Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Новокинерский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Яңа Кенәр балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен
Визитная карточка
| Адрес: | 422031, Республика Татарстан,Арский район, с.Новый Кинер, ул.Пионерская, д.10 |
| Телефон: | 8(843)-669-11-32 |
| E-Mail: | dsnkiner.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ"Новокинерский детский сад" |
| Руководитель: | Идиятуллина Ляля Фоатовна |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 67 воспитанникoв |
| У нас учат: | 10 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Новокинерский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Яңа Кенәр балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 ( 66 ) 67 68 69 70 >>
-
Иң кадерлеләребез.
07.03.2017
Уртанчылар төркеме балалары әниләрен һәм әбиләрен язның беренче бәйрәме Халыкара хатын-кызлар көне - 8 нче март белән тәбрик иттеләр.Әбиләренә, әниләренә багышлап шигырьләр сөйләделәр, җырладылар,әкиятне рольләргә бүлеп уйнадылар. Әниләрнең, әбиләрнең хөрмәткә лаек күркәм затлар булуын һәр кешенең күңеленә сеңдерделәр. Рәхмәт сезгә балалар. Бәйрәм белән , әниләр, әбиләр, кызлар!
-
Иң яратканым минем.
06.03.2017
Беренче кечкенәләр төркеме балалары әниләрен бәйрәм белән котлап чыгыш ясадылар. Бик матур шигырьләр, җырлар, биюләр белән әниләрен, әбиләрен сөендерделәр. Үз тырышлыклары белән ясаган рәсемнәрен әниләренә бүләк иттеләр. Бәйрәм бик күңелле үтте. Рәхмәт кечкенәләребезгә!
-
Бәйрәм белән, әнием!
06.03.2017
Зурлар төркеме балалары әниләрен котлап җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр. "Өч кыз" әкиятен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Безне якты дөньяга тудырган, кадерләп үстергән әниләребезне хөрмәт итеп яшәргә чакырдылар. Үз куллары белән ясаган чәчәкле чүлмәкләрен әниләренә бүләк иттеләр. Бәйрәмдә әниләр дә катнашты. Уеннар белән бергә үрелеп барган бәйрәм бик мавыктыргыч һәм күңелле булды. Бәйрәм балалар күңелендә озак сакланыр. Бәйрәм белән сезне әниләр, әбиләр һәм кызларыбыз!
-
Котлыйбыз!
03.03.2017
Район күләмендә оештырылган "Сөйкемле Шүрәле" конкурсына нәтиҗә ясалды. Яңа Кенәр балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар да актив катнашты. Аларга рәхмәтебезне белдерәбез һәм киләчәктә уңышлар телибез.
-
Котлыйбыз!
02.03.2017
Межрегиональный конкурс детского и юношеского творчества "Вдохновение"
Казан шәһәрендә "Вдохновение" балалар һәм яшьләр иҗат конкурсы булып узды. Яңа Кенәр балалар бакчасының мәктәп хәзерлек төркемендә тәрбияләнүче Нуриева Азалия (җитәкчесе: Нуриева Г.Ф) уңышлы чыгыш ясап, 3 нче дәрәҗә лауреат исеменә ия булды. Грамота белән бүләкләнде. Азалияне зур җиңүе белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Аңа киләчәктә уңышлар телибез.
-
Котлыйбыз! 01.03.2017

Яңа Кенәр балалар иҗат йортында район күләмендә үткәрелгән "Неопалимая купина" конкурсында актив катнашып, җиңүгә ирешкән балаларны чын күңелдән тәбрик итәбез. 1 урын-Муртазина Ильвина,(5 яшь), 2 нче урын- Хусаенова Айзилә(6 яшь), Шакирзянов Юсуф (5 яшь), Хакимзянова Адилә (3 яшь), Мухаметзянов Дияз һәм Мухаметзянов Раяз(3 яшь) Аларга ярдәм иткән тәрбиячеләргә, әти-әниләргә рәхмәтебезне белдерәбез. Уңышлар сезгә!
-
"Сөйкемле Шүрәле" конкурсы 28.02.2017

28 нче февраль көнне бакча күләмендә "Сөйкемле Шүрәле" конкурсы булды. Бу конкурста җиңгән кул эшләре район конкурсына озатылды. Бу бәйгедә катнашкан балаларга,ярдәм иткән әти-әниләргә зур рәхмәтебезне белдерәбез. Зур тырышлык куеп эшләнгән кул эшләребез район күләмендә уҗай бәяләнсен иде. Уңышлар сезгә конкурста катнашучылар.
-
Кояшлы ил, безнең ил.
22.02.2017
23 нче февраль - Ватанны саклаучылар көне. Икенче кечкенәләр төркеме бу матур бәйрәмгә бик җаваплы караганнар. Кечкенә генә булсалар да, шигырьләрен, җырларын, биюләрен чын ихлас күңелдән яраткан әтиләренә, бабайларына җиткерделәр, Балалар әтиләре белән уенда бик теләп катнаштылар. Күзләрендәге шатлык нурлары барлык йөзләргә дә таралды. Әтиләр уллары, кызлары белән горурланып утырдылар.Шатлык таратучы кечкенә дусларыбызга рәхмәт.
-
Үсеп кенә җитим әле, солдат булам үзем дә.
22.02.2017
Уртанчылар төркеме балалары "үсеп кенә җитим әле, солдат булам үзем дә" дип җырлап бәйрәмне башлап җибәрделәр. Безнең киләчәгебез алар кулында. Әтиләреннән үрнәк алып, ныгып, сәламәт булып үсеп җитсеннәр дә, безне, илебезне сакласыннар. Әтиләре янында аларның җылысын тоеп, кыю, батыр булып үссеннәр. Без аларга ышанабыз.Бүгенге бәйрәмдә алар үзләрен солдатларча тоттылар. Бәйрәм бик мавыктыргыч, эчтәлекле булды. Рәхмәт сезгә балалар.
-
23 нче февраль - Ватанны саклаучылар көне
21.02.2017
23 нче февраль - Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм кичәсендә мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары әтиләренә рәхмәтләрен шигырьләр, җырлар, биюләр аша җиткерделәр. Үз куллары белән эшләгән җилкәнле көймәне әтиләренә бүләк иттеләр. Әтиләре белән бергәләп ярыштылар. Йөзләрендә шатлык нурлары балкыса, күңелләрендә горурлык хисе уянды балаларның. Бәйрәм хатирәләре күңелләрдә озак сакланыр.



