Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 131 ( 132 ) 133 134 135 136 137 138 139 140 >>
-
Туган тел 05.02.2021 Рөстәм Миңнеханов 2021 елны "Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы", дип игълан итте. 1 нче класс укучылары белән шушы темага класс сәгате үткәрелде. Укучыларга туган телнең әһәмияте, телне сакларга кирәклеге аңлатылды. Бергәләп табышмакларга җаваплар таптылар, мәкальләрнең дәвамын әйттеләр, туган тел турында шигырьләр укыдылар. Ахырдан класс сәгате "Туган тел" җыры белән тәмамланды.

-
"СОЛДАТКА ХАТ" 05.02.2021 Ватанны саклаучылар көне алдыннан мәктәптә «Солдатка хат" акциясе үткәрелде. Балаларга хәзер Россия армиясе сафларында хезмәт итүчеләргә хатлар язарга тәкъдим ителде. 7 нче сыйныф укучылары тарафыннан хатлар язылды, рәсемнәр ясалды һәм 2 хәрби часть адреслары буенча җибәрелде.

-
Татар халкының милли ризыклары тарихы 03.02.2021 Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, мәктәптә укучылар белән кызыклы чаралар үткәрү дәвам итә. Бүген 4 а классы укучылары белән “Татар халкының милли ризыклары тарихы” темасына кызыклы уен-дәрес үткәрелде. Сыйныф җитәкчесе Йосыпова Р.К. укучыларга татар халкын бик борынгыдан аш-су әзерләргә оста булуларын, тәмле ризыклар әзерләүләрен, милли ашларның үзенчәлеге, аш-су осталарының әледән-әле төрле ашамлыклар уйлап табуларын әйтеп үтте. Укучылар да милли ризыклар турындагы белемнәрен күрсәттеләр, үзләренең иң яраткан ризыклары турында кыскача сөйләп үттеләр, кроссвордлар чиштеләр, табышмакларга җаваплар таптылар. Алар татар ашларының күптөрле булуына тагын бер кат инандылар. Милли ризыклар туган телебезнең, милләтебезнең данын еракларга таратучы да булып торуы турында әйтелде. Татар ашларын татарлар гына түгел, чит илләрдә дә яратып ашауларын, ул шул ук вакытта төрле милләт халыкларын якынайтучы һәм берләштереп торуы турында әйтеп нәтиҗә ясалды. Чара кызыклы һәм мавыктыргыч булды.

- Поздравляем! 02.02.2021 Ученик 2 класса, Шайхиев Инсаф, занял 3 место в личном Первенстве по спортивному туризму (залингу) среди обучающихся образовательных учреждений Арского муниципального района. Тренер: Фахриев И. М.
- "Габдулла Тукай геройлары минем янәшәмдә" 02.02.2021 2021 нче ел - Татарстан Республикасында Туган тел һәм Халыклар бердәмлеге елы, Г. Тукайның 135 еллык юбилее уңаеннан, 1 нче февральдән - 28 нче февральгә кадәр, мәктәп укучылары өчен "Габдулла Тукай геройлары минем янәшәмдә" дип исемләнгән районкүләм проект оештырыла. Шушы проектта безнең мәктәп укучылары да актив катнаша. 1 нче сыйныф укучысы Йосыпов Ислам. Габдулла Тукай "Кызыклы шәкерт".
-
2 февраль - Россиядә Хәрби дан көне 02.02.2021

2 февраль - Россиядә Хәрби дан көне, немец-фашист гаскәрләрен Сталинград шәһәре янында тар-мар иткән көн. Сталинград көрәше 1942 елның 17 июлендә башлана. Ул икенче Бөтендөнья сугышында борылыш ясый. Әлеге көрәш барышында совет армиясе гитлер Германиясе гаскәрләрен тулысынча туктата. Хәрби дан көне уңаеннан классларда тәрбия сәгатьләре үтте.
-
Хәрби-патриотик тәрбия айлыгы 01.02.2021

Февраль ае мәктәптә хәрби-патриотик тәрбия айлыгы дип игълан ителде.
-
“Туган як” түгәрәге 01.02.2021

Бүген “Туган як” түгәрәгенә йөрүче укучылар, “Туган тел һәм халыклар бердәмлеге елы” уңаеннан мәктәпнең элеккеге татар теле укытучылары белән танышуны башлап җибәрделәр. Күпербаш мәктәбендә сугыштан соңгы чорда татар теле укытучысы булып Фазылҗанов Габделхак Фазылҗан улы эшләгән. Ул “Әдәбият” түгәрәге дә оештырган. Укучылар иҗатын “Әдәби альманах” исеме астында китапчык итеп ясаган. Бу китапчык 1953-1954 нче уку елында тупланган. Альманах белән тулырак мәктәп музее сайтында танышырга мөмкин. ССЫЛКА: https://nmsosh.wixsite.com/meteskimuzei/kopiya-m-kt-p-ya-alyklary
-
Китапханәдә күргәзмә 29.01.2021 Китапханәдә Халыкара туган тел елына багышланган «Туган телем - күңел теле " дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Туган тел-ул үткән һәм киләчәк арасындагы бәйләнеш. Без анда балачактан ук сөйләшәбез. Балачакта ук Туган тел безгә дөньяны танып белергә ярдәм итә. Телсез җәмгыять яши һәм үсә алмый, чөнки ул кешеләргә фикер алышырга, үз хисләрен белдерергә, рухи кыйммәтләр тудырырга ярдәм итә. Тел-халык характеры, аның хәтер тарихы һәм рухи көче. Анда халыкның гореф-гадәтләре, көнкүреше, акылы, тәҗрибәсе һәм матурлыгы чагылдырыла.

-
Круглый стол 29.01.2021

Тимербаева Л.Р., учитель искусства МБОУ "Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г. Хакимова" Арского МР РТ приняла участие в круглом столе "Обучение и воспитание детей на основе историко-культурных традиций народов Республики Татарстана" ГАОУ ДПО"Институт развития образования РТ" совместно с МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" РТ








