Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 127 128 129 ( 130 ) >>
-
Туган тел көне
22.02.2021
Кешенең беренче көннән үк туплый башлаган хәзинәсе - туган тел. Һәр милләт кешесе өчен иң матур, иң кадерле тел - үзенең туган теле. 21 нче февраль – Халыкара Туган тел көне. Шул уңайдан, Арча районы Д.Г. Хәкимов исемендәге Түбән Мәтәскә урта мәктәбенең 5 нче сыйныфында татар теле укытучысы Габдрахманова Н.Ш. “Тамчы-шоу” интеллектуаль уены үткәрде. Укучылар тел, әдәбият, Татарстан турындагы сорауларга җавап бирделәр. Үзләренең сәнгатьле уку күнекмәләрен, зирәклек, җитезлекләрен күрсәттеләр. Онытмагыз, бу дөньяда Иң зур бүләк бер генә - Көмеш чыңлы, талгын моңлы Газиз туган тел генә.
-
Котлыйбыз! 20.02.2021

Яшел Үзән шәһәрендә “Үз халкын таныткан татарлар” VI Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе булды. 9 класс укучысы Гыйлаҗиева Г. конференциянең “Минем кече Ватаным тарихы” секциясендә катнашып, II урынга лаек булды. Котлыйбыз!
-
Туган телем-газиз телем 20.02.2021

21 февраль - Халыкара туган тел көне уңаеннан Мөндеш башлангыч мәктәбендә "Туган телем- газиз телем" исеме астында КВН үткәрелде.Укучылар “Тартыклар”, “Сузыклар” командасына бүленеп көч сынаштылар. КВН Туган телгә- ана телебезгә мәхәббәт тәрбияләү, халкыбызның бай, рухи мирасын барлау максатыннан үткәрелде. Балалар бу кичәдә телебезнең байлыгын, кыйммәтен, матурлыгын танып,балалар фольклорының үрнәкләрен укып күрсәттеләр, табышмакларга җаваплар таптылар, мәкальләрнең дәвамын әйтеп бетерделәр, җырлы-биюле уенда катнаштылар.
-
Югала баручы телләр 19.02.2021

21 февральдә дөньякүләм туган тел көне билгеләп үтелә. ЮНЕСКО тарафыннан игълан ителгән әлеге халыкара бәйрәм дөньядагы телләрне саклау, аларны киләчәк буынга исән-имин җиткерү макстатыннан оешты. Бүгенге көндә галимнәр Җир шарында 7 меңнән артык тел булуын әйтәләр. Һичшиксез, алар арасында миллиардлаган аралашучы һәм шул ук вакытта бер дистә кеше сөйләшә торган телләр дә бар. 5 класс укучылары тарих укытучысы Закирова Л.Ә. белән "Югала баручы телләр" фильмын карадылар. Соңыннан туган телебезне ни өчен сакларга кирәклеге турында әңгәмә үткәрелде.
-
Котлыйбыз! 19.02.2021 Башлангыч сыйныф укытучысы Шиһабиева Лилия Рәфкать кызы, "Туган телеңне өйрән һәм ярат" шигырь укучылар бәйгесендә катнашып, 2 нче урын яулады.

-
Поздравляем! 18.02.2021 Ученица 9 класса МБОУ "Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова" Гилязиева Гузель стала призёром заключительного этапа Республиканской олимпиады школьников по литературе. Поздравляем Гузель с достойной победой!

-
Музейда 17.02.2021 Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан 8 класс җитәкчесе Маннанова Л.Р. мәктәпнең этнографик музеенда класс сәгате уздырды. Укучыларны татар халкының яшәеше, милли үзенчәлекләре белән якыннанрак таныштырды. Биредә милләтебезнең милли йөзен билгеләүче, халкыбызның үткәнен, гореф-гадәтләрең, хезмәтен чагылдыручы материаллар тупланган. Милли йөзебез авылларда яшәүче өлкән буын кешеләрендә сакланган предметларны музейда күреп була. Шуңа күрә дә сәке, чабагач, күмер үтүге кебек әйберләр балаларда кызыксыну уятты. Телебезне, милләтебезне саклап калуда мәктәп музее зур роль уйный.

-
Поздравляем! 17.02.2021

Учащиеся 5 класса приняли участие в международной дистанционной олимпиаде по математике “Пятью пять –Зима 2021” (руководитель Муртазина Г.Р.) и заняли призовые места. Хайрутдинов Б. и Харрасова Г. – 2 место, Низамиева А. – 3 место, Харрасова Г. Поздравляем!
-
Бездә кышлаучы кошлар 16.02.2021 Мөндеш башлангыч мәктәбендә Татарстан Республикасының Биологик байлыклар буенча дәүләт комитеты “Ашыт” дәүләт табигать сакланышы белгече Абдрахманова Гөлнара Ильясовна белән берлектә “Бездә кышлаучы кошлар” темасына багышланган “Могҗизалар кыры” интеллектуаль уены үтте. Әлеге чараның максаты-укучыларның кошлар турында булган белемнәрне арттыру, бездә кышлаучы кошларны танырга өйрәнү, эзлекле һәм мөстәкыйль фикерләү, күзәтүчәнлекне үстерү, кечкенә дусларыбызга карата кызыксыну, кайгыртучанлык, сакчыл караш тәрбияләү. Чара барышында Гөлнара Ильясовна укучыларга аеруча саклауга мохтаҗ табигый территорияләр – «Ашыт» тыюлыгы, туган ягыбызның хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы турында сөйләде. Укучылар белгечнең чыгышын кызыксынып тыңладылар, сораулар бирделәр. Уен җыр, шигырь, бию белән барды. Катнашучы укучыларның берсе дә сынатмады. Җиңүче бер генә булырга тиеш. Ул -2 нче сыйныф укучысы Туюрова Айлинә. Әлеге чара 19 нчы февраль- орнитология көне якынлашып килү уңаеннан да үтемле, тәрбияви яктан файдалы булды. Ахырдан чарада катнашкан һәр укучыга Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты грамоталары һәм бүләкләр тапшырылды.

-
“Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел“ 16.02.2021 Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан Шакирова Гүзәлия Камил кызы 7 нче сыйныф укучылары белән тәрбия сәгатендә “Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел“ дигән темага интеллектуаль бәйге уздырды. Укучылар туган тел, аның әдәбияты, мәдәнияте турында булган сорауларга җавап бирделәр. Бәйге барышында укучылар: “ Туган телен кадерләгән кеше кадерле була. Туган телне, туган җирне яратырга кирәк”,-дигән фикергә килделәр.









