Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 151 152 153 154 ( 155 ) 156 157 158 159 160 >>
-
Мәктәп ачылуга 35 ел! 15.12.2019 Д.Г. Хәкимов исемендәге Түбән Мәтәскә урта мәктәбе үзенең ачылуына 35 ел булуны билгеләп үтте. Юбилей кичәсенә ветеран укытучылар һәм мәктәптә эшләп киткән укытучылар, директорлар, төрле елларда мәктәпне тәмамлаган укучыларыбыз килде. Тарихи вакыйгаларны искә алу, котлаулар һәм җыр-биюләр белән аралашып барды бәйрәм тантанасы.

-
Истәлек тактасы ачу 14.12.2019 14 декабрь көнне мәктәптә зур тантана булды. Мәктәп диварында Д.Г. Хәкимов истәлегенә элмә такта ачу тантанасы булды.Элеккеге директорыбыз, 30 ел җитәкче булып эшләгән Хәкимов Данис Габделхәй улы исемен мәктәп 2018 елдан бирле йортә. Халык мәгарифе Отличнигы, Татарстан Республикасының Атказанган укытучысы, хезмәт ветераны Хәкимов Д.Г. 1972 елда Күпербаш сигезьеллык мәктәбе директоры итеп билгеләнә. Мәктәп 1984 елда Түбән Мәтәскә авылына күчә. Яңа мәктәпне төзетү-ачу эшләрен башлап йөргән Данис Габделхәй улы. Мәгарифтәге уңышлары өчен 1989 елда мәктәп РСФСР халык мәгарифе министрлыгының Күчмә Кызыл Байрагы белән бүләкләнә. Байракны һәм Дипломны тапшыру өчен ТАССРның халык мәгарифе министры Р.А. Низамов үзе мәктәпкә килеп тапшыра. Элмә такта ачу тантанасында Данис Габделхәевичның укучысы, Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгының өстәмә һөнәри белем бирүне үстерү бүлеге җитәкчесе Шәяхмәтова Роза Искандаровна, Иске Кырлай авыл җирлеге Башлыгы Сираҗетдинов Фәргать Гарафетдинович, Д.Г. Хәкимовның кызы Сабирова Зөлфия Данисовна катнашты.

-
Награждение участников конкурса рисунков 13.12.2019 12 декабря в детской школе искусств прошло награждение участников конкурса рисунков, посвященного Дню Героев Отечества. В награждение приняли участие- Герой России - Дмитрий Анатольевич Сафин, военный комиссар Арского и Атнинского районов Республики Татарстан - Бурганов Алмаз Агзямович и главный редактор районной газеты "Арча хэбэрлэре" - Насыйбуллин Исрафил Рахматуллович. Наша ученица 3 класса, Бариева Гульфина была награждена благодарственным письмом и подарком. Молодец!!!

-
12 декабрь Россия конституциясе көне 12.12.2019 12 декабрь Россия конституциясе көне. Тарих укытучысы Закирова Л.Ә. 6 класс укучылары белән "Син конституцияне беләсеңме?" темасына уен-дәрес үткәрде.

-
“Пиротехника: уенмы әллә куркынычмы?” 11.12.2019 Тиздән Яңа ел бәйрәмнәре җитә. Бу шатлыклы бәйрәм булса да, кайбер очракларда күңелсез тәмамланырга мөмкин. Күпләр хәзер бәйрәмне пиротехник чаралардан башка күз алдына китерә алмый. Аларны дөрес итеп куллана белмәсәң, бәла буласын көт тә тор. Шул уңайдан, класс җитәкчесе Габдрахманова Н.Ш. 9 нчы класс укучылары белән “Пиротехника: уенмы әллә куркынычмы?” дигән темага класс сәгате үткәрде. Укучыларны төп кагыйдәләр һәм үз-үзеңне саклау чаралары белән таныштырды.

-
Форум " Юных граждан" 10.12.2019 Сегодня, состоялся форум " Юных граждан" Республики Татарстан в Арском районе. Где приняли участие Сабирова А.А. - 9класс, Набиуллина А.Р. - 8 класс, Сабирова А.А. - 6 класс и педагог - организатор Тимербаева Л.Р. Форумы направлены на поддержку детских инициатив, развитие общественной деятельности в районах республики, содействие и помощь детским общественным организациям каждого района, а также выявление и решение детских и молодежных проблем.

