Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 181 182 183 184 185 186 187 ( 188 ) 189 190 >>
-
Юлда сак бул! 14.09.2018 Башлангыч класс укучылары белән очрашырга юл иминлеге хезмәткәрләре килделәр.Яктылык кайтаручы элементлар өләштеләр. Юл кагыйдәләрен искә төшерделәр.

-
Көзге кросс 13.09.2018 Мәктәптә көзге кросс үткәрелде.

-
Агач утырттык 12.09.2018 1, 11 класс укучылары мәктәп бакчасына алмагачлар утырттылар.

-
Сак булыгыз: грипп! 05.09.2018 Авылыбызның шәфкать туташы Шигабиева Р.Г. укучылар белән гриппка каршы вакцинаның ни өчен кирәклеге турында әңгәмәләр үткәрде.

-
Лев Толстойның тормыш битләреннән... 05.09.2018 Мөндеш башлангыч мәктәбендә, укучылар өчен, Татарстанда Толстой елы уңаеннан "Лев Толстойның тормыш битләреннән..." дип исемләнгән класстан тыш чара узды. Һәрберебез Лев Николаевич иҗаты белән бик яшьләй аның балалар өчен язган хикәяләре, әдәбият дәреслекләре аша таныша башлыйбыз, әсәрләре геройларына мәхәббәтне гомер буена хәтеребезгә сеңдерә киләбез.Әлеге чара барышында укучылар язучының тормышы, иҗаты белән таныштылар, укыган әсәрләрен искә төшереп, викторина сорауларына җавап бирделәр, китап күргәзмәсе белән таныштылар. Даһи язучы Лев Николаевич Толстойның әдәби әсәрләре телнең сафлыгын һәм байлыгын саклауда маяк булып тора.

-
Ата-аналар җыелышы 04.09.2018 Мәктәптә ата-аналар җыелышлары булып үтте. Укучыларның иминлеген саклау турында, уку процессын оештыру мәсьәләләре, класстан тыш эшчәнлекне оештыру турында сөйләшенде. Гриппка каршы вакцинаның ни өчен кирәклеге турында сөйләшенде.

-
Без терроризмга каршы! 03.09.2018

3 нче сентябрь терроризмга каршы көрәш көне. Мәктәптә бу уңайдан класс сәгатьләре булып үтте. 9 класс укучылары тарих укытучысы Закирова Л.Ә. белән "Җирдә тынычлык хакына" фильмын карадылар. Беслан трагедиясе вакыйгаларын искә төшерделәр.
-
Исәнме, МӘКТӘП! 01.09.2018 Сагынып көткән уку көннәребез башланды. Мәктәптә тантаналы линейка бик матур үтте. Береняе класска 6 укучы керде. Аларны котларга әти-әниләр, район администрациясе һәм мәгариф идарәсе вәкилләре килде, бүләкләр тапшырдылар. Җәй буе фермер хуҗалыкларына булышкан укучыларга да бхләк бирелде. Хәерле сәгатьтә!

-
1 нче сентябрь – Белем бәйрәме 01.09.2018 1 нче сентябрь – Белем бәйрәме килеп җитте. Бу көнне һәрберебез дулкынланып, шатланып каршы ала: беренче тапкыр мәктәпкә баручы да, өлкән сыйныфларда укучы да, әти-әниләр дә, укытучылар да. Мөндеш башлангыч мәктәбендә дә бәйрәм тантанасы күңелләргә хуш килерлек, үзенчәлекле узды. Беренче сыйныфка килгән балаларның канатлана-канатлана шигырьләр сөйләве, чын күңелдән җырлаулары сабыйларын тәүге мәртәбә белем йортына алып килгән кайсы гына әти-әнинең күңелен кузгатмады икән?! Бәйрәмгә ветеран укытучыларыбыз Садриева Рәйхана Габделбәр кызы, Камалиева Фирдания Әдһәм кызы чакырылган иде. Алар яңа уку елында хезмәт уңышлары, укучыларга тырышып укырга, тормышта югалып калмыйча, туры юлдан атлап баручы, киләчәгебезне төзүче, заманга лаек уллар, кызлар булып үсеп җитүләрен теләделәр . Иске Кырлай авыл җирлегеннән килгән кунагыбыз Гайсина Рәйсә Гыйният кызы 1 нче сыйныфка керүче укучыларга бәйрәм бүләкләре тапшырды, котлау сүзләрен җиткерде. Ә аннары укучылар беренче - Тынычлык дәресендә катнашып, әлеге гади сүздә күпме мәгънә ятканын тирәнтен аңладылар.

-
Мәктәпләр ярминкәсе 29.08.2018 Республика көне уңаеннан үткәрелгән мәктәпләр ярминкәсендә актив катнаштык.









