• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт
Телефон: +7(843)-669-35-27
E-Mail: Snus.Atn@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Нусинская ООШ"
Руководитель: Бадертдинов Васим Хамитович
Год основания учреждения: 1934
У нас учатся: 42 ученика/ Бездә укыйлар: 42 укучы
У нас учат: 14 учителя/ Бездә укыталар: 14 укытучы

Новостной блок

“Керәшенем, карендәшем минем, халкымның бер асыл бизәге”

Опубликовано: 19.04.2018

Носы төп мәктәбендә Сәрдәбаш авылыннан укучылар белем ала. Бу авылның төп халкы – керәшен татарлары. 18 апрельдә Носы төп мәктәбендә “Керәшенем, карендәшем минем, халкымның бер асыл бизәге”  дип исемләнгән кичә узды. Кичәбезнең максаты: укучыларыбызны керәшен татарларының мәдәнияте, сәнгате белән таныштыру, укучылар арасында дуслыкны ныгыту.  Укучылар белән берлектә керәшен татарлары арасыннан чыккан язучылар, сәнгать әһелләре,  керәшен татарларының милли киемнәре, милли аш – сулары, бәйрәм – йолаларын яктырткан күргәзмә эшләп куйдык. Иртәдән мәктәп фойесында керәшен татарлары җырлары, “Бәрмәнчек”, “Айбагар” керәшен татарлары фольклор ансамбельләренең видеоязмалары яңгырап торды. Кичәбездә Таисия Алексеевна, Вера Васильевна гөсләдә уйнады. Укучыларыбыз арасында да гөсләдә уйнаучылар бар. 9 нчы сыйныф укучысы Степанова А. гөсләдә “Арча көен” башкарды. Сәрдәбаш клубы каршында оештырылган керәшен татарлары фольклор ансамбеле керәшен җырларыннан папурри, “Сигезле” уенын бүләк иттеләр. Тамашачылар кунагыбыз Венера Павловна башкаруындагы керәшен җырларын яратып тыңладылар.  Кичәне укучыларыбыз, бәйрәмгә килгән авылдашлар бик җылы кабул иттеләр.



К списку новостей