Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 151 152 ( 153 ) 154 155 156 157 158 159 160 >>
-
Мәктәп укучылары кошларга ярдәм кулы суза 08.01.2020 Бүген Мөндеш башлангыч мәктәбе укучылары өчен, кышкы каникулларны файдалы һәм нәтиҗәле үткәрү максатыннан , кул астындагы материаллардан җимлекләр әзерләү буенча мастер-класс үткәрелде. Җимлек өчен пластмасс шешәләр дә, картон тартмалар да җитәрлек. Җимлекләребез үзенчәлекле килеп чыкты. Без аларны бакчабыз тирәсендә үсеп утырган агачларга элдек. Һәр җимлеккә кошлар өчен азык салынды.Табигатьне, әйләнә-тирә мохитне саклау, балаларга шуны өйрәтү - саваплы бурыч. Кошлар язмышы күп очракта кешенең яхшы мөгамәләсенә һәм изгелегенә бәйле. Канатлы дусларыбыз безнең ярдәмгә аеруча мохтаҗ.

-
Каникулның бер көне 07.01.2020 6 гыйнвар көнне Казиле башлангыч мәктәбендә шашка ярышлары узды. Балалар бик теләп катнаштылар. Ярышта Харрасова Гүзәл җиңүче булды.

-
Каникуллар дәвам итә 06.01.2020 Мөндеш башлангыч мәктәбендә, укучыларның кышкы каникулларын күңелле һәм файдалы үткәрү өчен, төрле чаралар үткәрелә. Бүген мәктәбебездә укучылар шашка уйнауда көч сынашу өчен җыелды. Җиңүчеләр – 2 нче сыйныф укучысы Җәләлиев Фәнил һәм 1 нче сыйныф укучысы Әскәрова Илсинә. “Д.Г.Хәкимов исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе”нең 5 нче сыйныф укучылары Әхмәтова Зәринә, Вафина Алзирә һәм Гарипова Камилә ярышта хөкемдар булдылар, нәни дусларына шашка уйнау серләрен ачтылар. Укучылар мәктәптән күтәренке кәеф һәм шат күңел белән таралыштылар.

-
Каникуллар дәвам итә 04.01.2020 Бүген 4нче декабрь көнне Мөндеш башлангыч мәктәбендә чаңгы ярышы үткәрелде. Ярышта 3-4 нче класс укучылары катнашты. Көн бик матур, җилсез иде. Балалар рәхәтләнеп саф һава суладылар, сәламәт яшәү рәвеше алып бардылар. Ярышта иң җитезе 4 нче сыйныф укучы Зиннәтуллина Нурзадә булды. Җиңүчеләргә грамоталар тапшырылды. Ялларны күңелле һәм файдалы уздырыйк!

-
Каникулларда имтиханга әзерләнәбез 03.01.2020

-
Шахмат ярышы 30.12.2019 Профсоюз хезмәткәрләре арасында үткәрелгән шахмат буенча зона ярышында укытучы Рәхмәтуллина А.Р. икенче урын алды. Котлыйбыз!

-
"Хуш киләсең, Яңа ел!" 29.12.2019 28 декабрь көнне Мөндеш башлангыч мәктәбендә көтеп алынган "Хуш киләсең, Яңа ел!" бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмгә Кыш бабай,Кар кызы,урман җәнлекләре һәм ата-аналар кунак булып килде.Балалар үзләренең өйрәнгән шигырьләрен сөйләделәр, Кыш бабайга багышланган җырларны түгәрәктә әйләнеп җырладылар, күңелле биюләре белән кунакларны шатландырдылар.Кыш бабай балаларга күңелле уеннар уйнатты.Бәйрәм ахырында балалар үзләре көткән бүләкләрне, күчтәнәчләрне алып сөенделәр .Кыш бабай һәм Кар кызы белән истәлеккә фотога төштеләр.

-
Ата-аналар җыелышы 28.12.2019 Беренче яртыеллык һәм икенче чирек нәтиҗәләре буенча ата-аналар җыелышы булды. Олимпиадаларда җиңүче әм призер булган укучыларның әти-әниләренә Рәхмәт хатлары тапшырылды.

-
Администрация Башлыгы ёлкасы 26.12.2019 Уку алдынгылары, олимпиада призерлары, 9 класс укучылары Сабирова Азалия һәм Арсаева Зөһрә Арча администрациясе Башлыгы ёлкасында катнашып кайттылар.ы

-
Балмаскарад 26.12.2019 6-11 класс укучылары өчен Балмаскарад үткәрелде.









