Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 35 ученика/ Бездә укыйлар: 35 укучы |
| У нас учат: | 13 учителя/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 201 ( 202 ) 203 204 205 206 207 208 209 210 >>
-
Профсоюз дәресләре 29.09.2017

Бүген 8 класс укучылары белән профсоюз дәресләре уздырылды. Аларга профсоюзның нәрсә икәнен, аларның үсеше һәм хокуклар турында сөйләшү алып барылды.
-
Сәрдәбаш башлангыч мәктәбе укучылары экскурсиядә. 27.09.2017

Сәрдәбаш башлангыч мәктәбе укучылары көзге экскурсиягә чыктылар. Табигатьтәге һәм хайваннар тормышындагы сезонлы үзгәрешләрне, кешеләрнең көзге хезмәтен күзәттеләр.Бергәләшеп төрле уеннар уйнау балалар арасындагы үзара дуслыкны, бердәмлекне ныгыта. Телефоннан аерылып, үзеңне табигать баласы итеп тоюга ни җитә!
-
Минем гаиләм һәм аның тарихы. 23.09.2017

Сәрдәбаш мәктәбенең 3, 4 нче класс укучылары бүгенге класс сәгатендә гаилә турында сөйләштеләр. Балалар үзләренең гаиләләрен рәсемгә төшерделәр. Гаилә тарихлары белән таныштырдылар. Шаҗәрә төзеп карадылар.
-
Эх, күңелле өмәсе! 22.09.2017

Табигатьнең гаҗәеп фасылына кердек. Әлегәчә ямь-яшел булып утырган агач-куакларда сары яфраклар күренгәли башлады. Бүген мәктәбебездә көзге өмә үткәрелде. Мәктәп территориясен чистарту эшләре оештырылды.
-
"Тынычлык күгәрчене" акциясе. 21.09.2017

«Без сугыш теләмибез! Безгә тынычлык кирәк!» дигән девиз астында мәктәбезнең 5-6 нчы сыйныф укучылары "Тынычлык күгәрчене" дигән акция уздырдылар. Укучылар, бөтен җир шарында тынычлык булуын теләп, үз куллары белән ясаган ак күгәрченнәрне зәңгәр күккә очырдылар.
-
Яшь укытучылар белэн жыелыш. 18.09.2017

Буген Арчанын мэгариф булегендэ яшь укытучылар белэн жыелыш уткэрелде, яшь укытучыларга янга уку елында кинэшлэр бирелде.
-
Акция «Подари улыбку». 16.09.2017

19 сентября – Всемирный день улыбки. В честь этого СМС-дети отряда «Selet» МБОУ «Нусинская ООШ » провели акцию «Подари улыбку». СМС-дети подготовили большой плакат «Какой сегодня ТЫ?» со стикерами – улыбками, где каждый выбирал себе настроение. Также раздавались веселые смайлики.
-
“Мәктәп укучысының мәдәни көндәлеге” н тапшыру тантанасы. 15.09.2017

Татарстан Республикасы Президенты, Мәдәният, Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла торган проект кысаларында, башлангыч сыйныф укучылары өчен “Мәдәни көндәлек” тапшыру тантанасы бүген, Носы төп мәктәбендә дә уздырылды. Китапханәче укучыларга китаплар турында сөйләде, аңлатты, аларны укырга өндәде. Соңыннан башлангыч сыйныф укучыларына “әле генә табадан төшкән” “ Мәдәни көндәлек”ләр тапшырылды.
-
Китапханәгә сәяхәт. 14.09.2017

“Яшь хәбәрче” түгәрәгенә йөрүче укучылар авыл китапханәсенә һәм мәктәп китапханәсенә экскурсиягә бардылар. Авыл китапханәчесе Ләйсән Рәисовна укучыларны яңа китаплар белән таныштырды, газета-журналларның яңа саннарын укырга тәкъдим итте. Укучылар зур кызыксыну белән тыңлап утырдылар, аннары берсеннән-берсе кызыклы китапларны укырга алдылар. Мәктәп китапханәсендә укучыларны Гүзәлия Гарифулловна каршы алды. Ул аларны китапханәдә китапларның урнашу тәртибе, “Укучылар почмагы” белән таныштырды. Укучылар экскурсиядән бик канәгать калдылар.
-
Әти-әниләр җыелышы. 13.09.2017

Бүген мәктәбебездә “Балаларда әхлакый кыйммәтләр һәм сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү” темасына әти-әниләр җыелышы үткәрелде. Мәктәп директоры В.Х.Бәдертдинов ”Яңа уку елын каршылап” темасына чыгыш ясады. Агымдагы уку елына ата-аналар комитеты сайланды. Балаларның сәламәтлеген саклау, хокук бозуларны кисәтү буенча укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Г.К.Сафиуллина сөйләде.
















