Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 35 ученика/ Бездә укыйлар: 35 укучы |
| У нас учат: | 13 учителя/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 241 242 243 244 ( 245 ) 246 247 248 249 250 >>
-
Лагерьның уналтынчы көне 16.06.2016

Бездә бүген КИНО көне. Киноны ничек төшерүләре, тарихы белән таныштык. Үзебез дә төрле рольләргә актерлар булып уйнап карадык, кино төшердек. Көнебез бик күңелле узды.
-
Лагерьның унбишенче көне 15.06.2016

Без күрше Ишнарат авылына төштек. Авыл белән таныштык. Су буйларында, буада булдык.
-
Лагерьның ундүртенче көне. 14.06.2016

Без бүген китаплар иленә сәяхәт иттек. Сәяхәтебез бик күп төрле һәм искиткеч кызыклы тукталышларга бүленгән иде.
-
Лагерьның унөченче көне. 13.06.2016

13 июнь “БЭХЕТЛЕ” лагерендә дару үләннәре белән танышу көне буларак уздырылды. Бү “Табигать –яшел аптека” темасына әңгәмә үткәрелде. Болынга барып дару үләннәре белән таныштык, кайберләрен җыйдык. Көннең икенче яртысында әлеге үләннәрдән гербариийлар ясадык, киптерергә куйдык.
-
Лагерьның унберенче көне. 12.06.2016

Бүген лагерыбызның иң булган, иң уңган, иң чибәр кызын һәм иң батыр, иң өлгер егетен билгеләдек. Бездә «Мисс һәм Мистер җәй - 2016» конкурсы узды.
-
12 июнь – Россия көне. 12.06.2016

12 июньдә Россия Федерациясе көне билгеләп үтелә. Һәммәгезне дә әлеге бәйрәм –Россия көне белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Лагерыбызда без бүген эшне Россия гимнын җырлаудан һәм Россия символларын кабатлаудан башладык. Иртәнге аштан соң Россия көненә багышланган бәйрәмне башлап җибәрдек. Илебез турында шигырь сөйләдек, җырлар җырладык, төрле халык уеннары уйнадык. Викторина, рәсемнәр һәм плакатлар конкурслары үткәрелде, китаплар күргәзмәсе оештырылды.
-
Лагерьның унынчы көне. 10.06.2016

Иртәнге линейкадан соң балалар зарядка ясадылар, уеннар уйнадылар . “Озын толым” һәм прическалар ясау конкурслары балаларга аеруча ошады. Конкурс вакытында иң озын толымлы кызны ачыкладылар, кызлар бер-берсенә матур-матур прическалар ясадылар, ә егетләр бәя бирделәр. Көннең икенче яртысында «Мы готовы к ГТО» темасына спорт бәйрәме уздырылды.
-
Хәзинә эзләдек........ 09.06.2016

Лагерьда без бүген «Хәзинәне тап!» уенының биремнәрен үтәдек. Һәр биремне үтәгән саен, төрле сюрпризларга тап булдык. Көнебез искиткеч күңелле узды!
-
Лагерьның сигезенче көне. 08.06.2016

Гиннесс рекордлар китабы нинди китап соң ул? Беләсезме? Ги́ннесс рекордла́р китабы́ (инг. The Guinness Book of Records) — ел саен чыга торган, үзенә кеше һәм табигать рекордларын җыйган китап. Беренче тапкыр 1955 елда ирланд «Гиннесс» ширкәте заказы буенча бастырылган. 2016 елның рекордлар китабына без дә кердек. Ышанмыйсызмы? Лагерьда «Гиннес-шоу» узды бүген. Лагерыбызның иң-иң укучыларын барладык.
-
Лагерьның җиденче көне. 07.06.2016

Лагерьның җиденче көне сәламәтлек көне булды. Укучылар белән сәламәтлек турында әңгәмә һәм төрле сәламәтләндерү процедуралары уздырылды.

















