Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 181 182 ( 183 ) 184 185 186 187 188 189 190 >>
-
Котлыйбыз! 05.12.2018 5 декабрь көнне Г.Камал исемендәге Сикертән төп гомуми белем мәктәбендә IV районара Мөхәммәт Мәһдиев укулары булды. Конференция эшендә безнең мәктәп укучылары да актив катнашты. “Туган як – кадерле төбәк” номинациясендә уңышлы чыгыш ясап 9 класс укучылары Нәбиуллина Камилә (укытучысы Нәбиуллина Г.Р.) I урын, Зиннәтуллина Динә (укытучысы Закирова Л.Ә.) III урын алдылар. Укучыларны һәм җитәкчеләрен котлыйбыз!

-
Әдилә СӘЛӘТТӘ 01.12.2018 "Сәләт" балалар лагерендә Әнвәр Хәйри укулары булып үтте. 7 класс укучысы Нәбиуллина Әдилә катнашты.

-
Татар теле укытучылары семинары 29.11.2018 28 ноябрь көнне мәктәптә татар теле һәм әдәбияте укытучыларының район семинары булды. Габдрахманова Н.Ш., Нәбиуллина Г.Р. 5,7 классларда ачык дәрес күрсәттеләр. Шиһабиева Л.Р., Закирова Л.Ә. үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Мәгариф идарәсе методисты Мостафина Э.Г. семинарның яхшы оештырылуын билгеләп үтте.

-
Әниләр бәйрәме 27.11.2018 Әни.... Өч хәрефтән торган бу сүздә күпме наз, җылылык һәм күңел тойгысы! Әни... Һәр кеше өчен иң кадерле, иң сөйкемле зат ул! - Әни... Аның күзләре шундый ягымлы һәм мөлаем. Ә әнкәйнең куллары иң-иң җылы, иң-иң кадерле куллардыр , мөгаен. Шул ягымлы куллар сиңа кагылуга, бөтен кайгыларың югала, Ә балам дип аркаңнан сыйпаса, сиңа гүя канатлар үсә. Ә сүзләре... Сүзләре шундый татлы, туң йөрәкләрне эретерлек җылы. Ә авырсаң төннәр буе яныңнан да китми инде ул! Бары әнкәйләр йөрәге генә шулкадәр түземле, шәфкатьле! Әни! Дөньяда иң кадерле, иң якын кеше ул.Бүген бар кеше илебездә әниләрне котлый.Казиле башлангыч мәктәбе укучылары да әниләрне кунакка чакырды.Алар өчен күнелле бәйрәм кичәсе оештырылды.Укучылар үз һөнәрләрен күрсәтте,әниләр тапкырлыкта ,җитез-лектә ярышты.Бәйрәм ахырында үз куллары белән тырышып ясаган бүләкләрен тапшырдылар.

-
Кояш гомере телим мин, әнием сиңа! 25.11.2018 Әни...Әби...Дәү әни! Бу сүзләрне күпме генә кабатласаң да, әйтеп туеп булмый. Безгә тормыш бүләк иткән газиз әниләребезнең җылы карашын, нурлы йөзләрен күрү, ягымлы сүзләрен ишетү, бернинди бизмәннәр белән дә үлчәп булмый торган кайгыртучанлыгын тою дөнья йөзендә иң зур бәхет ул. Халыкара әниләр көне уңаеннан Мөндеш башлангыч мәктәбендә бәйрәм үтте. Зәвык белән бизәлгән зал, матур костюмнар, җырлы-биюле тамаша әни-әбиләребезнең күңеленә бик хуш килде.Ахырдан укучылар үз куллары белән ясалган бүләкләрен тапшырдылар.

-
"Котлыйм сине, әнием! 24.11.2018

Башлангыч класс укучылары әниләр көненә багышлап кичә үткәрделәр. Бәйрәм белән котлап җырладылар, биеделәр, матур итеп шигырьләр сөйләделәр. Үз куллары белән ясаган бүләкләрне бирделәр.
-
Сак бул – юка боз! 23.11.2018 Көз җитүгә, һава торышы үзгәрү белән бәйле булган бәхетсезлек очраклары аеруча арта. Юка боз катламы белән капланган сулыклар балалар өчен куркыныч тудыра. Балалар белән бәхетсезлек очраклары булдырмау йөзеннән Мөндеш башлангыч мәктәбендә “Игътибар: юка боз!” дигән темага кисәтү дәресе-сыйныф сәгате үткәрелде. Бәлага юлыкмас өчен укучыларга бозда куркынычсызлык кагыйдәләре аңлатылд һәм ,шул темага рәсем бәйгесе үткәрелде.

-
"Минем әнием" рәсем конкурсы 23.11.2018 "Минем әнием" темасына 1-4 класс укучылары арасында рәсем конкурсы оештырылды. Иң яхшы эшләр муниципаль этапка җибәрелде.

-
Гариф Ахунов премиясе ияләре 22.11.2018 8 нче класс укучылары Харисов Айбулат һәм Ситтиков Булат район күләмендә бирелә торган Гариф Ахунов премиясе белән бүләкләнделәр. Егетләрне һәм җитәкчеләре Харисов Р.Р.ны котлыйбыз!

-
Шәвәли шуклыклары 21.11.2018 Мөндеш башлангыч мәктәбендә балалар язучысы Шәүкәт Галиевның тууына 90 ел тулу уңаеннан "Шәвәли шуклыклары" дип исемләнгән тематик сәгать узды. Ш.Галиев иҗаты – татар баласының тормышка өйрәтүче мәктәбе. Аның шәхесе - гаҗәеп кызыклы һәм үзенчәлекле бер дөнья. Ул тормышның кызыклы якларын табып балалар белән бүлешә, аларны рәхәтләнеп көлдерә, яхшыны начардан, затлыны затсыздан аерып күрсәтә. Шуңа да шагыйрь сурәтләгән хәлләр үтемле булып йөрәккә керә, онытылмый, гел укучыны үзенә тарта. Бу чарада укучыларны язучының иҗаты, аның тормышыннан кызыклы фактлар белән таныштырдык. Соңыннан чарада катнашучылар аның кызыклы һәм гыйбрәтле шигырьләрен үзләре сөйләделәр.









