Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
Год основания учреждения: | 1934 |
У нас учатся: | 42 ученика/ Бездә укыйлар: 42 укучы |
У нас учат: | 14 учителя/ Бездә укыталар: 14 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << ( 11 ) 12 13 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
Бәйрәм белән, әтием! 19.10.2024
Әтиләр көне, октябрьнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә! Яклау һәм кайгырту, ярдәм һәм хөрмәт, мәхәббәт һәм үзара аңлашу — гаиләдәге ныклы мөнәсәбәтләрнең нигезе. Бу көн алдыннан Сәрдәбаш башлангыч мәктәбе укучылары "Әти өчен" иҗат остаханәсе оештырдылар. Һәрбер бала бу кечкенә шедеврларга үз күңеленең бер өлешен салган. Бу открыткалар бүләкләр генә түгел, ә мәхәббәт һәм рәхмәт символлары булды. Һәр әти үзен үзенчәлекле һәм яраткан итеп хис итсен!
-
Өстәл уеннары 19.10.2024
Өстәл уеннары вакытны күңелле уздыру чарасы гына түгел. Алар баланың хәтерен яхшыртырга, вак моториканы үстерергә, санарга, башка уку юнәлешләрен, яшьтәшләре белән аралашырга өйрәнергә ярдәм итә. Шул максаттан чыгып кучыларыбыз тәнәфестә шахмат-шашка, лото, домино уеннары уйныйлар.
Настольные игры
Настольные игры – это замечательный способ развить эрудицию, пополнить словарный запас, улучшить логическое мышление, а также хороший способ весело провести досуг. Но самое главное, настольные игры – это живое общение. Настольные забавы – это и терапия, и развитие навыков, необходимых для грамотного управления своей жизнью.
Именно поэтому сегодняшний день для учащихся был посвящён настольным играм. Дети с удовольствием играли в настольные игры. -
Батырлар онытылмый 19.10.2024
Укучыларыбыз, илебезне саклап яу кырында һәлак булган, Батырлык ордены белән бүләкләнгән авылдашыбыз Фәйзрахманов Рамил Камил улын искә алдылар һәм каберенә венок куйдылар.
-
Сәрдәбаш башлангыч мәктәбендә әти-әниләр җыелышы үтте. 18.10.2024
Җыелышта 1 класс укучыларының адаптация чоры, 1 чиректә укуның торышы, тәрбиялелек, укучыларның сәламәтлекләре турында сөйләшү булды. Җыелышта барлык балаларның да әти-әниләре катнашты.
-
“Мы чистим мир” 18.10.2024
18 нче октябрьдә мәктәбебездәТатарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе инспекторы Хурамшина Талия Тәлгатовна, Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты "Ашыт" дәүләт табигый тыюлыгы белгечләре Әхмәтҗанов Рәшит Зиннурович һәм Габдрахманова Гөлнара Ильясовна белән очрашу үтте. Бу очрашуга укучылар тырышып әзерләнделәр: үзләре ясаган экологик плакатлар, көнкүреш калдыкларыннан төрле эшләнмәләр күргәзмәсе әзерләделәр. “Белергә телим” фәнни-популяр журнал барышында укучылар туган якның хайваннары һәм үсемлекләре турында тирән эчтәлекле мәгълүмат бирделәр. Укучыларның “Табигатебезне саклыйк” дип исемләнгән чыгышлары да уйланырга мәҗбүр итте. Кичә барышында кунаклар белән җанлы әңгәмә оештырылды. Укучыларыбызны кызыксындырган сорауларга эчтәлекле һәм төгәл җаваплар бирелде.
