Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 ( 156 ) 157 158 159 160 >>
-
"Билгесез солдат көне" 03.12.2019 1966 нче елның 3 декабрендә Мәскәү шәһәренең кремле стенасы янына билгесез солдат җасәде күчерелеп күмелә. Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар өчен төзеләсе һәйкәл урыны була ул. Илебезнең төп һәйкәлләреннән берсе ул. Анда мәңгелек ут яна. Тарих укытучысы Закирова Л.Ә. 5 класс укучылары белән "Билгесез солдат көне" тарихы белән таныштылар.

-
Котлыйбыз! 30.11.2019 Бөтенроссия укучылар олимпиадаларының муниципаль этабында 8 нче сыйныф укучысы Нәбиуллина Ә. тормыш иминлеге нигезләре (ОБЖ) фәненнән призёр булды. (Укытучысы Фазылҗанов Г.Г.) Укучыбызга алга таба да зур уңышлар телибез. Молодец!

-
Котлыйбыз! 29.11.2019 Бөтенроссия укучылар олимпиадаларының муниципаль этабында 5 нче сыйныф укучысы Насыйбуллин И., 4 Г классы укучыы Низамиева А. Инглиз теле фәненнән призёр булдылар.(Укытучылары Потехина Л.А., Исмагилова Г.А.) Укучыбызга алга таба да зур уңышлар телибез. Молодцы!

-
Бәйрәм белән , әнием ! 28.11.2019 Бу көннәрдә һәр тарафта әниләргә багышланган чаралар оештырылды.Газиз әниләргә мәдхия укылды,алар хөрмәтенә матур җырлар яңгырады.Казиле башлангыч мәктәбендә дә шул уңайдан әниләргә багышланган кичә булды.

-
Конкурс «Путешествие к истокам» 28.11.2019 Сегодня в РК «Казанская Ривьера» прошла церемония награждения победителей X республиканского конкурса «Путешествие к истокам». Это первый в Татарстане конкурс, ориентированный на детскую и молодежную аудиторию, готовую развивать внутренний и въездной туризм в Республике Татарстан, реализуя собственные инновационные туристские проекты, связанные с культурным наследием и развитием приоритетных туристских центров. Организатор конкурса Государственный комитет Республики Татарстан по туризму. В 2019 году на конкурс поступило 158 заявок из 35 районов Республики Татарстан. В номинации “Лучший маршрут исторического наследия” с проектом маршрута “Дореволюционные каменные мечети Арского района” ученица 8 класса нашей школы Шамсутдинова И. заняла I место.

-
Тиздән җитәр кыш та! 27.11.2019

Мәктәп яны хоккей тартмасында боз ясау эшләре башланып китте.
-
Котлыйбыз! 26.11.2019

Бөтенроссия укучылар олимпиадаларының муниципаль этабында 11 нче сыйныф укучысы Мөхәммәтҗанов А. тарих, биология фәненнән, 8 класс укучыы Хөсәенов Ә. биология фәненнән призёр булдылар.(Укытучылары Закирова Л.А., Маннанова Л.Р.). Укучыбызга алга таба да зур уңышлар телибез. Молодцы!
-
Кес-баскет 25.11.2019 Безнең мәктәпнең баскетбол командасы район күләмендәге ярышта катнашып кайтты.

-
Әниләребез – бәйрәм кунаклары 24.11.2019 Бу дөньяда тиңе булмаган, беркемне дә битараф калдырмый торган һәм барыбыз өчен дә кадерле бәйрәм бар. Ул - Әниләр көне. Ноябрьнең соңгы атнасында билгеләнә торган әлеге бәйрәм Мөндеш башлангыч мәктәбендә дә уздырылды. Без үз тормышыбызны әниләрдән башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Алар – дөньябызның яме. Алар – иң газиз, якын кешеләребез. Әниләр мәхәббәте безне ышанычлырак һәм көчлерәк булырга, авырлыкларны җиңәргә, уңышка ирешергә ярдәм итә. Әниләребезгә исәнлек, күңел тынычлыгы, гаилә җылылыгы теләп, шигырьләр сөйләнде, җырлар җырланды, биюләр башкарылды һәм балаларның үз куллары белән ясалган бүләкләр тапшырылды.

-
Котлыйм сине, әнием! 23.11.2019 Озайтылган көн тәрбиячесе Сәгъдиева Х.К. җитәкчелегендә Әниләр көне уңаеннан бик матур кичә үткәрелде. Мәктәптә һәм авыл клубында укучылар бик матур чыгыш ясадылар. Әниләргә үз куллары белән ясаган бүләкләрен бирделәр.









