Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 157 158 ( 159 ) 160 >>
-
Икенче чирек башлана 06.11.2019

-
Халыклар бердәмлеге көне 04.11.2019 Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан класс сәгатьләре үткәрелде. Тарихи вакыйгаларны искә төшердек.

-
Мәктәп активистлары укуда 01.11.2019

Каникул көннәрендә мәктәп активы Арча укучылар йортында укуда булып кайтты.
-
Халыклар бердәмлеге көне 30.10.2019 4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне. “Бердәмлек“ төшенчәсе туплану, берләшү мәгънәсенә ия. Халкыбызга элек-электән хас сыйфат бу. Нәкъ менә бердәмлек, татулык күп кенә авырлыкларны җиңеп чыгарга, дошманнарга каршы торырга ярдәм иткән, илебезнең тынычлыгына, мөстәкыйльлегенә китергән. Әлеге бәйрәм 1612 елгы тарихи вакыйгаларга барып тоташа. Халыкара бердәмлек көне буларак, 2005 елдан билгеләп үтелә. Бу көннәрдә безнең ата-бабаларыбыз – төрле милләт вәкилләре бер булып, уртак Ватаныбызны чит илбасарлардан азат иткән. Укучыларга шуны аңлату максатыннан Мөндеш башлангыч мәктәбендә “Бердәм булыйк һәр эштә!”исемле сыйныф сәгате үтте. Әңгәмәбез дуслык, бердәмлек турында барды. Дуслык безгә укырга, эшләргә, яшәргә ярдәм итә. Ул безне әйбәтрәк, яхшырак, көчлерәк итә. Кешегә дусларсыз яшәү мөмкин түгел дигән нәтиҗә ясалды.

-
Туган көнең белән РДШ 29.10.2019 РДШ туган көнне 7 класс укучылары РДШ сафларына кабул ителде.

-
Алтын көз бәйрәме. 29.10.2019 Мөндеш башлангыч мәктәбендә үткән “Алтын көз” бәйрәме үзенчәлекле милли рухта үтте.Бәйрәм барышында матур шигырьләр, җырлар күңелле биюләр күрсәтелде. Укучылар табигый материаллардан төрле сыннар, композицияләр ясадылар. Күп кенә уеннар әзерләнгән иде: яфракларны танып белү, җитезлеккә бәрәңге җыю, күз бәйләп яшелчәләр арасыннан җиләк-җимешләрне аерып алу. Бәйрәм мавыктыргыч һәм күңелле үтте.Көзге уңышлардан табыннарыбыз сыгылып торсын, илләребез имин булып, һәрвакыт шулай шатланып яшәргә язсын!

-
Алтын көз бәйрәме 28.10.2019 5-7 класс укучылары өчен "Алтын көз" бәйрәме үткәрелде.

-
Уңыш бәйрәме 27.10.2019 Көзнең үз яме, үз матурлыгы. Бу ел фасылы муллык һәм байлык белән кадерле. Казиле башлангыч мәктәбендә узган Уңыш бәйрәмендә көз һәм уңыш турында чыгышлар төрле уеннар белән аралашып барды. Сөмбелә кул эшләре күргәзмәсендә җиңүчеләрне бүләкләде.

-
Көзге чорда куркынычсызлык кагыйдәләре 26.10.2019 Мөндеш башлангыч мәктәбендә көзге каникул башланыр алдыннан “Көзге чорда куркынычсызлык кагыйдәләре” дигән тема астында сыйныф сәгатьләре уздырылды. Укучыларга юлларда, җәмәгать урыннарында, сулыклар тирәсендә сак булу, үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләнелде. Бәхетсезлек очракларын кисәтү максатыннан мәктәп укучылары арасында “Боз өстендә сак бул!” дип исемләнгән рәсемнәр конкурсы игълан ителгән иде. Укучыларның эшләре конкурсның муниципаль этабына җибәрелде.

-
Сөмбелә бәйрәме 25.10.2019

Башлангыч класс укучылары Сөмбелә бәйрәме үткәрделәр.








