Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 35 ученика/ Бездә укыйлар: 35 укучы |
| У нас учат: | 13 учителя/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 201 202 203 204 205 ( 206 ) 207 208 209 210 >>
-
Дуслык учагы - 2017. 20.05.2017

Безнең мәктәп бик күп еллардан бирле Марий-Эл республикасы, Мари-Төрек районы, Сәрдәял мәктәбе укучылары белән дуслык җепләрен өзми. Быел без аларны үзебезгә кунакка чакырдык һәм балаларның традицион бәйрәме - дуслык учагын мәктәбебездә үткәрдек. Бәйрәм Пионер оешмасы төзелүгә – 95 ел, Россиядә һәм Татарстанда Экология елы үткәрелүгә багышланды.Моннан күп еллар элек кабынган «Дуслык учагы»ның əһəмияте бүген дə чиксез. Дөньяның төрле почмагында əледəн-əле сугыш утлары кабынып торганда без балаларны таныштыру, дуслаштыру юнəлешендə эшлибез. Бу дуслык авыллар, районнар, республикалар арасында дəвам итə. Үзеннəн-үзе җыр сүзлəре искə төшə: «Дуслык булса яшəр гомергə бөтен җир шарында тынычлык».
-
Язның бер көне ел туйдыра. 16.05.2017

Татар халкында "Хезмәт кешене бизи" дигән әйтем бар. Чыннан да, үзенә бер шөгыль тапмаган, хезмәт куймаган кешегә яшәү кызык түгелдер ул. һәр бала кечкенәдән нәрсә белән булса да кызыксына. Безнең укучылар- авыл балалары. Шуңа күрә авылдагы эшләрнең бик күбесе таныш аларга. Әти-әниләре, укытучылары белән бергәләп бакчада эшләү, яшелчә һәм җиләк-җимеш үстерү дә ошый аларга. Бу эшләр аларга бик зур канәгатьләнү бирә. Яз җитү белән, бакчада җиң сызганып эшкә тотыналар: җир казу, йомшарту, утырту; ә аннан соң су сибү, аларны ашламалар белән тукландыру, чүп утау, уңышны җыю − барысы да алар хезмәте. Кем әйтмешли, кырмыскалар кебек тырышалар. "Язның бер көне ел туйдыра" диләр бит, ел әйләнәсе буена укучыларыбыз үстергән яшелчәләр, җиләк-җимешлөр өстәлебездә тора.
-
Ярышлар узды. 16.05.2017

15 нче май көнне Арча шәһәре стадионында мәгариф оешмалары арасында җиңел атлетика буенча районкүләм ярышлар узды. Безнең Носы мәктәбе командасы тулы составта һәм яхшы әзерлек белән барды. Ярышта катнашучыларыбыз үз дистанцияләрен уңышлы үттеләр. Носы төп мәктәбе башлангыч профсоюз комитеты исеменнән ярышта катнашучыларга һәм мәктәп дирекциясенә зур рәхмәт!
-
Гаилә көне. 15.05.2017

Ел да 15 майда – табигатьнең иң гүзәл, алмагачлар чәчәккә төренгән вакытында Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә. Носы мәктәбендә Гаилә көне уңаеннан класс сәгатьләре үтте. Үз йортында бәхетле булган гына бәхетле. Кеше яшәешенең асылын шушы гап-гади сүзләр ача да сала. Гаилә бәйрәме уңаеннан үткәрелгән класс сәгатьләре дә бәхетле булуның һәм үзара аңлашып яшәүнең кыйммәтен тагын бер мәртәбә искәртү өчен кулай чара булды. Класс сәгатьләрендә нинди генә хәлләрдә дә гаилә ныклыгын сакларга, туганнарның һәм якыннарның тынычлыгын һәм яхшы кәефен ихтирам итә белергә кирәклегенә басым ясалды. Укучылар “Гаилә бәхете нәрсәдә?” дигән әңгәмәдә бик актив катнаштылар. Укучылар әти-әниләренең фотоларын кулланып ясалган плакат турында озаклап һәм горурланып сөйләделәр. “Гаилә” темасына булган мультфильмнар, кинофильмнарның эчтәлеге һәм асылы турында да фикер алышу үткәрелде. Класс сәгате һәр баланың үз гаиләсенә теләкләр язу белән тәмамланды.
-
Всемирный день перелетных птиц. 13.05.2017
Тяжелые условия существования выработали у птиц необходимость регулярных перелетов на территории с более теплым климатом и богатой кормовой базой. Чтобы обратить внимание общества, правительств на глобальные экологические изменения, которые разрушают среду обитания пернатых, а также на негативное воздействие человека на процесс миграции птиц, учрежден международный праздник.Событие впервые отметили в 1993 году. Инициаторами мероприятий выступили орнитологи американской лаборатории Корнелла. Идея празднования распространилась по всему миру. Событие ежегодно посвящается новой теме.Цель праздника – привлечь внимание правительств стран, социума к проблемам миграции перелетных птиц.В этот день устраиваются тематические конференции, просветительские лекции, семинары, участники которых обсуждают насущные проблемы окружающей среды. Организуются слушания об уменьшении численности перелетных птиц. Почитают защитников живой природы, которые внесли значительный вклад в защиту пернатых. Активисты фондов информируют общественность об актуальных вопросах с помощью флешмобов и акций. Проводятся птичьи фестивали. Устраиваются экскурсии в птичьи заповедники. На телевидении транслируют документальные программы об исчезающих видах перелетных птиц. -
Внеклассное мероприятие. 11.05.2017

