Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 137 ( 138 ) 139 140 >>
-
Котлыйбыз! 18.11.2020

"Журналист булырга телим" конкурсының муниципаль этабында "Мин корреспондент" номинациясендә җиңүче булган 10 класс укучысы Сабирова А. котлыйбыз. Алдагы ярышларда уңыш телибез!
Поздравляем ученицу 10 класса Сабирову А. с победой в муниципальном этапе регионального конкурса обучающихся образовательных учреждений «Хочу стать журналистом» в номинации "Я корреспондент". Желаем дальнейших успехов!
-
Котлыйбыз! 17.11.2020

Укучыларның хокук предметы буенча Бөтенроссия олимпиадаларының муниципаль этабында призер булган 11 класс укучысы Гатиятуллина А. котлыйбыз! Алдагы олимпиадаларда уңышлар телибез!
Поздравляем ученицу 11 класса Гатиятуллину А., призера муниципального этапа Всероссийской олимпиады школьников по предмету право.Молодец!
-
Юлда сак булыгыз! 14.11.2020

Юлда һәм транспортта имин йөрү кагыйдәләрен искә төшерү, бәхетсезлек очракларын кисәтү максатыннан 5 класста викторина үткәрелде. Чара юл йөрү кагыйдәләрен, төрле куркыныч ситуацияләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшереп башланды. Әңгәмәдән соң укучылар викторина сорауларына җавап бирделәр. Ребус, кроссвордлар чиштеләр.
Профилактика детского дорожно-транспортного травматизма остается одной из приоритетных задач школы. С этой целью в 5 классе была проведена викторина по знанию ПДД. В начале мероприятия была проведена беседа об опасных ситуациях, которые могут возникнуть на проезжей части дороги, к чему приводят нарушения Правил дорожного движения и невнимательность на дороге. После познавательной беседы юные участники дорожного движения отвечали на вопросы викторины, отгадывали загадки, кроссворды, разгадывали ребусы о значении дорожных знаков.
-
Котлыйбыз! 09.11.2020 Мөндеш башлангыч гомуми белем мәктәбенең 2Г, 3Г сыйныф укучылары катнашындагы “Гөлкәйләрем” театраль коллективы, “Театральное Приволжье” фестивалендә катнашып , 2 нче урынга лаек булдылар. Аларга киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез

-
Клуб ачу тантанасы 06.11.2020 Арча районы Мөндеш авылында күпфункцияле үзәк ачылу тантанасы булды. Мәдәният йорты, китапханә, почтаны үз эченә алган бина халыкка хезмәткә тапшырылды. Бу чарада Мөндеш башлангыч мәктәбе укучылары да катнашты. Алар килгән кунакларны матур шигырь юлларын сөйләп каршы алдылар. 2Г, 3Г сыйныф укучылары катнашындагы “Гөлкәйләрем” инструменталь ансамбль чыгышы тамашачылар тарафыннан җылы кабул ителде.

-
Консультацияләр 05.11.2020 Каникул көннәрендә имтихан предметлары буенча консультацияләр график буенча үтә.

-
Ата-аналар җыелышы 02.11.2020

2 нче ноябрьдә ойлайн ата-аналар җыелышы булып үтте. Уку елының беренче чирегенә нәтиҗә ясалды. Укучыларның иминлеген һәм сәламәтлеген саклау чараларына зур игътибар бирелде.
-
“Карлыгач” балалар оешмасы сафларына кабул итү 31.10.2020 30 нчы октябрьдә Мөндеш башлангыч мәктәбенең 2 нче класс укучыларын “Карлыгач” балалар оешмасы сафларына кабул итү тантанасы булды. Балалар “Карлыгач” оешмасы турындагы белемнәрен күрсәттеләр. Алар башкарган матур җырлар һәм эчтәлекле шигырьләр чарага бәйрәм рухы өстәде. Укучыларга “Карлыгач” значоклары тагылганнан соң өлкән “Карлыгачлар” һәм укытучылар аларны котладылар һәм изге теләкләрен җиткерделәр .

-
“Сәламәт буласың килсә – спорт белән шөгыльлән” 31.10.2020 Мөндеш башлангыч мәктәбенең 2Г, 3Г сыйныф укучылары белән “Сәламәт буласың килсә – спорт белән шөгыльлән” темасына әңгәмә үткәрелде. Спорт төрләре, аларның сәламәтлек өчен әһәмияте турында сөйләшкәннән соң, укучылар яраткан спорт төрләре турында рәсемнәр ясадылар. “Спорт белән дус булырга, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга кирәк!” дигән нәтиҗә ясалды.

-
Мин Арча баласы 30.10.2020

10 класс укучысы Сабирова Азалия "Мин Арча баласы" проектында катнашты һәм Казиле авылы тарихын сөйләде. Карар өчен ССЫЛКА








