Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 35 ученика/ Бездә укыйлар: 35 укучы |
| У нас учат: | 13 учителя/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 241 242 243 244 245 246 247 248 249 ( 250 ) >>
-
Хәрби – патриотик айлык кысаларында. 17.02.2016

М. Җәлил − татар әдәбиятында әйдәп баручы шагыйрь. Ул - татар шигърияте түрендә иң якты янган йолдызларның иң зурысы. Аның иҗат җимешләре һәм андагы рухи яктылык − безнең мактанычыбыз һәм горурлыгыбыз. Хәрби – патриотик айлык кысаларында татар халкының бөек улы, герой шагыйрь Муса Җәлил иҗатына багышланган әдәби – музыкаль кичә үтте. Укучылар аның тормыш юлын һәм иҗатын искә төшерделәр, шигырьләрен яттан сөйләделәр.
-
Праздник влюбленных. 16.02.2016

14 февраля – День Влюбленных или Валентинов День, праздник милый, домашний, забавный и необычный. Cегодня и в нашей школе состоялся праздник Влюбленных. А наших победителей ожидал романтический ужин при свечах. Любите дорогие друзья, ведь именно любовь всегда в наших сердцах, где бы мы не находились, именно любовь помогает нам в самые трудные времена, и именно любовь делает нас счастливыми и жизнерадостными!
-
Зарница. 16.02.2016

13 февраля 2016 года в Новокинерском СОШ прошли соревнования "ЗАРНИЦА". Команда нашей школы приняла активное участие и заняла достойное 4 место.
-
Последний солдат. 15.02.2016

Һәр елның 15нче феврале совет гаскәрләренең Әфган җиреннән чыгарылган көне буларак билгеләп үтелә. Һәркемгә мәгълүм — сугыш корбаннарсыз булмый. Безнең Татарстан җирлегендә туып-үскән менә дигән 257 егет тау-таш арасында җан биргән... Шушы сугыш кырында үзенең ирләрен, улларын, абый-энеләрен югалткан гаиләләр өчен Әфган сугышы беркайчан да тәмамланмаячак. Беребезнең дә бу кайгылы көннәрне онытырга хакы юк! Әфган сугышы кырында булган якташларыбызга хәрби хезмәтләрен төгәл үтәүләре, батыр һәм намуслы булулары өчен олы рәхмәтебезне белдерәбез. Сезнең хәрби бурычка тугры булуыгыз, үзара ярдәмләшеп һәм дус булып яшәвегез яшь буын өчен яхшы үрнәк булып тора. 8 нче сыйныф укучылары «Последний солдат» дигән видеофильм карадылар һәм фикер алыштылар.
-
Муса Җәлил эзләре буйлап . 15.02.2016

15 нче февраль - Татар халкының патриоты, бөек улы, герой шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. Ул әсәрләре белән генә түгел, бәлки үлеме белән дә исемен мәңгеләштергән шагыйрь. Патриот шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы белән якыннан таныштыру, башлангыч класс укучыларында шагыйрь иҗатына карата кызыксыну уяту, патриотик хис, туган илгә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан “Муса Җәлил эзләре буйлап” дип исемләнгән класс сәгате үткәрелде.
-
Атналык. 15.02.2016

Мәктәбебездә инглиз теле атналыгы башланып китте.
-
Прием заявлений для зачисления детей в 1 класс. 13.02.2016

Уважаемые родители. С 1 февраля в Российских школах начался прием для зачисления детей в первый класс. Электронное заявление можно оставить на нашем сайте.
-
Лыжня Татарстана. 13.02.2016

Бүген мәктәптә укучылар һәм укытучылар чаңгы белән шуды. Саф һавада йөрү һәркемгә файдалы булды.
-
“Туган телем – иркә гөлем”. 12.02.2016

7 нче класста “Туган телем – иркә гөлем” дигән темага класс сәгате үтте. Класс сәгате барышында укучылар “Туган тел” җырын башкардылар, түгәрәк өстәл артында үзләре иҗат иткән шигырьләрен укыдылар. Туган телебезгә багышланган “Мәкальләрне дәвам ит” викторинасында катнаштылар. Татар халкының күренекле язучылары, галимнәре турында үзләре әзерләгән презентацияләр буенча фикер алыштылар. Туган телне өйрәнү, аны саклау, аның белән горурланып яшәү – һәркайсыбызның изге бурычы дигән нәтиҗә ясалды.
-
Тәгәри китте йомгагым. 11.02.2016

10 февральдә 2-4 класс укучылары “Тәгәри китте йомгагым” дип исемләнгән уен-бәйге үткәрделәр. Анда укучылар “Әкиятне таны”, кисмә рәсемнәрне җыю, “Предметны таны“, “Өч башлы аҗдаһа” һәм башка төрле уеннар уйнадылар. Бәйгедә барлык укучылар да актив катнашты. Ә тамашычылар 1-3 класс укучылары булды. Уен-бәйгедә дуслык җиңде.
