-
Геройлар көне 09.12.2019 9 декабрь көне безнең илдә Россиянең истәлекле даталары тарихына күптән түгел керде. 9 декабрь – Ватан Геройлары көне. Бу истәлекле датаны билгеләп үтү уңаеннан, Д.Г. Хәкимов исемендәге Түбән Мәтәскә урта мәктәбендә бик җылы бер очрашу булып узды. Очрашуга Түбән Мәтәскә авылының хөрмәтле кешесе булган, Бөек Ватан сугышы ветераны Фәсәхиев Шакир абыйның балалары Рүзилә апа, Камил абый һәм оныгы Гөлнур килде. Фәсәхиевлар гаиләсеннән сугышка 4 ир-ат китеп, сугыш яралары алып, бер генә аяк белән кайткан Шакир абый, сугыштан сон да тырышып хезмәт итә. Сугышта алган медальләре, сугыштан соң башкарган хезмәтләре турында кызы Рүзилә апа сөйләгәндә, чынлап та аның батырлыгына сокланып таң каласың. Рүзилә апа әтисе турында шулкадәр горурланып сөйләде, хәтта, әтисенең сугыштан таянып кайткан култык таякларына кадәр алып килгән иде. Шакир абыйның кечкенә улы Камил абый, әтисенең бүләкләре, медальләре турында сөйләп үтте. “Кем сугышта катнашкан, орден-медальләре булмаса да, алар барыбер геройлар инде” дип төгәлләде ул сүзен. Очрашуны тарих укытучысы, туган як музее җитәкчесе Закирова Лилия Әхәт кызы оештырды һәм алып барды. Укучыларның чыгышлары, очрашуны тагын да җанландырды. Һәр илнең, һәр җирнең үз геройлары бар. Без аларны онытырга тиеш тугел. Сугыш ветераны Фәсәхиев Шакир абыйның балалары белән очрашып, истәлекләрне барлаганда, үзебезнең җирлектәге геройлар белән без бик горурландык. Әйе, герой нәкъ Шакир абый кебек, игътибарлы, сизгер, үз – үзен аямый торган булырга тиеш.

-
Встреча с ветеранами армии 07.12.2019 6 декабря 2019 года в МБОУ "Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова" проведено мероприятие, посвященная "Дню Героев Отечества" . Были приглашены , руководитель Арской районной общественной организации "Боевое братство", подполковник - Багаутдинов Сергей Лимусович и прапорщик- Гафиятуллин Нурислам Нуруллович. Руководителем образовательной организации, была проведена экскурсия по школе и гости ознакомились с кабинетом Юнармии.

-
“Җиде буынга кадәр нәселеңне бел” 06.12.2019 “Арчаларның тормыш кодексын” өйрәнүне дәвам итеп, 3 класс укучылары укытучылары Йосыпова Р.К.җитәкчелегендә “Җиде буынга кадәр нәселеңне бел” девизы астында класс сәгате үткәрде. Бу гади, ләкин искиткеч нәсыйхәткә халкыбызның тирән тарихы сыйган. Юкка гына балалар шагыйре Ш.Галиев: “Исәннәрнең кадерен бел, үткәннәрнең каберен бел,”- дип язмаган. Үз нәселе белән кызыксынмаган кешене киләчәктә ни көтә, буыннар бәйләнешен, туганлыкны өзгән кешедән ни көтәргә? Гаилә тарихын өйрәнү һәм белү бик мөһим. Тирән уйла, сорау туар:«Нәрсә соң ул - шәҗәрә?» Буыннардан чылбыр ясар өчен Үткәннәргә якты тәрәзә. Укучылар үзләренең нәсел шәҗәрәләрен төзеп алып килделәр.Җиде буынга кадәр нәселебезне яхшы белергә кирәклекне, нәселдә булган тәрбияле, тырыш, белемле, иманлы шәхесләрнең безгә үрнәк, горурлык булып торулары турында сөйләшенде. Укучылар ата – бабаларның истәлегенә тап төшермәскә, шул нәселнең лаеклы буыны булырга, аны өзмәскә, дәвам итәргә, үзебезнең нәселебез турында белгәннәрне сакларга, үзебездән соң киләчәк буыннарга тапшырып калдырырга тиешлекләре турында аңладылар.

-
Район данын үстерүгә үз өлешеңне керт! 05.12.2019 Арча ягы үзенең бөек мәгъифәтчеләре, күренекле язучылары, галимнәре, тырыш һәм эш сөючән халкы белән данлыклы. Бүген Мөндеш башлангыч мәктәбендә “Данлы Арча, нурлы Арча” исемле сыйныфтан тыш чара үтте. Ул“Арчаларның тормыш кагыйдәләрен” тормышка ашыру һәм Арча районы оешуга 90 ел тулу уңаеннан уздырылды. Әлеге чарада укучылар районыбыздагын чыккан бөек татар мәгъифәтчесе, астроном, философ Шәмсетдин Күлтәси, күренекле галим, тарихчы һәм мәгъифәтче Шиһабетдин Мәрҗәни, философ һәм мәгъифәтче Габделнасыйр Курсави, халык шагыйре Габдулла Тукай туып үскән төбәк булуын тагын бер кат исләренә төшерделәр. Ничек инде һәр татар баласына иң газиз булган әти-әни, туган ил сүзләрен укырга һәм язарга өйрәткән “Әлифба”бызны истән чыгарыйк! Әлбәттә, чара барышында татар дөньясына Гомәр Бәширов, Гариф Ахунов, Мөхәммәт Мәһдиевләрне һәм башка бик күп язучыларны, җырчыларны, шагырьләрне, геройларны бүләк иткән данлыклы Арча ягы белән горурландык. Ә укучылар, үз чиратында, тырышып укулары, олимпиадаларда, төрле бәйгеләрдә катнашып нәтиҗәле урыннар яулаулары белән районыбыз данын күтәрүдә өлешләрен кертерләр дип ышанабыз..









