Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 35 ученика/ Бездә укыйлар: 35 укучы |
| У нас учат: | 13 учителя/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 201 202 203 204 ( 205 ) 206 207 208 209 210 >>
-
“Халыкара балаларны яклау” көнендә кунакта. 02.06.2017

1 июнь көнне “Бәхетле” мәктәп яны лагеры эшен башлап җибәрде. Лагерьга балалар бик теләп, шатланып килделәр. Лагерьның нәкъ менә шушы көнне башлануы юкка гына түгел. Чөнки җәйнең беренче көне – “Халыкара балаларны яклау” көне. Безнең мәктәп коллективы балалар бакчасы коллективы белән дус һәм тату булып, бердәм эшлиләр. Шушы көнне балалар бакчасы коллективы лагерьга йөрүче балаларны “Чыгарылыш кичәсе” нә кунакка чакырды.
-
Педагогик киңәшмә. 01.06.2017

31 май көнне мәктәбебездә педагогик киңәшмә узды. Киңәшмәдә укучыларны җәйге ялга озату, балаларның куркынычсызлыгы, 2016-2017 уку елын йомгаклау турында сүз барды.
-
Каникуллар башланды! 31.05.2017

Бүгеннән укучыларны җәйге каникулларга җибәрәбез. Куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә. Күңелле яллар итегез, кадерле укучылар!
-
Табигать кочагында. 29.05.2017

Җәй күңелле һәм кызыклы вакыйгаларга бай чор. Быел да, алдагы еллардагы традицияне дәвам итеп, Сәрдәбаш башлангыч мәктәбе укучылары походка бардылар. Уха пешерелде. Поход искиткеч күңелле узды. Укучылар бик канәгать калдылар.
-
Сәрдәбаш башлангыч мәктәбендә - Сабантуй! 27.05.2017

Балалар Сабантуйны түземсезлек белән көттеләр. “Чүлмәк вату”, “Кыршау әйләндерү”, “Түземлелеккә ярышу”, “Таяк тартышу”, “Тизлеккә йөгерү”, “Әйбер кисү” ярыш – уеннарында актив булдылар. Мәктәпкә кунак булып киләсе уку елында 1 класста укыячак балалар да килде. Аларга бәйрәм аеруча ошады. “Сабантуй батырлары” бүләкләре белән чын күңелдән горурландылар.
-
Соңгы кыңгырау бәйрәме. 26.05.2017

Олы бәйрәм бүген бездә,
Зурлар инде үзебез.
Башлангыч мәктәп белән
Хушлашабыз бүген без.
Бүген Сәрдәбаш мәктәбендә зур бәйрәм. Балачакны озату, башлангыч мәктәп белән саубуллашу бәйрәме. 4 ел элек Уваев Т. һәм Уваева Д. мәктәп бусагасыннан каршы алган идек. Инде менә саубуллашыр вакыт та җиткән! Шушы 4 ел уку дәверендә без бер гаилә булып яшәдек, шатлыкларыбыз да, борчуларыбыз да уртак булды. Бүген бик ямансу, чөнки нәни бармакларыннан тотып, тәүге хәрефләрне язарга, Әлифбадан хәреф танырга өйрәткән карлыгачларыбызны очырабыз. Соңгы кыңгырау бәйрәме котлы булсын!
Кыңгырау да бүген никтер моңсу,
Салмак кына суза тавышын.
Ул да шулай кичерәдер
Дусларның китү сагышын.
Ак юл сезгә, дүртенчеләр,
Телиләр дуслар.
Авырлыкны җиңү өчен
Табыгыз көчләр.
-
Соңгы кыңгырау. 25.05.2017

Соңгы звонок... Соңгы дәрес... Беренче укытучы... Әлеге сүзләр бер-берсе белән бик зур бәйләнештә торалар. Укытучы... әлеге исем һәркемнең йөрәгенә, күңеленә бик якын, кадерле. Күптән түгел генә барлык чыгарылыш укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлады. Әлеге минутларда күп кенә укучыларның йөзләрендә шатлык шул ук вакытта моңсулык тойгылары да бар иде. Бу көнне барлык чыгарылыш укучылары кулларына чәчәк бәйләмнәре тотып, мәктәп сукмакларыннан атладылар, 9 ел буе кичергән шатлыклы, борчулы вакытларын искә төшереп хатирәләрен яңарттылар. Алар бу көннән яңа тормышка аяк басалар, алда аларны яңадан-яна сынаулар көтә. Безнең Носы төп мәктәбендә дә “Соңгы кыңгырау” бәйрәме бик матур, истәлекле, онытылмаслык итеп үткәрелде. Мәктәбебезнең иң тырыш, уңган 6 укучысы мәктәп белән саубуллашты. Минемчә, әлеге укучылар укытучылар күңелендә бары матур хатирәләр белән генә җуелып калгандыр. Гомумән әйткәндә, әлеге укучылар мәктәп тарихында да тирән эз калдырдылар. Алда сезне зур сынаулар көтә, әлеге сынауларга баш имәскә, куелган максатларыгызга ирешергә язсын. Хәерле юл сезгә укучылар!
Алда көтә сезне зур сынаулар,
Сынауларны җиңел узыгыз.
Киләчәктә яңа үрләр яулап,
Иң бәхетле кеше булыгыз!
-
2 место. 24.05.2017

Тот, кому хоть раз в жизни посчастливилось побывать на турслете, об этом не забудут никогда. Запах костра, песни под гитару, посиделки до утра, новые друзья, печеная картошка, необыкновенный вкусный чай и многое- многое другое, что вспоминается с удовольствием через много лет. 23-24 мая 2017 года на территории поселка Урняк прошел туристический слет среди учащихся образовательных учреждений Арского района, посвященный Году Экологии в РФ. Ученики нашей школы приняли участие в этих соревнованиях. В первый день ребята обустраивали свой быт: разбивали палатки, готовили ужин, знакомились с командами. Так же в первый день были следующие этапы: спортивное ориентирование на местности, конкурс поваров и вязка узлов. Во второй день ребята бегали по дистанциям, рисовали стенгазету, и на время собирали палатку. Команда нашей школы заняла 2 место. Поздравляем!
-
“Юлда йөри беләсеңме?” 23.05.2017

Тиздән балаларның җәйге каникуллары җитә. Укучыларыбызга, юл йөрү кагыйдәләрен кабат искә төшерү максатыннан, бүген башлангыч класс укучылары белән “Юлда йөри беләсеңме?” дип исемләнгән класс сәгате үтте.
-
Агач үсентеләре оттык. 22.05.2017

Мәктәбебез Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы тарафыннан үткәрелгән "Сто зеленых уголков" конкурсында катнашып җиңеп чыкты. Мәктәп яны тәҗрибә мәйданчыгын яшелләндерү өчен агач үсентеләре оттык.
















