Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 151 152 153 ( 154 ) 155 156 157 158 159 160 >>
-
"САБАНТУЙ"ГА – 95 ЯШЬ! 25.12.2019 Быел «Сабантуй » журналы үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. “Яшь ленинчы” исеме белән ул беренче мәртәбә 1924 нче елда дөнья күргән. Шул уңайдан Казиле башлангыч мәктәбендә укучылар Күпербаш китапханәчесе Иванова Алсу Илдаровна белән журналның барлыкка килү тарихы, журналның кызыклы һәм файдалы бүлекләре белән таныштылар , эчтәлегенә күзәтү ясадылар ,үзләренең фикерләрен әйттеләр .

-
Юлларда имин йөрик! 25.12.2019 Озайтылган көн тәрбиячесе Сәгъдиева Х.К. "Юлларда имин йөрик" темасына ачык чара үткәрде.

-
Яңа елга әзерлек 23.12.2019 Мәктәпләрдә Яңа ел бәйрәмнәренә әзерлек эшләре бара. Укытучылар һәм укучылар сыйныф бүлмәләрен бизәделәр, көттереп кенә яуган кардан тырышып кар сыннары ясадылар.Күтәренке кәеф ел буена дәвам итсен, еллар имин булсын!

-
Соревнования по бадминтону 22.12.2019 Сегодня в Арске прошли соревнования по бадминтону, посвященный памяти Гайнуллина Ильгиза Ильясовича. Наша команда приняла активное участие. Молодцы!!!

-
Бәйрәмгә әзерлек. 21.12.2019 Әнә, тышта кар ява, Син тәрәзәдән кара! Ал кулыңа, син, көрәк, Чык урамга тизрәк. Яңа ел бәйрәмнәре якынлашу укучылар өчен дә,олылар өчен дә мәшәкатьле,әмма күңелле вакыт. Елдагыча, безнең мәктәп коллективы һәм балалар кар сыннары ясауны яңа ел бәйрәмнәренең бер өлеше итеп,ишегалдын Кыш бабай, Кар кызы Һәм әкият геройлары белән матурладылар.

-
«Добрые крышечки » акциясе 20.12.2019 Казиле башлангыч мәктәбе укучылары «Добрые крышечки » акциясендә бик актив катнаша

-
Рәгыйб Усман улы Халитов исемендәге төбәкара укучыларның фәнни-гамәли конференциясе 20.12.2019 Мөндеш башлангыч мәктәбенең 1Г класс укучысы Нәбиуллина Әминә һәм 4Г класс укучысы Низамиева Алия , укытучылар Гыйбадуллина И.Г һәм Рәхмәтуллина А.Р. ТАССРның 100 еллыгы, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган, РСФСРның атказанган укытучысы, Бөек Ватан сугышы ветераны Рәгыйп Усман улы Халитов исемендәге укучылар һәм укытучылар төбәкара “Бәхет биргән туган җирем” фәнни-гамәли конференциясендә катнаштылар һәм уңышлы чыгыш ясадылар.Укучылар “Яшь эзләнүче” номинациясендә, ә укытучылар «21 гасыр мәгарифе: тәҗрибә, инновацияләр һәм актуаль мәсәләләр» темасына чыгышлар әзерләделәр. Алар Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан бирелгән диплом белән бүләкләнделәр.

-
Туризм ярышы 19.12.2019 "Туризм" түгәрәгенә йөрүчеләр район ярышларында катнаштылар.

-
Җиде буынга кадәр нәселеңне бел! 19.12.2019 “Шәҗәрә” дигән сүзне әби-бабайлардан еш ишетергә туры килде безгә. Аның җиде буынны бәйләп тотучы нәсел агачы, туганлык җепләрен төйнәп торучы истәлек-кулъязма икәнен күпләр белеп тә бетермидер. Яшь буынга боларны аңлату бик кирәк. Шушы максаттан Мөндеш башлангыч мәктәбендә “Шәҗәрә – нәсел тамырларым” дип исемләнгән сыйныф сәгате үтте.Әти-әниләрен генә түгел, туганнарын да җәлеп иткәннәр балалар. Агачның тамырлары җир куенына кереп торган кебек, җиде буынның иң өлкән кешесе дә агачның иң түбән урыныннан языла башлый. Шәҗәрәмне төзим дисәң, шактый еллар эзләнергә кирәк. Берничә көндә генә шәҗәрә төзеп тә, җиде буын бабаңны барлап та булмый.Шулай да укучыларның эшенә уңай бәя бирелде. Һәр кеше үзенең нәсел тамырын белергә бурычлы. Шәҗәрә – үткәннән бүгенгегә бер күпер ул. Үз тамырларын һәркем барларга бурычлы. Моның өчен хәзер бөтен мөмкинлекләр дә бар. Теләк кенә булсын!

-
Өлкәннәргә ярдәм итү - изге эш! 18.12.2019 Безнең халыкта элек–электән өлкәннәргә хөрмәт һәм ярдәм итү- изге эш дип саналган. Тәрбия эшендә дә без моны үзебезнең максатыбыз һәм бурычыбыз итеп саныйбыз. Балаларда шәфкатьлелек, кешелеклелек, миһербанлылык сыйфатлары булдырырга тырышабыз. Менә бүген дә без, озынайтылган көн төркемендә тәрбияләнүче укучылар белән сугыш чоры баласы, гомеренең дистәдән артык елын Түбән Мәтәскә урта мәктәбендә техник хезмәткәр вазыйфасын башкарып лаеклы ялда булган Зәйнәп апаның өенә бардык. Ул безне ачык йөз белән каршы алды, һәрбер баланың аркасыннан сөеп, кочаклап, күреште. Без Зәйнәп апаның хәлләрен сорашып, үзебезнең ярдәмебезне тәкъдим итеп, капка төпләрен кардан чистартып, аның изге догаларын тыңлап кайттык. Өлкән кешегә күп кирәкми – әз генә игътибар, йөрәктән чыккан бер җылы сүзгә дә чиксез шатланып, озатып калды ул безне. Балаларга да рәхәт булып китте. Волонтерлык эшләре белән балаларыбыз шөгыльләнәләр икән, аларның күңелләрендә һәрчак изгелек хисләре туар дип ышанып каласы килә.









