Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 35 ученика/ Бездә укыйлар: 35 укучы |
| У нас учат: | 13 учителя/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 241 242 243 244 245 246 247 ( 248 ) 249 250 >>
-
ХIV халыкара фәнни конференция. 09.03.2016

4 март көнне Зеленодол муниципаль районының 10нчы номерлы гимназиясендә Яшьләрнең Каюм Насыйри исемендәге ХIV халыкара фәнни-тикшеренү конференциясе булды. Конференциядә мәктәбебезнең 8 нче класс укучылары Латыйпова Ч. һәм Романова А. катнашып уңышлы чыгыш ясадылар. Латыйпова Ч. II дәрәҗәле дипломга, Романова А. лауреат дипломына лаек булдылар.
-
Бәйрәм белән! 08.03.2016

Хөрмәтле әниләребез, әбиләребез, хатын-кызларыбыз, сөйгән ярларыбыз, апа-сеңелләребез, кызларыбыз һәм оныкларыбыз. Бүгенге көндә сезнең хезмәтегез, бу дөньяда тоткан урыныгыз гаять зур! Ир-атларга сездән күп өлкәләрдә өйрәнергә дә өйрәнергә кирәк! Сезне шушы матур бәйрәмегез белән тәбрик итәм, сәламәтлек, шатлык-бәхет, уңышлар телим! Бу котлау сүзләрен укып чыгып кына калмагыз, якын кешеләрегезне, әбиләрегезне, әниләрегезне, сөеклеләрегезне, апа-сеңелләрегезне, кызларыгызны бәйрәм белән котлап чыгыгыз. Һәм бу хис-теләкләрегез елның башка көннәрендә дә сүнмәсен, сүрелмәсен!
-
Бәйрәмгә әзерлек. 05.03.2016

Әни сүзе – иң бөек сүз,
Юк аңа һичбер алмаш.
Иң-иң әйбәт кешеләр дә
Әни кебек булалмас
Тиздән 8 март халыкара хатын – кызлар көне җитә. Безнең укучыларыбыз дәресләрдән соң әниләргә бүләкләр әзерлиләр.
-
8 март бәйрәме уңаеннан 7 класс укучылары концерты. 05.03.2016

5 март көнне 7 класс укучылары 8 март – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан концерт куйдылар. Бәйрәм матур җырлар, дәртле биюләр, кызлар өчен бәйгеләр белән үрелеп барды. Бәйрәмгә җыелган әниләребез үзләренең балаларының чыгышларын зур кызыксыну белән карап утырды. Һәрберебезгә бәйрәм концерты күтәренке кәеф, җылы хисләр, якты истәлек бүләк итте.
-
Проект эшләре. 03.03.2016

Башлангыч класс укучылары технология дәресләрендә проект эшләрен бик зур кызыксыну белән башкаралар.
-
Газетабыз чыга. 02.03.2016

Мәктәптә “Яшь хәбәрче” түгәрәгенә йөрүче укучылар “Күңелле тәнәфес” исеме астында газета чыгаралар. Газетада укучыларның үзләре иҗат иткән шигырьләре, хикәяләре, әкиятләре урын ала, шулай ук мәктәп тормышын яктырткан мәкаләләр, бәйрәмнәр, туган көннәр белән котлаулар бастырыла.
-
Интернетта куркынычсызлык кагыйдәләре. 01.03.2016

Информатика укытучысы Абдуллин Р.Р. Интернетта куркынычсызлык кагыйдәләре турында мероприятие уздырды. Укучылар үзләренең белемнәрен тикшерделәр, яңа белемнәр тупладылар.
-
Сәрдәбашта төньяк кунагы – поляр ябалак. 29.02.2016

Сәрдәбашта төньяк кунагы – поляр ябалак.
-
Герой шәһәрләр. 29.02.2016

Укучыларда патриотик хисләр тәрбияләү максатыннан “Герой – шәһәрләр” дигән темага класс сәгатьләре үтте. Класс сәгатендә укучылар герой шәһәрләр турында фикер алыштылар, файдалы мәгълүмат тупладылар. 12 шәһәр һәм 1 крепостька Бөек Ватан сугышы чорында күрсәткән батырлыклары һәм ныклыклары өчен “Герой-шәһәр” исеме бирелүен белделәр. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларына җавап алдылар.
-
Карлыгачлар һәм варислар. 26.02.2016

Бүген, 26 нчы февраль көнне, 2 нче класс укучыларын карлыгачлар, 4 нче класс укучыларын варислар сафына алдык. Укучылар оешма законнарын төгәл үтәргә, республикабызның лаеклы гражданнары булырга вәгъдә бирделәр.
















