Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокишитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Яңа Кишет төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422034, РТ, Арский район, с. Новый Кишит, ул. Новая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-54-07 |
| E-Mail: | Snks.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новокишитская ООШ" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Минзянов Фарсель Марселович |
| Год основания учреждения: | 1927 |
| У нас учатся: | 30 |
| У нас учат: | 15 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокишитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Яңа Кишет төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 151 ) 152 153 154 155 156 157 158 159 160 >>
-
8 МАРТ БЕЛӘН! 08.03.2017

Хөрмәтле хатын-кызлар!
Кояш нурларына, тамчылар чыңына төренеп март ае да килеп җитте. Табигатьнең язгы үзгәреш кичергән бер мәлендә без гүзәл затларыбызның иң күркәм бәйрәмен – 8 Март Халыкара хатын-кызлар көнен билгеләп үтәбез. Язгы кояш нурына күмелгән әлеге бәйрәмдә мәхәббәт, матурлык, ана назы, ягымлылык, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек, сабырлык, хатын-кызга ихтирам кебек мәңгелек кыйммәтләр чагылыш таба. Бу матур бәйрәм көнендә безнең ихлас котлауларыбызны кабул итегез.
Язгы гөрләвекләр сезнең тормышыгызга җылылык, саулык-сәламәтлек, эшегездә уңышлар, күңел тынычлыгы, күтәренке кәеф, бәхет алып килсен!
-
Бәйрәм кичәсе үтте. 07.03.2017

Мәктәбебезнең 5-6 класс укучылары 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм концерты күрсәттеләр. Кичәдә үзләренең матур җырлары, биюләре аша бәйрәм сәламнәре юлладылар. Әниләрне, хатын-кызларны данлаган шигырьләр тәкъдим иттеләр. Бәйрәм кичәсе эчтәлекле булды, күтәренке рухта үтте.
-
"Ягез әле, кызлар" бәйгесе 06.03.2017

7-8 класс кызлары арасында "Ягез әле, кызлар" бәйгесе үтте. Кызлар ике командага бүленеп җитезлектә, тапкырлыкта, осталыкта көч сынаштылар. Сорауларга җавап бирделәр, табын әзерләү этикасын искә төшерделәр, җыр-биюгә осталыкларын күрсәттеләр.
-
Всероссийский конкурс «Живая Классика» 05.03.2017

3 марта в здании АСО в Арске состоялся районный этап Всероссийского конкурса «Живая Классика» Из нашей школы в конкурсе приняли участие 2 участника: Сафиуллина Раиля (6 класс), Садыйкова Дина (7 класс). Обе участницы выступили хорошо. Сафиуллина Раиля стала активным участником конкурса и награждена Грамотой. Дина Садыйкова награждена Дипломом 3 степени. Поздравляем наших девочек
-
"Озын толым" бәйгесе 04.03.2017

Мәктәбебездә татар теле һәм әдәбияты укытучылары тарафыннан "Озын толым" бәйгесе булып үтте. Әлеге бәйгедә 5-9 нчы сыйныф кызлары көчләрен сынады. Алар һәр ярыш төрендә үз осталыкларын күрсәттеләр. Афәрин, кызлар! Кичә бик күңелле узды.
-
Татар әдәбиятыннан ачык дәрес 03.03.2017

Бүген татар теле һәм әдәбияты укытучысы Г. Р. Җәләлетдинова 5 нче сыйныфта татар әдәбиятыннан Ф. Яруллиннның "Кояштагы тап" темасына ачык дәрес уздырды. Дәрес бик эчтәлекле булды, тиешле югарылыкта үтте.
-
Мәктәптә чаңгы ярышлары. 01.03.2017

Мәктәбебез укучылар арасында чаңгы ярышлары узды. Ярышларда һәр укучы актив катнашты. 8 класс укучысы Сәләхиев И.И., 7 класс укучысы Шакиров И.И. яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.
-
"Подвиг Татарстанцев в годы Великой Отечественной войны". 25.02.2017

В 1-3 классе прошел классный час на тему "Подвиг Татарстанцев в годы Великой Отечественной войны". Познакомила героями Советского Союза Арского района.Рассказала о летчиках- бомбардировчиках,о подвигах простых солдат.
-
Хәрби-патриотик айлык. 24.02.2017

Хәрби-патриотик айлык кысаларында һәр класс "Минем әтием" темасына коллаж ясады. Укучылар әтиләренең хәрби хезмәттә булган вакытлары турында материал тупладылар, әңгәмәләр үткәрделәр, фотографияләрен тупладылар.
-
23 февраль - Ватанны саклаучылар көне 22.02.2017

Башлангыч класс укучылары 23 февраль - Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм концерты күрсәттеләр. Кичә матур җыр-биюләр, шигырьләр белән үрелеп барды. Авылдаш солдат-интерноционалистлар истәлекләре белән уртаклаштылар, укучыларга теләкләрен җиткерделәр.















