12.2024
12 декабрь – Россия Федерациясе Конституциясе көне уңаеннан Сәрдәбаш башлангыч мәктәбендә “Конституция – илнең төп законы” исемле темага тәрбия сәгатьләре үтте. Укучылар Конституция тарихы, Конституция төшенчәсе, балаларның хокуклары һәм бурычлары белән таныштылар. Балаларның белемнәрен тикшерү өчен викторина үткәрелде.
-
“Солдатка хат” 10.12.2024
Яңа ел теләкләре белән “Солдатка хат” акциясендә Сәрдәбаш башлангыч мәктәбе укучылары да бик теләп катнаштылар.
-
Математика-физика атналыгын йомгаклау 09.12.2024
Бүген математика-физика атналыгына йомгак ясалды. Укучылар атналык дәвамында төрле бәйгеләрдә актив катнашып, биремнәр үтәп, “Математик ярыш”та көч сынаштылар. Ниһаять, ярышның җиңүчеләре билгеле. Беренчелекне 6 нчы класслар яулады, икенче урында 8 нче класслар, өченчедә – 7 нче класслар. Башлангычлар буенча: 1 нче урында 4 нче класслар, 2 нче урында 1, 3 нче класс укучылары. Укучыларга грамоталар һәм сертификатлар тапшырылды.
-
«Мы против коррупции!» 09.12.2024
К Международному дню борьбы с коррупцией в фойе школы, стремясь сформировать в обществе уважение к закону и нетерпимость к коррупционным проявлениям, была организована выставка-предупреждение под названием «Мы против коррупции!».
На выставке представлены книги, брошюры, разнообразные информационные материалы, посвященные проблеме коррупции. В рамках выставки проведены обзоры и беседы-обсуждения, о том, что такое коррупция, в каких формах проявляется (взяточничество, растрата, мошенничество, вымогательство, злоупотребление служебным положением, незаконные пожертвования и вклады), о влиянии коррупции на государство и общество, о мерах противодействия, об ответственности за коррупционные преступления и что каждый человек обязан жить и работать, руководствуясь законом.
-
1 декабрьдән Инвалидлар декадасы башланып китте. 08.12.2024
Бу көннәр җәмгыятебездәге сәламәтлекләре чикләнгән кешеләргә игътибарны арттыру өчен бик мөһим. Инвалидлар декадасы кысаларында мәктәптә тәрбия сәгатьләре, әңгәмәләр, презентация караулар оештырылды. 6 класслар "Шәфкатьлелек бизи кешене" дигән темага презентация карадылар һәм әңгәмәдә катнаштылар.
-
Математикадан ачык дәрес 06.12.2024
Математика-физика атналыгы кысаларында Абдуллина Э.В. 5нче класста математика фәне буенча “Вакланмаларны чагыштыру” дигән темага ачык дәрес күрсәтте. Укучылар Кояш системасы планеталары буенча космик сәяхәт иттеләр. Дәрестә проблемалы укыту, индивидуаль эш, төркемләп эш алымнары файдаланылды. Дәрес куйган максатына иреште. Укучылар дәрестә яңа белемнәр тупладылар.
-
Гаилә бәйрәме 06.12.2024
Бүген мәктәбебездә Гаилә бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмгә әти-әниләр, уллары махсус хәрби операциядә булган әниләр чакырылды. Кунакларның матур җырлары, биюләре, шигырьләре бәйрәмебезгә аерым бер ямь өстәде. Уллары махсус хәрби операциядә булган әниләр үзләренең хисләре белән уртаклаштылар, укучыларга киңәшләрен җиткерделәр. Гаилә- ул иң олы таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр урыныбыз.Анда бер- берсен яраткан, бер-берсе турында кайгыртучанлык күрсәткән кешеләр яши.Гаилә нык, тату икән, димәк дәүләт тә җәмгыять тә нык, тату дигән сүз. Әти-әни- гаиләнең тоткасы булса,балалар- гаиләнең көзгесе.Әти-әниләр гаиләнең иң хөрмәтле кешеләре.Чөнки алар бала турында уйлап, борчылып яшиләр.Һәр ата-ана үз баласы турында минем балам игелекле, шәфкатьле булып, таянычым булыр дип өметләнә. Өметләр аклансын иде!
-
“Коррупциягә “Юк!” диик” 05.12.2024
“Коррупциягә “Юк!” диик” республика конкурсының район этабында призер булган 8 нче класс укучылары Самигуллина И., Петрова Ю., Николаева Р. ны җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз. Аларга алга таба да уңышлар телибез!
-
Ачык дәрес 05.12.2024
Буген математика-физика атналыгы кысаларында математика укытучысы Абдуллин Р.Р. 7 класста алгебрадан "Бербуыннарны тапкырлау. Бербуынны дәрәҗәгә күтәрү" темасына ачык дәрес күрсәтте. Укучылар бербуыннарны үзара тапкырларга, бербуыннарны дәрәҗәләргә күтәрергә өйрәнделәр. Дәрестә яңа технологик алымнар кулланылды. Укучылар бик теләп катнаштылар.
-
“Тамчы-шоу” интеллектуаль уены 05.12.2024
Математика-физика атналыгы кысаларында бүген мәктәптә 5 нче класс һәм 6 нчы класс укучылары арасында “Математика илендә” дип исемләнгән “Тамчы-шоу” интеллектуаль уены үтте. Уенның максаты һәм бурычлары: математика фәне буенча укучыларның белемнәрен ныгыту, фәнгә карата кызыксыну уяту, телдән хисап башкару тизлеген арттыру, саннар белән эшләү күнекмәләрен үстерү.
Уен 5 тудан торды. Укучылар математика фәнен белү буенча зирәклектә, җитезлектә көч сынаштылар. Нәтиҗәдә 6 нчы класс командасы җиңеп чыкты.