Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 35 ученика/ Бездә укыйлар: 35 укучы |
| У нас учат: | 13 учителя/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 241 242 243 244 245 ( 246 ) 247 248 249 250 >>
-
«Илһам» бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең II этабы узды. 26.03.2016

Арча педагогия көллиятендә «Илһам» бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең II этабы узды. Безнең мәктәптән «Яшь прозаик»номинациясендә Романова А. чыгыш ясады. Укучыларның иҗатын бәяләү комиссиясендә мәртәбәле шагыйрьләр катнашты. Бәйгенең нәтиҗәләре 13 нче апрельдә игълан ителәчәк.
-
ОГЭ га әзерлек бара. 25.03.2016

Каникул чорында да 9 класс укучылары белән консультацияләр үткәрелде.
-
Настольный теннис. 24.03.2016

24 марта 2016 года в спорткомплексе ДСЮШ "Арча" прошло открытое лично-командное первенство Арского муниципального района по настольному теннису среди юношей и девушек 2001-2002, 2003-2004, 2005 г.р. и моложе, посвященное 130-летию со дня рождения Г. Тукая. Ученица нашей школы Загидуллина И. заняла 2 место среди девушек 2003-2004 г.р. Поздравляем!
-
Каникулда. 23.03.2016

Язгы каникул вакытында мәктәптә укучылар белән дартс уены оештырылды. Укучыларны телефоннан, компьютер уеннарыннан аерып тору өчен бик отышлы уен булды ул.
-
Каникулда. 22.03.2016

Язгы каникул вакытында саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнау, таудан чана шуулар рәхәт. Укучыларның сәламәтлеген ныгыту өчен, вакытларын файдалы итеп үткәрү өчен менә дигән чара.
-
Нәүрүз бәйрәме. 21.03.2016

Билгеле булганча, “Нәүрүз” – яңа көн, яңа ел дигән мәгънәне аңлата. Кояш календаре буенча бу көнне Яңа ел башлана. Әлеге бәйрәм күп кенә төрки халыкларда – татарларда, әзәрбәйҗаннарда, казакъларда һ.б. бәйрәм ителә. Бу күркәм бәйрәм кешеләрне берләштерә, якынайта; аларны дус һәм тату яшәргә өнди. Шушы максат белән без дә мәктәбебездә Нәүрүз бәйрәмен билгеләп үттек. Әлеге бәйрәмдә төрле уеннар, җыр һәм биюләр башкарылды. Укучыларыбыз үзләренең оста чыгышлары белән бәйрәмне ямьгә күмделәр, җыр, моң, уен-көлке яңгырап торды. Барыбыз бергә кашыкка йомырка салып йөгерү, бау тартышу, һ.б.уеннарны рәхәтләнеп уйнадык. Соңыннан тәмле “Карга боткасы” белән сыйландык.
-
Международный день леса. 21.03.2016

21 марта во всем мире отмечается Международный день леса. Он был основан Продовольственной и сельскохозяйственной организацией при ООН (ФАО) по инициативе Европейской конфедерации сельского хозяйства в 1971 году и призван привлечь внимание к огромному значению всех видов лесов и лесонасаждений для устойчивого развития и в целом для безопасности на Земле.
-
Сәрдәбаш башлангыч мәктәбендә “Әлифба” бәйрәме. 20.03.2016
Күчкәнме бу залгаДөньяның бар ямеКүңелләр түрендәӘлифба бәйрәме.Бездә зур бәйрәм! Бүген 1 нче сыйныф укучылары үзләре яратып укыган дәреслек – Әлифба белән саубуллашалар. Алар инде укырга, язарга, матур итеп сөйләргә, мисал – мәсьәлә чишәргә, әдәпле булырга, өлкәннәрне хөрмәт итәргә, акыллы, тәртипле булырга өйрәнделәр.Укуны инә белән баз казуга тиңлиләр.Димәк, без бик зур хезмәт башкарганбыз икән. Тагын шулай бик күп , бик күп хезмәт уңышларын бәйрәм итәргә язсын безгә! -
Каникул. 19.03.2016

Урррра! Каникуллар башланды. Каникулга китәр алдыннан барлык укучыларга да үтәлергә тиешле куркынычсызлык кагыйдәләре аңлатылды. Күңелле ял итегез, укучылар!
-
“Сәхнә образын ачык чагылдыру” номинациясендә җиңү. 18.03.2016

17 нче март көнне Арча спорткомплексында матурлык һәм зәвыклылык балы булып узды. Әлеге балда безнең мәктәбебезнең иң сөйкемле егет-кызлары 19 нчы гасыр стилендәге вальс биюе белән чыгыш ясадылар. Алар бу биюләре белән “Сәхнә образын ачык чагылдыру” номинациясендә җиңү яуладылар. Укучыларыбызны зур җиңүләре белән котлыйбыз! Алга таба да яңа үрләр, яңа җиңүләр теләп калабыз!
















