Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 181 182 183 184 ( 185 ) 186 187 188 189 190 >>
-
ГТО нормаларын яхшы тапшырабыз. 03.11.2018 Узган уку елында ГТО нормаларын яхшы үтәгән укучыларга бүләкләр тапшырылды.

-
Педагогик совет утырышы 02.11.2018 Беренче чирек нәтиҗәләре педагогик совет утырышында каралды.

-
Конкурска йомгак 01.11.2018 "Алтын көз" темасына ясалган поделкаларга йомгак ясалды. Актив укучылар Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

-
IX Дөньякүләм "Белем җәүһәрләре-2018" интернет-проектлар бәйгесе нәтиҗәсе 30.10.2018 29 нчы октябрь көнне Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында IX Дөньякүләм "Белем җәүһәрләре – 2018" интернет-проектлар бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы үтте.Тантанага финалга чыккан 38 интернет-проект авторы чакырулы иде. Алар арасында Мөндеш башлангыч мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Гыйбадуллина Ильмира Габделхак кызы да бар иде. Ул “Башлангычым-гүзәл мизгелем” интернет-проект белән катнашып, III дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Ильмира Габделхак кызын әлеге зур уңышы белән ихлас күңелдән котлыйбыз!

-
ВЛКСМга 100 ел 29.10.2018 Яшьләр оешмасы комсомолга 100 ел тулу уңаеннар кичә үткәрелде.

-
Туган көнең белән, РДШ! 29.10.2018 Мәктәптә РДШ актив эшләп килә. Бүген аның оешуына 3 ел.

-
Көз бәйрәме 27.10.2018 Борынгыдан ук татар халкы урып-җыю эшләре тәмамлангач, уңыш бәйрәме, ягъни Сөмбелә бәйрәме үткәрә торган булган. Бәйрәмнең хуҗабикәсе - Сөмбелә исемле, алтын-сары толымлы кыз булган. Көзнең алтынлыгы, аның күркәмлеге көзге муллык белән билгеләнгән. Мөндеш башлангыч мәктәбендә дә бу бәйрәм оешкан төстә үтте.Игенчеләргә һәм икмәккә дан җырлап, биедек, җырладык, күңел ачтык. Күп кенә уеннар әзерләнгән иде: яфракларны танып белү, җитезлеккә бәрәңге җыю, күз бәйләп яшелчәләр арасыннан җиләк-җимешләрне аерып алу. Бәйрәм мавыктыргыч һәм күңелле үтте.

-
Татарча диктант 27.10.2018 Республика күләмендә оештырылган ТАТАРЧА ДИКТАНТта без дә актив катнаштык.

-
"Сөмбелә" бәйрәме. 26.10.2018 Башлангыч классларда көз бәйрәме - "Сөмбелә" үткәрелде. Укучылар җырладылар, биеделәр,көзге муллыктан төрле композицияләр ясадылар. Кунакка садик балаларын да чакырдылар.

-
Котлыйбыз! 25.10.2018 Мәгариф хезмәткәрләренен район профсоюзы үткәргән спорт ярышларында безнең укытучылар уңышлы чыгыш ясадылар. Дартс буенча инглиз теле укытучысы Исмәгыйлева Г.А. беренче, пневматик мылтыктан атуда директорыбыз Дәүләтбаев З.М. икенче урын алдылар. Котлыйбыз!