Укучыларыбыз Экология министырлыгы үткәрелгән акцияләрдә, конкурсларда актив катнаша. Халыкара “Марш парков” акциясе кысаларында “Мы чистим мир” экологик десант конкурсының Республика этабында мәктәбебез призер булды.Шушы акциянең рәсем конкурсында Шакирова З. 2 нче урын, Егорова Н. 3 нче урын яуладылар. Кичә барышында Габдрахманова Гөлнара Ильясовна укучыларыбызга һәм аларның җитәкчеләре Л.И. Григорьевага, Р.Р. Төхфатуллинага, Г.Б. Мостафинага грамоталар тапшырды.
Очрашу бик мавыктыргыч һәм файдалы булды.
-
Көзге мәрхәмәтлелек айлыгы 17.10.2024
Көзге мәрхәмәтлелек айлыгы кысаларында укучыларыбыз махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә маскировка сеткасы ясауда теләп катнашалар. Махсус маскировка сеткасы хәрбиләрнең гомерен саклап кала ала. Алар алгы сызыктагылар өчен бик тә кирәк.
-
Ярминкәдә 16.10.2024
7 сыйныф укучылары мәктәп күләмендә үткәрелгән хәйрия ярминкәсендә теләп катнаштылар. Алар үзләренең кул эшләрен һәм үзләре әзерләгән ашау-эчү әйберләрен саттылар.
16 октября ученики 7 класса приняли активное участие в благотворительной ярмарке.
Совместно с родителями, дети приготовили лакомства, ароматную выпечку, даже украшения, что позволило внести достойный финансовый вклад в копилку сбора.
-
Көзге бал бәйрәме үтте. 16.10.2024
Көз – тирә-юнь алтын-сары төскә күмелгән, иң ямьле ел фасылларының берсе. Бу мизгелдә мәктәпләрдә үткәрелә торган көтеп алынган бәйрәмнәмнәрнең берсе ул – көзге бал. Безнең мәктәпнең дә укучылары шушы матур Көзге бал бәйрәменә җыелды. Укучылар бергәләп җырлап-биеп, уеннар уйнап күңел ачтылар. Бәйрәм анда катнашучыларның да, тамашачыларның да күңеленә хуш килде.
-
«Хәйрия ярминкәсе» 16.10.2024
16 нчы октябрь көнне мәктәбебездә махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә ярдәм итү йөзеннән «Хәйрия ярминкәсе» узды. Анда укытучылар, укучылар һәм ата-аналар актив катнашты. Алар ярдәмендә күргәзмә-сатуга төрле гадәти булмаган эшләнмәләр, сувенирлар, кулдан эшләнгән бәйләнгән әйберләр, тозлы ризыклар, пешерү, тәм-томнар тәкъдим ителде.
Хәйрия ярминкәсе-шатлыклы һәм игелекле эш, анда без үзебезнең иҗат әйберләрен бүләк итеп, үз җаныбызның бер өлешен һәм кулларыбызның җылысын саклап, туган илебезне саклаучы егетләребезгә ярдәм итәбез.
Мәктәп дирекциясе хәйрия ярминкәсендә актив катнашкан барлык ата-аналарга, укучыларга, укытучыларга рәхмәт белдерә. Ныклы сәламәтлек, эшегездә һәм тормышыгызда уңышлар телибез.
-
“Хәйрия ярминкәсе” 15.10.2024
Бүген мәктәбебездә шаулап-гөрләп “Хәйрия ярминкәсе” үтте. Ярминкәгә әти-әниләребез дә килде. Балалар ярминкәдә үзләре ясаган беләзек, әниләре белән бергәләп пешергән тәмле-тәмле ризыклар, салатлар, соклар саттылар, алдылар. Ярминкә гөрләп торды. Ахырында бергәләп чәй эчтеләр, уйнадылар. Ярминкә барыбызга да ошады.
Ярминкәгә бардык без
Күп нәрсәләр алдык без,
Җырладык та, биедек тә,
Күңелебезне ачтык без.
Бәйрәм иттек, эх, дусларым,
Бүген барыбыз бергә,
Килдегез дә карадыгыз,
Рәхмәтләр яусын сезгә.