11 мая 2017 года сотрудниками отдела развития и координации внутреннего рынка Арского территориального органа Госалкогольинспекции РТ А.И.Абдуллиной и Л.Т.Камаловой в школе проведено внеклассное мероприятие для учащихся 7,8,9 классов. Учащимся доведена информация о правах в сфере дистанционной торговли, основные понятия, сроки удовлетворения требований потребителя, обмен и возврат товаров. Обсуждался вопрос о здоровом питании. Учащимся разъяснено, что соблюдение интересов потребителей зависит от самих потребителей, от их умения правильно вести себя в различных ситуациях, знаниях своих прав, умения отстоять свои интересы. Розданы памятки для потребителей.
-
Алар даны мәңгелек... 08.05.2017

Сәрдәбаш авыл клубында Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган бәйрәм тантанасы булды. Ветераннар советы рәисе Сәмигуллина Ә. апа үзе дә сугыш чоры баласы . Бәйрәмне ул ачып җибәрде һәм авылдашларын бәйрәм белән котлады. Сәрдәбаш башлангыч мәктәбе укучылары кунакларны бәйрәм белән котлап сәхнәдә чыгыш ясадылар. Туган җирләрдән еракта башларын салган авылдашларыбызның якты истәлеге күңелләрдә мәңге сакланыр. Авылыбыз уртасында алар хөрмәтенә салынган һәйкәлгә венок куелды һәм илебез тынычлыгы өчен башларын салган батырларны бер минут тынлык белән искә алдык.
-
“Үлемсез полк”. 07.05.2017

Билгеле булганча, инде берничә ел дәвамында илдә Бөек Җиңү көне уңаенннан “Үлемсез полк” россиякүләм акциясе уздырыла. Әлеге чарага мәктәбебез укучылары да бик теләп кушылды. Әлеге чарада Бөек Ватан сугышы елларының ачысын-төчесен татып, Җиңү көнендә исә шатлык хисләре белән янган, тик кызганычка каршы, инде вафат булган Бөек Ватан сугышы ветераннарының балалалары, оныклары, оныкчыклары катнашты. Алар әби-бабайларының фотоларын күтәреп, әлеге “Үлемсез полк”ка кушылып авылыбыз урамнары буйлап горур атлады.
-
9 нчы май... Җиңү көне... 06.05.2017

Әлеге датаны искә алмаган бер генә кеше дә, билгеләп үтмәгән бер генә төбәк тә юктыр, мөгаен. Бу сүзләрнең төгәл эчтәлеген, тулы мәгънәсен, чын җиңү хисен бүгенге көндә бары тик шул сугышта катнашкан ветераннарыбыз һәм сугыш ачысын тойган әби-бабайларыбыз гына беләдер, дип уйлыйм. Әлеге сугышта җиңү яулый алганнары өчен без дә алар белән бергә бәйрәм итәбез, аларның шатлыгын уртаклашабыз, аларга саулык-сәламәтлек телибез.Бүген, 6 нчы май көнне, безнең авылыбызда да Җиңү бәйрәменә багышланган митинг узды. Анда безнең мәктәп укучылары, тыл ветераннары, укытучылар һәм килгән кунаклар катнашты. Митингны җирле үзидарә башлыгы Вәзир Сәгыйтов ачып җибәрде. Әдәби-музыкаль монтаж тыл ветераннарыбызның күңеленә бик хуш килде. Өлкән сыйныф укучыларының хәрби формадан киенеп килүләре, марш басулары тыл ветераннарын гына түгел, безнең дә күңелләребезнең нечкә кылларына кагыла алды. Бәйрәм Ишнарат авылының Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлгә венок салу һәм алар истәлегенә бер минут тынлык белән дәвам итте. Соңыннан тыл ветераннары чәй өстәленә чакырылды.
-
Ә без күрдек, ишеттек... 04.05.2017
Башлангыч сыйныф укучыларының язгы табигать турында күзаллауларын киңәйтү максатыннан 4 май көнне табигатькә экскурсиягә чыктык. Май – иң матур айларның берсе. Табигать яшәрә, яңа тормыш башлана. Күзләр нәни генә яшел яфракка да, беренче чәчәкләргә дә сокланып, яратып карый. Май аенда табигатьтәге һәр үзгәреш кеше күңелен җилкетә, татлы уйларга этәрә. Зәңгәр күктә язгы кояш елмая. Кояш иртәрәк карый торган яр буйларында, сап-сары тузганаклар чыга. Аларның оя-оя булып утырулары күңелләрне нечкәртә. Йонлач сабакларына, матур чәчәкләренә карап сокланып торасың. Җир йокыдан уяна. Туган якларына кайткан кошларның шат авазы яңгырый... Әлеге могҗизаларны үзең күрү, язгы табигатьнең тавышларын үзең ишетү кирәк. Ә без күрдек, ишеттек...
















