Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 35 ученика/ Бездә укыйлар: 35 укучы |
| У нас учат: | 13 учителя/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 241 242 243 244 245 246 ( 247 ) 248 249 250 >>
-
Сәрдәбаш башлангыч мәктәбе укучылары дәресләрдән соң “Хәрәкәтле уеннар” түгәрәгендә шөгыльләнәләр. 18.03.2016

Балалар сәламәтләндерү физкультурасы күнегүләрен аеруча теләп өйрәнәләр. Сәламәтлерү физкультурасы – сәламәтлектәге кимчелекләрне дарулар кулланмыйча гына, физик күнегүләр ярдәмендә төзәтү. Авырудан соң сәламәтлекне ныгыту өчен дә бик файдалы.
-
Ачык дәрес. 17.03.2016

Химия – биология атналыгы кысаларында 5 сыйныф укучылары биологиядән ачык дәрес күрсәттеләр. Алар “Лишайниклар – биоиндикаторлар” дип исемләнгән проектларын якладылар. Дәрес күңелле һәм эшлекле узды.
-
Лыжная гонка. 17.03.2016

16 марта 2016 года на школьной лыжне прошли соревнования по лыжным гонкам среди учащихся 5-9 классов, посвященные памяти учителя физики и информатики Усманова Б. Р. Команда 8 класса заняла 1 место и была награждена поездкой в бассейн ДСЮШ "Арча".
-
Балга әзерлек. 16.03.2016

Зур тырышлык белән Арча балына әзерләнәбез.
-
Экологик плакатлар. 15.03.2016

Биология – химия атналыгы кысаларында 5 нче сыйныф укучылары экологик плакатлар тәкъдим иттеләр.
-
Су- тормыш чыганагы. 15.03.2016

Мәктәбебездә химия, биология атналыгы башланды. Укытучы Мостафина Г.Б. “Су- тормыш чыганагы” темасына телдән журнал үткәрде. Табигатьне саклау- төп бурычларның берсе. Укучыларыбыз чыгышларны мөстәкыйль әзерләделәр һәм үз эшләрен уңышлы якладылар.
-
Кошлар – табигать могҗизасы. 14.03.2016

Кошлар – табигать могҗизасы. Әйтерсең лә, алар шатлык өләшү, соклану һәм күңелгә илаһи көч бирү өчен яратылган. Без канатлы дусларыбызны яратабыз. Алар – яшәешебез бизәге. Кошларның самими яңгыравык җыры, ачык төстәге каурыйлары табигатьне бизи, күңелгә сихәтлек, дәрт-дәрман өсти. Ә ниләр беләбез соң без кошлар турында? Шул турыда бүген башлангыч класс укучылары класс сәгате үткәрделәр. Алар безнең яктагы кошлар турында китаптан, интернеттан мәгълүмат алып килделәр һәм иптәшләре алдында чыгыш ясадылар.
-
Китапханә ул - мәктәп терәге. 11.03.2016

Китапханә ул - мәктәп терәге. Ә мәктәп – белем йорты. Мәктәп китапханәсе укучыларны белемле итүдә зур роль уйный. Белемнең күп өлешен кеше үзлегеннән китаплардан ала. Китапханәдә бик күп мәгълүмат, тарихи ядкарьләр, аң-белем, мәгърифәт тупланган. Китапханә - серләр дөньясы, рухи мирасыбызны буыннардан - буыннарга тапшыручы, акылның, изге олуг фикерләрнең чишмә башында торучы. Китапханә китап киштәләрендә тезелеп торучы китаплары, аларның меңләгән саны белән түгел, ә үзенең укучылары белән яши, шулар белән матур. Бала чакта китап укудан да күңелле нәрсә юктыр. Безнең мәктәбебезнең башлангыч сыйныф укучылары да китап укырга бик яраталар. Китапханәгә бик теләп йөриләр.
-
Семинарда. 11.03.2016

10 нчы март көнне, Иске Кырлай төп мәктәбендә, педагог-организаторларның чираттагы семинар-киңәшмәсе булып узды. Семинарда 1-4 класс укучылары катнашында “Белем иленә сәяхәт” уен экскурсиясе, ”Ялкын” укучылар оешмасы утырышы, кусудама-корзин ясау буенча мастер-класс, Г.Тукай тууына 130 ел тулуга багышланган “Таныш булыйк,Шүрәле!” спектакле һәм “Кызлар-йолдызлар” кичәсе тәгъдим ителде.
-
Cәрдәбаш башлангыч мәктәбе укучылары дәресләрдән соң түгәрәкләрдә шөгыльләнәләр. 10.03.2016

Cәрдәбаш башлангыч мәктәбе укучылары дәресләрдән соң төрле түгәрәкләрдә шөгыльләнәләр. “Яшь талантлар” түгәрәгендә үз тавышларына ия булырга өйрәнәләр. Сәхнә хәрәкәте дәресләре аеруча җанлы үтә. Гәүдә хәрәкәтенең яшь үзенчәлекләренә карап үзгәрүе серләренә төшенү укучыларга үз гәүдәләре белән идарә итәргә ,әсәрләрне сәхнәләштерү барышында образны ачарга ярдәм итә.
















