Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
Год основания учреждения: | 1934 |
У нас учатся: | 42 ученика/ Бездә укыйлар: 42 укучы |
У нас учат: | 14 учителя/ Бездә укыталар: 14 укытучы |
Новостной блок
Кар сыннары- яңа елның бер бизәге.
Опубликовано: 20.12.2016Җиһанда – кыш. Булган борчуларны капларга теләгәндәй, ябалактай ап-ак кар ява. Шул аклык белән бергә, күңелләрнең ишегенә яңа өметләр кагыла. Әйе, безнең һәркайсыбыз бусагада торучы Яңа елдан шатлык-куанычлар, эшләренең уң булуын көтә, яңа планнар кора. Алдагы Әтәч елы уйланылган гамәлләр, “Җиде кат үлчә, бер кат кис”, - дигән әйтемгә буйсынучылар елы”, ди астрологлар. Яңа елны һәркем үзенчә көтә, аңа үзенчә әзерләнә. Берәүләр өчен ул тәмле-тәмле күчтәнәчләр алып килүче, берсеннән-берсе кызыклы күңел ачу чаралары оештырылучы Чыршы бәйрәме булса, икенчеләр өчен Кыш бабае, Кар кызы белән истәлекле. Декабрь уртасы җитүгә, бар җирдә җанлылык башлана: урамнардагы баганаларга, агачларга төрледән-төрле утлар эленә, оешма, учреждение тирәләрендә кар сыннары барлыкка килә - бу чорда һәркем ныклы эштә.Безнең мәктәбебез укучылары да Яңа елны зур түземсезлек белән көтәләр. Мәктәп яны инде күптән карлы әкият шәһәрчегенә әверелде. Анда нинди генә әкият геройлары юк! Кар сыннары үзләренең төрлелеге, үзгәлеге белән җәлеп итә. Сезне Кыш бабай белән Кар кызы каршы алыр. Әлбәттә инде, алар янына Яңа елның хуҗасы – Әтәч “кунаклаган”. Киләчәк Яңа еллар һәрбарчабызга бәхет алып килсен, аналарның, балаларның күз яше коелмасын, гаиләләр имин булсын!
К списку новостей