Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 181 ( 182 ) 183 184 185 186 187 188 189 190 >>
-
Котлыйбыз! 18.12.2018 Узган атнада олимпиадаларның муниципаль этабында уңышка ирешкән укучыларны котлыйбыз!. Әүхәдиева Зәлифә, Сабирова Азалия - рус теле. Аблиев Давыт - хокук. Әүхәдиева Зәлифә, Шакирова Гөлфинә - татар теле.

-
Без коррупциягә каршы! 15.12.2018 "Без коррупциягә каршы!" темасына үткәрелгән рәсем конкурсына йомгак ясалды.

-
Семинарда катнаштык. 14.12.2018 Арча укучылар сарае тарафыннан оештырылган "Туган як" һәм "Туризм" түгәрәкләренә йөрүчеләр республика семинарында чыгыш ясадылар. Семинарга килүчеләр арасында Казахстан делегациясе дә бар иде.

-
"Без коррупции с детства" 13.12.2018 Среди учащихся начальных классов был проведен конкурс рисунков "Без коррупции с детства"

-
Россия Федерациясе Конституциясе көне 12.12.2018 12 декабрь - илдә Россия Федерациясе Конституциясе көне итеп билгеләнә. Россиянең Төп Законы 1993 елның 12 декабрендә кабул ителде. Казиле башлангыч мәктәбендә Күпербаш китапханәчесе белән берлектә Россия Конституциясенең 25 еллыгына багышланган чара узды.

-
Тимурчылар тик тормый! 11.12.2018 6 класс тимурчылары ялгыз яшәүче Маһинур әбигә кар көрәргә бардылар. Молодцы, балалар!

-
Өлкәннәргә концерт 10.12.2018

Арча шщһәрендә урнашкан инвалидлар һәм өлкәннәр интернатына барып концерт куеп кайттык. Яратып тыңладылар, бәхет теләп калдылар әби-бабайлар.
-
Кошлар ашханәсе 08.12.2018 Кошлар – безнең дуслар, без - кошларның дуслары. Аларга көчебездән килгән кадәр ярдәм итәбез. Кошлар өчен ашханә ачтык. Әти-әниләр белән бергәләп җимлекләр ясап элдек. Һәркөн җимлекләребезгә ипи валчыклары, көнбагыш, арпа, бодай ярмалары салып торабыз. Кошлар исә безгә рәхмәт әйтеп чиркылдыйлар. Кошларны саклау - табигатьне саклау, ә табигатьне саклау - Туган илне саклау ул. Без кошларга ярдәм итеп, аларны гына түгел , үзебезнең табигатебезне дә саклыйбыз. Аларны саклыйк, кайгыртыйк һәм үзебезнең кулдан килгәнчә ярдәм итик.

-
“Караңгыда күренә торган бул!” 07.12.2018 “Караңгыда күренә торган бул!” акциясе кысаларында Мөндеш башлангыч мәктәбендә сыйныф сәгате үтте. Укучыларның киемнәрендә һәм сумкаларында яктылыкны кире кайтаручы элементларның булуы тикшерелде. Караңгыда яктырткыч флекерлар, беләзекләр һәм башка элементлар булдыру мәҗбүри икәнлеге аңлатылды.

-
Математик "Могҗизалар кыры" 06.12.2018 Инвалидлар декадасы кысаларында 8-9 класслар арасында математика фәне буенча "Могҗизалар кыры" үткәрелде. Уен барлык укучыга да ошады. Уен нәтиҗәләре буенча Җиһаншина Дилбәр җиңүче булды.









