Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокишитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Яңа Кишет төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422034, РТ, Арский район, с. Новый Кишит, ул. Новая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-54-07 |
| E-Mail: | Snks.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новокишитская ООШ" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Минзянов Фарсель Марселович |
| Год основания учреждения: | 1927 |
| У нас учатся: | 30 |
| У нас учат: | 15 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокишитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Яңа Кишет төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 157 ( 158 ) 159 160 >>
-
Башлангыч класслар атналыгы 10.12.2016

Башлангыч класслар атналыгы кысаларында 9.12.2016 көнне 1-4 класс укучылары арасында шигырь конкурсы үткәрелде. 1 урынны - Әхмәдуллин И., 2 урынны - Шараков Р. һәм Сәләхиева А. алды. Калган укучылар 3 урынны бүлеште. Барлык укучылар да кыш турында шигырьләр ятлаган, конкурска ныгытып әзерләнгән.
-
Кояш Тимбикова исемендәге фәнни-гамәли конференция 09.12.2016

8 нче декабрь көнне Чистай шәһәрендә Кояш Тимбикова исемендәге межрегиональ фәнни-гамәли конференция үтте. Бу укуларда татар теле һәм әдәбияты укытучысы Җәләлетдинова Г.Р. җитәкчелегендә 8 нче класс укучысы Сабирҗанов С. катнашып 2 урынга лаек булды. Аларны уңышлары белән котлыйбыз!
-
"Батырлык дәресе" 09.12.2016

9 декабрь – Россиядә Ватан Геройлары көне буларак билгеләнеп үтә. 2007 елның 26 гыйнваренда Ватан Каһарманнары көне Русия Федерациясенең Федераль Мәҗлесенең Дәүләт думасы тарафыннан тәкъдим ителде. 2007 елның 21 февраленда депутатлар тәкъдиме Русия Федерациясенең Федераль Мәҗлесенең Федерация Шурасы тарафыннан уңай бәяләнде. 2007 елның 28 февралендә РФ Президенты фәрманы белән көченә керде. Шушы уңайдан тарих укытучысы Сабирҗанова Г.Р. "Батырлык дәресе" үткәрде. Укучылар батырлык төшенчәсенең мәгънәсен ачыкладылар, районыбызның, республикабызның геройларын искә төшерделәр.
-
Башлангыч класслар атналыгы. 07.12.2016

Башлангыч класслар атналыгы кысаларында «Карлыгач» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән берлектә “Табышмаклар кичәсе” үткәрелде. Балалар төрле кызыклы сорауларга җаваплар таптылар, табышмаклар әйтештеләр.
-
Мәрхәмәт - елмаюдан башлана" темасына тәрбия сәгате 06.12.2016

Башлангыч класслар атналыгы кысаларында 6 декабрь көнне 1-4 класс укучылары өчен "Мәрхәмәт - елмаюдан башлана" темасына тәрбия сәгате үткәрелде. Тәрбия сәгатен укытучы Гараева Г.И. үткәрде.
-
9 декабрь - Ватан геройлары көне 05.12.2016

9 декабрь - Ватан геройлары көне уңаеннан мәктәбебез укучылары Г. Сафиуллин музеенда очрашуда булды. Очрашуга Советлар Союзы Герое летчик-космонавт Анатолий Павлович Арцебарский килгән иде. Ул үзенең космоска очу тарихы, гаиләсе, "Алтын йолдыз" медаленә ничек ия булуы турында сөйләде. Укучыларның сорауларына җавап бирде, үз эшчәнлегендәге иң кызыклы вакыйгалары, космоста яшәү серләре белән уртаклашты. Укучыларга күп укырга, спорт белән шөгыльләнергә кирәклегенә басым ясады. Ә иң мөһиме туган илне яратырга, аңа лаеклы гражданин булып үсәргә кирәклекне аңлатты. Тирә-ягыбыздагы, якташ геройларыбыздан үрнәк алып яшәргә кушты.
-
Гаилә тәрбясе 05.12.2016

9 класс укучылары белән "Заманча һәм традицион гаилә кору", "Никахтагы ир - атның һәм хатын - кызның роле" дигән темаларга тәрбия сәгатьләре үтте. Тәрбия сәгатенең максаты, киләчәккә тәрбияле, ышанычлы, гаиләсен хөрмәт итә торган шәхес тәрбияләү.
Дәрестә һәрбер укучы үзе тәрбияләнгән гаиләдәге тәртипләрдән чыгып, бер - береңә булган ышаныч, мәхәббәт, татулык турында сөйләделәр. Хәзерге заманча өйләнешүләр, никах турында фикер алыштылар. Ә иң кызыклысы, киләчәктә үзләре төзегән гаиләне ничек күз алдына китерүләре, гаиләдә кем хуҗа булырга тиешлеге турында бәхәс алып барулары булды. -
3 декабрь - Билгесез солдатны искә көне 03.12.2016

3 декабрь көнне "Билгсез солдатны искә алу көне" билгеләп үтелде. Тарих укытучысы Сабирзянова Г.Р. бу көннең тарихы, аның әһәмияте турында сөйләде.
-
Эвакуация 03.12.2016

Пожар куркынычсызлыгы кысаларында мәктәптә эвакуация үткәрелде. Укучылар кагыйдәләрне искә төшерделәр.
-
Әйләнә-тирәне саклау безнең кулыбызда! 02.12.2016

1 класс укучылары әйләнә-тирә укытучысы Мостафина Г.Ә. белән агачларга өйдә ясап килгән җимлекләрен элделәр. Алар кошлар безнең дусларыбыз икәнен аңладылар, аларга кыш көне ярдәм итәргә кирәклеген белделәр. Киләчәктә дә җимлекләренә азык салып кошларны сыйлап торырга булдылар.















