Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 151 ) 152 153 154 155 156 157 158 159 160 >>
-
Акция "Культура обращения с книгой" 07.02.2020

Сеголня в школьной библиотеке прошла акция по культуре обращения с книгой и ремонту библиотечных книг. Цель акции: воспитывать бережное отношение к книгам и журналам. В акции приняли участие ученики 2-3классов .
-
Котлыйбыз! 06.02.2020 Рус әдәбияты буенча укучыларның республика олимпиадасында призер булган 8 класс укучысы Гыйлаҗиева Гүзәлне(укытучысы Төхбәтуллина Л.Х.) котлыйбыз! Алдагы сынауларда уңышлар телибез!

-
Котлыйбыз! 04.02.2020 Рус теле буенча укучыларның республика олимпиадасында призер булган 10 класс укучысы Гатиатуллина Аделинаны (укытучысы Төхбәтуллина Л.Х.) котлыйбыз! Алдагы сынауларда уңышлар телибез!

-
Тимурчылар тыл ветеранына булыша. 03.02.2020 Озайтылган көн группасына йөрүче укучылар тыл һәм хезмәт ветераны Әскәрова Маһинур әбинең ишек алларын, капка төпләрен кардан чистартты.

-
Котлыйбыз! 30.01.2020 Мәктәп директорлары һәм профсоюз оешмалары җитәкчеләренең уртак семинарында Д.Г. Хәкимов исемендәге Түбән Мәтәскә урта мәктәбе коллективы татар теле укытучыларының республика семинарын югары дәрәҗәдә үткәргән өчен Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Мәктәпнең профсоюз оешмасы коллектив договорлары бәйгесендә беренче урынга лаек булып Кубокка лаек булды.

-
Совещание руководителей и профкома 29.01.2020 20 января на базе МБОУ "Арская СОШ №6" прошло совещание директоров школ. А через час подтянулись и председатели школьных профкомов, так как на базе этой же школы состоялось мероприятие по трёхстороннему подписанию Соглашения на следующий учебный год.

-
“Мин кулыма китап алам” 27.01.2020 Мөндеш башлангыч мәктәбенең 1, 3, 4 нче сыйныф укучылары Арча шәһәренең 6 нчы номерлы гомуми белем мәктәбе каршында Республика олимпиада үзәге оештырылган әдәби уку фәненнән “Мин кулыма китап алам”исемле олимпиадада катнашып кайттылар. Олимпиада 1‒4 нче сыйныф укучылары өчен Республика олимпиадасы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының «Республика олимпиада үзәге» Дәүләт автоном белем бирү учреждениесе тарафыннан оештырыла һәм уздырыла.Олимпиаданың максаты һәм бурычлары:‒сәләтле балаларны ачыклау һәм барлау, аларның иҗади мөмкинлекләренүстерү;‒татар халкының мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен өйрәнүгә кызыксынууяту;‒укучыларның гомуммәдәни белем дәрәҗәләрен арттыру. Нәтиҗәләр 17 нче февральдә ясалачак.

-
Поздравляем! 25.01.2020

24 января 2020 года в спортивном зале Новокинерской СОШ прошло отборочное Первенство Арского района по корэш среди юношей 2004-2005 г.р. на призы Главы Арского муниципального района. Соревнования проводились в 9 весовых категориях. Среди победителей и призеров соревнованийи и наши ученики 8 класса: Гибадуллин Руслан и Рахимов Ильмир (тренер Аскаров И.И.). Поздравляем!
-
“Минем ачышларым” эзләнү-тикшеренү бәйгесе 24.01.2020 Арчаның 3 нче номерлы башлангыч гомуми белем мәктәбендә башлангыч сыйныф укучылары өчен “Минем ачышларым” темасына эзләнү-тикшеренү бәйгесе үтте. Бәйгедә Мөндеш башлангыч мәктәбенең 3 нче сыйныф укучысы Фәләхов Ильяс, Казиле башлангыч мәктәбенең 4 нче сыйныф укучысы Харрасова Гүзәл, Түбән Мәтәскә урта мәктәбенең 1 нче сыйныф укучысы Якупова Розалина төрле номинацияләрдә уңышлы чыгыш ясап кайттылар. Укучыларга уңышлар телибез.

-
Республика күләмендәге семинар 22.01.2020 Бүген, 22 нче гыйнварда, Арчада Әтнә, Арча, Балтач, Балык Бистәсе, Биектау, Кукмара, Мамадыш, Теләче, Лаеш, Саба, Питрәч районнарының милли мәгариф өчен җаваплы методистлары, белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре ,туган тел (татар теле) һәм әдәбият укытучылары катнашында зона семинар-киңәшмәсе үтте. Татар телендә белем бирүче мәктәпләрнең туган тел (татар теле) һәм әдәбият укытучылары Д.Г. Хәкимов исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбендә булдылар. Кунакларны курайчы егетләребез һәм туган телгә мәдхия җырлаучы шигырьләр белән укучылар каршы алды. Мәктәп директоры Дәүләтбаев З М. кунакларны мәктәп белән таныштырды. Алар шулай ук балалар бакчасы эшчәнлеге һәм Закирова Л.Ә. җитәкчелегендәге музей белән таныштылар. Туган тел (татар теле) һәм әдәбият укытучысы Габдрахманова Н.Ш. 5 нче сыйныфларда әдәбият дәресе, башлангыч сыйныфлар укытучысы Йосыпова Р.К. һәм инглиз теле укытучысы Потехина Л.А. 3 нче сыныфларда әдәби уку, инглиз теле фәненнән интеграл дәрес күрсәттеләр. Аннары кунаклар мастер классларда катнаштылар. Гыйбадуллин И.З. укытучыларга Quickkey – интерактив бәяләү платформасы белән эшләү алымын күрсәтте. Башлангыч сыйныфлар укытучы Рәхмәтуллина А.Р., проект эше буларак, дәресләрдә виртуаль онлайн такта куллану ысулларын аңлатты. Семинар-киңәшмәдә катнашучылар “Туган ягым – горурлыгым” дигән әдәби-музыкаль кичәдә матур шигырьләр, моңлы җырлар, дәртле биюләр башкарган укучыларыбызга сокланып утырдылар. Кунаклар бу әдәби кичәне оештырган татар теле һәм әдәбияты укытучысы Габдрахманова Н.Ш., тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гаффарова Д.В., музыка укытучылары Харисов Р.Р. һәм Харисова Ч.Ф. га бик зур рәхмәт әйттеләр. Семинар бик эшлекле һәм тәҗрибә ураклашу өчен файдалы булды.









