Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 35 ученика/ Бездә укыйлар: 35 укучы |
| У нас учат: | 13 учителя/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 201 202 ( 203 ) 204 205 206 207 208 209 210 >>
-
Уен аша тәрбиялибез. 09.09.2017

Сәрдәбаш авылында үзара дус - тату булып татарлар һәм керәшен татарлары яши. Бер-берсенең динен,гореф-гадәтләрен хөрмәтләп яшәү гадәткә кергән. Бу дуслыкның нигезе мәктәптән үк башлана. Укытуның актив методларын кулланып, укучыларда толерантлык тәрбияләү – заман таләбе.
-
“Юлда иминлек саклау” 08.09.2017

“Юлда иминлек саклау” атналыгы уңаеннан балалар белән юлда дөрес йөрү кагыйдәләрен кабатлау буенча дәресләр үтте.
-
Кызыклы мәктәп тормышы. 04.09.2017

Һәр бала көтеп алган, кызыклы вакыйгаларга бай булган яңа уку елы башланды. Күңелләрдә сөенеч, йөзләрдә шатлыклы елмаю балкый. Яңа уку елы һәркемгә шатлык - сөенечләр, бары тик дүртләр һәм бишләр генә алып килсен. Балаларның мәктәптә үткән көннәре, беренче дәрес, күңелле тәнәфес, кызыклы бәйрәмнәре хәтерләрендә мәңге саклансын. Сәрдәбаш башлангыч мәктәбендә үзара дуслыкны ныгыту һәм мәктәп тормышына җиңелрәк ияләнү максатыннан 1 нче класс укучылары өчен “Мавыктыргыч тәнәфес” үткәрелде.
-
“3 сентябрь – терроризмга каршы көрәш көне” 02.09.2017

Бүгенге көндә барлык дөнья кешеләре терроризмга каршы көрәштә берләште.“3 сентябрь – терроризмга каршы көрәш көне”дип билгеләп үтелә. Шул уңайдан, мәктәбебездә "Терроризмга каршы бергәләп" дигән тәрбия чаралары үтте. Укучылар белән төрле ситуацияләрдә үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшердек.
-
1 – сентябрь – Белем бәйрәме. 01.09.2017

Бездә бүген зур бәйрәм. Белем бәйрәме!
Балалар кайта мәктәпкә
Хушлашып җәйләр белән.
Көзге чәчәкләр һәммәсен
Тәбрикли бәйрәм белән.Менә тагын җәйләр узды һәм сагынып көтеп алган 1 – сентябрь – Белем бәйрәме килеп җитте. Бу көнне һәрберебез дулкынланып, шатланып каршы ала. Күңелләрдә сөенеч, йөзләрдә шатлыклы елмаю балкый. Яңа уку елы - һәркемгә шатлык-сөенечләр, бары тик яхшы билгеләр генә алып килсен.
Ак алъяпкыч, ап-ак күлмәк киеп
Кабат ачтык мәктәп ишеген.
Олы юлга алып чыккан йортым
Син бит безнең белем бишеге.
-
Педагогик киңәшмә. 29.08.2017

29 август көнне мәктәптә педагогик киңәшмә узды. 2016-17 нче уку елына анализ ясалды. 2017-2018 нче уку елына әзерлек, оештыру эшләре буенча чыгышлар тыңланды.
-
Мәктәптә. 25.08.2017

Мәктәптә ярминкәгә әзерлек эшләре бара.
-
22 август - Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне. 22.08.2017

Россиядә 22 августта Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. Ул Россия Федерациясе Президентының 1994 елның 20 августында “Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне турында” Указы нигезендә гамәлгә куелган.
-
В Татарстане стартовала акция «Помоги своей школе» 18.08.2017

Инициатором этого проекта стал Президент РТ Рустам Минниханов. В рамках акции руководителям предприятий и предпринимателям предлагают оказать посильную помощь школам, которые они закончили.
-
«Помоги собраться в школу»
25.07.2017
С 1 августа стартует республиканская благотворительная акция «Помоги собраться в школу».
















