Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 ( 137 ) 138 139 140 >>
-
Куркынычсыз юллар 04.12.2020 Мөндеш башлангыч мәктәбе укучылары бердәм рәвештә “Учи.ру “ платформасында барган «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары»милли проекты кысаларында үткәрелеп килүче “Куркынычсыз юллар” олимпиадасында катнаштылар. Аның максаты-укучыларның һәм ата-аналарының юл хәрәкәте иминлеге мәсьәләләрендә уяулыларын арттыру, юлларда үзеңне хәвефсез тоту кагыйдәләрен системага салу.

-
День Неизвестного солдата 02.12.2020

День Неизвестного солдата — памятная дата в России, с 2014 года отмечаемая ежегодно 3 декабря в память о российских и советских воинах, погибших в боевых действиях на территории страны или за её пределами. 5 классе был проведен классный час на тему "История дня Неизвестного солдата".
2014 нче елдан бирле безнең илдә Билгесез солдат көне билгеләп үтелә. 3 декабрь көнне без төрле сугышларда һәлак булган Россия һәм совет солдатларын искә алабыз. 5 класста бу истәлекле көн тарихына багышланган класс сәгате үткәрелде.
-
Котлыйбыз! 30.11.2020

Укучыларның җәмгыть белеме буенча Бөтенроссия олимпиадаларының муниципаль этабында призер булган 10 класс укучысы Сабирова А.ны котлыйбыз! Алдагы олимпиадаларда уңышлар телибез!
Поздравляем ученицу 10 класса Сабирову А., призера муниципального этапа Всероссийской олимпиады школьников по предмету обществознание. Молодец!
-
Әниләр көне 28.11.2020 Әниләр көне уңаеннан, Мөндеш башлангыч мәктәбендә “Көннең яктылыгы-кояшта,күкнең матурлыгы-йолдызларда,җир йөзенең гүзәллеге-хатын-кызларда” дигән темага видеоязма әзерләп әниләргә тәкъдим ителде. Укучылар әниләренә карата мәхәббәт һәм рәхмәт хисләрен белдерү өчен иң матур шигырьләрен, җырларын юлладылар.

-
Син Россияне беләсеңме? 26.11.2020

5 класста "Син Россияне беләсеңме?" темасына викторина үткәрелде. Укучылар илебезнең тарихы, традицияләре, бәйрәмнәре турында белемнәрен ныгыттылар.
В 5 классе была проведена викторина на тему "Знаешь ли ты Россию?". Ребята закрепили свои знания об истории, традициях и праздниках нашей страны.
-
День словаря 21.11.2020

22 ноября, в день рождения русского писателя, этнографа, лексикографа В.И.Даля, отмечается уже ставший традиционным праздник русской словесности - День словаря. По этому случаю учителя русского языка Шакирова Г.К. и Тухбатуллина Л.Х. с учащимися 6 , 7 классов провели внеклассное мероприятие.
22 нче ноябрь рус язучысы, этнографы, лексикографы В.И. Дальнең туган көне уңаеннан, Сүзлек көне буларак билгеләп үтелә. Шул унайдан рус теле укытучылары Г.К.Шакирова, Л.Х.Төхбәтуллина 6 нчы, 7 нче класс укучылары белән класстан тыш чара уздырдылар.
-
“Яшь табигатьне саклаучылар-2020 " бөтенроссия дәресе 20.11.2020 Әйләнә-тирә мохитнең – һава, җир һәм сулыкларның пычрануы, табигый байлыкларның кимүе кешелек җәмгыяте алдына зур бурычлар куя. Мөндеш башлангыч укучылары “Яшь табигатьне саклаучылар-2020" бөтенроссия дәресенә кушылып, белән әлеге экологик проблемаларны чишү юлларын эзләделәр. Беренче чиратта үзебез яшәгән як табигатен белергә, аның байлыкларыннан дөрес файдаланырга һәм сакларга кирәклеген төшенделәр, сорауларга җавап эзләделәр. Экология проблемасының глобаль проблема булып, аның үзебез яши торган урында да чагылуы педагогларда да борчылу тудыра hәм төрле педагогик эшчәнлеккә этәрә. Экологик аңлылык, фикерләү дәрәҗәсе, культуралылык – болар килеп туган хәлдән чыгуның бердәнбер юлы. Ә моңа балаларга кече яшьтән экологик тәрбия биреп кенә ирешергә мөмкин. Табигатьне күзәтү, аны өйрәнү, сакларга омтылу – балаларның рухи дөньясын баета, уйларга өйрәтә. Мәктәптә экологик тәрбия биреп, ата-аналар тарафыннан ярдәм, алар белән аңлашып эшләү булмаса, уңай нәтиҗәләргә ирешеп булмый. Шуның өчен, иң беренче чиратта, табигатьне саклау, яклау үрнәкләрен без - зурлар үзебез күрсәтергә тиеш.

-
Юлда сак булыгыз! 19.11.2020 Мөндеш башлангыч мәктәбенең 2 г нче сыйныф укучылары белән юл йөрү кагыйдәләре, хәрәкәт иминлеге турында әңгәмә үткәрелде. Укучылар бу темага карата рәсемнәр һәм эшләнмәләр әзерләделәр. Юл йөрү билгеләре, светофор турындагы табышмакларның җавапларын әйттеләр. Юлда сак булуның әһәмияте турында нәтиҗә ясалды.

-
“Бердәм юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” көне 19.11.2020 18 нче ноябрь-- юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне. Шул уңайдан, Мөндеш башлангыч мәктәбенендә “Бердәм юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” көне үтте. Укучылар әлеге темага карата рәсемнәр ясадылар,презентация карап, фикер алыштылар. Юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын, аларның тормышлары нинди фаҗигале рәвештә өзелүен искә алып, укучыларга юлда үз-үзеңне тотуга җаваплы карашның мөһимлеге турында тагын бер кат аңлатылды.Әйе,дөрестән дә мондый чаралар юл хәрәкәте иминлегенең никадәр әһәмиятле булуын, һәлакәтләрнең нинди аяныч нәтиҗәләргә китерә алуын җитди рәвештә аңлау өчен кирәк. Юл – уен мәйданы түгел, ул аеруча да игътибар һәм саклык таләп итә!

-
Котлыйбыз! 18.11.2020 "Медиатолерантность"-фәнни-гамәли мәкаләләр регионара конкурсның муниципаль этабында җиңүче булган тарих укытучысы Закирова Л.Ә.не котлыйбыз!









