Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокишитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Яңа Кишет төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422034, РТ, Арский район, с. Новый Кишит, ул. Новая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-54-07 |
| E-Mail: | Snks.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новокишитская ООШ" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Минзянов Фарсель Марселович |
| Год основания учреждения: | 1927 |
| У нас учатся: | 30 |
| У нас учат: | 15 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокишитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Яңа Кишет төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 157 158 159 ( 160 ) >>
-
"Минем әнием" рәсем конкурсы 24.11.2016

24нче ноябрь көнне 1-3 класс укучылары арасында "Минем әнием" рәсем конкурсы үткәрелде. Һәр бала үз күзәтүләреннән чыгып әниләрен төрле хезмәт вакытында сүрәтләде. Иң яхшы эшләр билгеләнде. Бер бала да бүләксез калмады.
-
Әниләр тәрбия сәгатендә. 24.11.2016

Мәктәбебез дә "Әниләр көне"нә багышланган кичәләр дәвам итә. 9 класс укучылары классташлары Динараның әнисен тәрбия сәгатенә кунакка чакырдылар. Гөлназ Рифатовна укучыларга үзенең мәктәп еллары турында сөйләде. Изге теләкләрен белдерде.
-
"За мир без наркотиков" 23.11.2016

Ученики 8 класса выпускали газету – плакат на тему :»За мир без наркотиков»
Почти каждый слышал о том, что наркотики - это зло. И, тем не менее, число тех, кто попадает в паутину этого зла, стремительно растет. Почему? Видимо понимание того, чем именно вредны наркотики, как они калечат человека и всю его жизнь, есть не у всех.
Их цель сегодня – помочь себе, другу осознать эту опасность. Каждый на лепестке ромашки напишет выражение по теме. После мы соберем ромашку. Пусть каждый запомнит свою фразу, и каждый день будет читать фразы друзей на плакате. Пусть эти фразы будут девизом нашего будущего.
-
"Зәһәр агу" темасына тәрбия сәгате 22.11.2016

22 ноябрь көнне, биология укытучысы М.Р. Сәләхиева, 5-9 класс кукчылары өчен "Зәһәр агу" темасына тәрбия сәгате үткәрде. Тәр
бия сәгатенең максаты:
- укучыларны наркотикларның "зәһәр агу" булуы, аның барлыкка килү тарихы белән таныштыру;
-авыруның асылын ачу, килеп чыгу һәм таралу сәбәпләрен аңлату;
- укучыларның үз - үзләренә, яшьтәшләренә, әйләнә - тирәгә кызыксыну тәрбияләү;
- укучыларны әлеге куркыныч чирдән кисәтү һәм балаларда сәламәт яшәү рәвеше формалаштыру.
Тәрбия сәгатендә укытучы наркотикларның баш миенә, сулау органнарына, ашкайнату һәм нерв системасына, нәселдәнлеккә зыян салуы турында аңлатты. Ә 9 класс укучылары, наркотикларның ни өчен барлыкка килүе турында сөйләделәр. Тәрбия сәгате бик эчтәлекле үтте. -
Воспитательный час "Мы против наркотиков"
18.11.2016
Габдрахманова Н.Ш. в 8 классе провела воспитательный час на тему "Мы против наркотиков". Целью воспитательного часа была способствовать формированию знаний о вреде наркомании, росту самосознания и самооценки подростков.
-
"Это должен знать каждый!"
17.11.2016
"Это должен знать каждый!"В рамках проведения Всероссийской антинаркотической акции «Сообщи, где торгуют смертью» в нашей школе прошла акция «Это должен знать каждый!». Участники антинаркотического проекта "SaMoSтоятельные дети" отряда "КоSмоS" провели мероприятие о вреде психотропных веществ, раздавали учащимся памятки с информацией о контактных телефонах дежурной части и детского «телефона доверия», по которым можно сообщить о совершенном, совершаемом преступлении в сфере незаконного оборота наркотиков, получить информацию о реабилитации.
-
"Наркотикларга урын юк" темасына тәрбия сәгате
16.11.2016
Бүген, ягъни 16 нчы ноябрь көнне, 9 класс укучылары белән "Наркотикларга урын юк" темасына тәрбия сәгате үткәрелде. Иң беренче укучылар сәламәт яшәү рәвеше турында сөйләштеләр. Ә аннары илебездәге кимчелекләр, аларны булдырмый калу юлларын ачыкларга тырыштылар. Наркотикларның яшүсмер тормышына зур зыян китерүе турында әңгәмә алып бардылар. Бүгенге тәрбия сәгате бер укучыны да гамьсез калдырмады
-
Ата-аналар җыелышы 15.11.2016

Бүген мәктәптә ата-аналар җыелышы узды. Укучылар "Әниләр көне"нә багышланган бәйрәм концерты күрсәттеләр. Җыелышның икенче өлешендә 1 чирек уку нәтиҗәләре белән укыту эшләре буенча директор урынбасары Галимзянова Л.Б. таныштырды. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары тэрбия эшенә анализ ясады. Сөйләшүләр классларда класс җитәкчеләре белән дәвам итте.
-
“Үлемне кайда сатуларын хәбәр ит!”акциясе 14.11.2016

14 нче ноябрь көнне Россия күләмендә наркотикларга каршы "Үлем кайда сатулаын хәбәр ит!" акциясе башлады. Акция буенча план нигезендә мәктәптә эш алып барыла.
-
Педагог-оештыручылар Яңа Кишет төп гомуми белем мәктәбе базасында тәҗрибә уртаклашты 11.11.2016

11 нче ноябрь көнне Республикабызның төрле районнарыннан Арча педагогия көллиятенә курска җыелган бертөркем педагог-оештыручылар Яңа Кишет төп гомуми белем мәктәбе базасында тәҗрибә уртаклашты. Әлеге очрашу “Яшь буынга тәрбия бирүдә педагог-оештыручының роле” темасы астында узды. Алар мәктәптә тәрбия эшенең торышы һәм балалар оешмасы эшчәнлеге турында тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Г. Р. Сабирҗанова, педагог-оештыручы А. М. Җамалиева чыгышларын тыңладылар. Килгән педагог-оештыручыларга “Укучылар гына түгел, без хәзер – Карлыгачлар!” исемле икенче сыйныф укучыларын Карлыгачлар сафына кабул итү кичәсе күрсәтелде. (Оештыручылар: Җамалиева А. М. Гараева Г. И., Фазылҗанова Г. Н. Исламова И. Ә.) Педагог-оештыручы Альбина Минзия кызы варислар белән “Батырларның даны мәңгелек!” дигән темага дружина җыены үткәрде. Эшлекле сөйләшүләрдән соң “Әнием-иң кадерле кешем!” темасына бик эчтәлекле бәйрәм концерты куелды. (Оештыручылар: Н. Ш Габдрахманова, Г. Р. Сабирҗанова, А. Р. Сафиуллина)
Әлеге чарада катнашкан һәр педагог-оештыручы үз фикерен әйтте. Курс җитәкчесе Габидуллина Мәсхүдә Нәкыйп кызы әлеге тәҗрибә уртаклашуның бик кирәкле һәм файдалы булуын искәртте, олы рәхмәтен белдерде. Күп еллар балалар оешмалары белән эшләп, бүгенге көндә “Нур” телевидениесен җитәкләп баручы Зарипова Зөлфирә Мәннап кызы да мактау сүзләрен җиткерде, чыннан да, педагог-оештыручыларның тәрбия өлкәсендә роле зур булуын ассызыклады. Бу очрашу бик эшлекле төстә узды.















