Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 131 ) 132 133 134 135 136 137 138 139 140 >>
-
Поздравляем! 16.02.2021

Ученица 11 класса МБОУ "Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова" Гатиятуллина Аделина стала призёром заключительного этапа Республиканской олимпиады школьников по русскому языку. Поздравляем Аделину и её педагога Тухбатуллину Л.Х. с достойной победой!
-
«Жить помня о корнях своих…» 15.02.2021 Станцией туризма и экскурсий города Нижнекамска в феврале 2021 года была проведена IХ Республиканская конференция исследовательских краеведческих работ «Жить помня о корнях своих…». Наши обучающиеся активно участвовали в работе конференции. В номинации «Видеоролики» ученица 10 класса Сабирова Азалия заняла II место, (руководитель Закирова Л.А.). Поздравляем!

-
Герой шагыйрь Муса Җәлил туган көн 15.02.2021

15 нче февраль - татар халкының бөек улы, герой шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. Бик күп еллар үтелсә дә, шагыйрьнең батырлыгы онытылмый, шигырьләре дөнья сәхнәсендә яңгырый. Бүген Түбән Мәтәскә урта мәктәбендә, Муса Җәлилине искә алу максатыннан, “Хәтер дәресләре” үткәрелде. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Габдрахманова Н.Ш. викторина үткәрде, шагыйрьнең батырлыгы турында сөйләде, аның шигырьләре укылды, җырлар тыңланды. Муса Җәлил җирдә аз яшәде Күпне күрде, күпне кичерде! Йөрәк утын сүнмәс ялкын итеп, Мәңге сүнмәс җырга күчерде. Син күрсәттең, Муса, үзең теләп, Матурлыкның ничек туганын. Син күрсәттең безгә үзең эшләп, Батырлыкның ничек булганын.
-
Котлыйбыз! 12.02.2021 Район беренчелегенә оештырылган кышкы, чаңгы туризмы ярышларында шәхси беренчелектә икенче урын алган 5 класс укучысы Зарипова Ә.не, 6 класс укучысы Гайнетдинов А.ны (тренерлары Җәләлиев И.И.) котлыйбыз! Алдагы ярышларда уңышлар телибез!

-
"Математика фәне Г. Тукай әкиятләрендә" 11.02.2021 Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы, бөек шагыйребез Габдулла Тукайга 135 ел тулу уңаеннан математика укытучысы Мортазина Гөлгенә Рүзәл кызы 5 нче класс укучылары белән "Математика фәне Г. Тукай әкиятләрендә" дигән темага класстан тыш чара уздырды. Бу чара вакытында укучылар шагыйрьнең әкиятләренә багышланган мәсьәләләр чиште.

-
2021 ел – Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы 10.02.2021 Шул уңайдан мәктәбебездә төрле чаралар, тәрбия сәгатьләре үткәрү дәвам итә. Туган телгә мәхәббәт, ихтирам тәрбияләүдә шагыйрь һәм язучыларның әсәрләре, аларның шәхси тәҗрибәләре укучылар өчен үрнәк булып тора. Арча районында туып, тормышта үз юлларын тапкан бик күп шагыйрь һәм язучыларыбыз бар безнең. Алар белән танышуны дәвам итеп, бүген татар теле һәм әдәбияты укытучысы Габдрахманова Наилә Шайнур кызы 10 нчы сыйныфта “Мин тормышны яраттым” исемле шагыйрь, прозаик, әдәби тәнкыйтьче, филология фәннәре кандидаты, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты Хәнәфи Бәдигыйның тууына 80 ел тулу уңаеннан тәрбия сәгате үткәрде. Ул якташыбызның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды, туган ягына, туган теленә багышлаган шигырьләрен укыды. И туган тел, и матур тел, саф тел! Татарга кадерле нәфис гөл! Дәүләт теле – туган телебез! Шуны белсен туган илебез! Син – мәктәп-мәгариф, динебез! Ике дәүләт теле бертигез.

-
Татар халык уеннары 09.02.2021 Татар халык уеннары аша укучыларда житезлек, тырышлык, түземлелек, гаделлек, үзара дуслык хисләре тәрбияләү максатыннан, озынайтылган көн төркемендә тәрбияләнүче укучылар бик күп төрле милли уеннар уйныйлар.

-
"Мин Арча баласы" проекты 08.02.2021

“Казан арты” музеенда узган елның июль аенда башланган "Мин Арча баласы" проекты җиңүчеләре бүләкләнде. Арча укучылар сарае оештырып, берничә номинациядә барган бу бәйгенең беренче этабына бүген нокта куелды. Туган авылы Казилегә багышланган видеоролик белән безнең мәктәпнең 10 класс укучысы Сабирова А. бу проектта катнашып район мәгариф идарәсенең Мактау Грамотасы белән бүләкләнде.
-
Котлыйбыз! 06.02.2021

Урта Курса мәктәбе спорт залында 2007, 2008 нче елгы малайлар арасында район беренчелегенә көрәш ярышлары булды. Үз үлчәүләрендә беренче урынны алган 7 класс укучысы Хөсәенов Кәримне, 6 класс укучысы Сәгъдиев Әлфисне котлыйбыз! Тренер Әскәров И.И. җитәкчелегендәге команда 3 урынга лаек булды. Молодцы!
-
Герой пионерлар 06.02.2021 Хәрби-патриотик тәрбия айлыгы кысаларында Мөндеш башлангыч мәктәбенең 1 нче сыйныф укучылары өчен герой пионерларга багышланган класс сәгате үтте. Әлеге чараның максаты үсеп яшь буынга Бөек Ватан сугышында катнашкан герой пионерлар, алар күрсәткән батырлыклар турында мәгълүмат биреп, батырлыкка рухландыру, батырлык турындагы мәкальләрнең мәгънәләрен аңлату, туган илгә мәхәббәт хисе булдыру. Сыйныф сәгате ахрында укучылардан “Без нинди батырлыклар эшли алабыз соң?” дигән сорауга җаваплар алынды.









