Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Новокинерский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Яңа Кенәр балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен
Визитная карточка
| Адрес: | 422031, Республика Татарстан,Арский район, с.Новый Кинер, ул.Пионерская, д.10 |
| Телефон: | 8(843)-669-11-32 |
| E-Mail: | dsnkiner.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ"Новокинерский детский сад" |
| Руководитель: | Идиятуллина Ляля Фоатовна |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 67 воспитанникoв |
| У нас учат: | 10 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Новокинерский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Яңа Кенәр балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен - новости
Страницы: << ( 71 ) 72 73 74 75 76 77 78 79 80 >>
-
Яңа ел җитә. 14.12.2016

Һәр ел саен бакчабызның ишегалдын кар сыннары белән бизибез. Быел да кар сыннары ясау эшенә керештек. Балалар өчен матурлык тудыру бакча хезмәткәрләренең изге бурычы. Имин, матур тормыш алып кил син , Яңа ел.
-
Ел тәрбиячесе - 2017 13.12.2016

"Ел тәрбиячесе -2017" бәйгесенә тәкъдим ителгән тәрбиячебез Муртазина Рәмилә Ильдаровна район күләмендә ачык белем бирү эшчәнлеге күрсәтте.Тәрбияче балаларны шундый тиз үзенә җәлеп итте. Балалар әкият иленә кереп киткәннәрен сизми дә калдылар.Биремнәрне төгәл үтәп, үрдәк бәбкәсе Тимга ярдәм иттеләр. Бик күп белем һәм тәрбия багажы тупладылар. Бик күп тәҗрибәләр ясап, нәтиҗәләр чыгардылар. Тәрбиячебезгә алдагы конкурста уңышлар телибез
-
Бигрәк тәмле! 12.12.2016

Икенче кечкенәләр төркеме балалары табын янында үзләрен бик матур тоталар. Табын яны кагыйдәләрен тиешенчә үтиләр. Пешекче апаларга рәхмәтләрен әйтәләр.
Бигрәк тәмле ашыбыз,
Түкми-чәчми ашыйбыз.
-
Котлыйбыз! 08.12.2016

Мәктәп хәзерлек төркемендә тәрбияләнүче Сабирова Камилә район күләмендә оештырылган "Голосок" җыр конкурсында җиңү яулады.Камиләне конкурска музыка җитәкчесе Р.Г. Гайфуллина әзерләде. Камиләне зур уңышка ирешүе белән чын күңелдән котлыйбыз. Аңа киләчәктә дә зур уңышлар телибез!
-
Физик культура белем бирү эшчәнлеге 07.12.2016

Иң кечкенәләрнең икенче төркемендә хәрәкәтләрне үстерү белем бирү эшчәнлеге бара. Физик культура җитәкчесе иң кечкенәләребез белән дә уртак тел таба. Аларны һәрбер уенга җәлеп итә белә. Балалар бик теләп уйныйлар.
-
Шәфкать туташлары бакчада. 06.12.2016

Яңа Кенәр больницасыннан шәфкать туташлары килде. Балаларга прививка ясадылар.Ак халатлы апалар сәламәтлек сагында торалар. Рәхмәт аларга.
-
Әти-әниләрнең ярдәме. 05.12.2016

Бала тәрбияләүдә әти-әниләр белән тыгыз элемтәдә тору бик отышлы чара. Әти-әниләр балаларга уңайлы булсын өчен бик теләп булышалар. Аларның куллары алтын. Ниләр генә эшләмиләр алар. Иң кечкенәләрнең икенче төркеме балаларына нинди кызыклы, мавыктыргыч һәм файдалы методик ярдәмлек эшләп бирделәр алар. Балалар бик яратып уйныйлар. Бу тәрбиячеләре Фәттериева Н.С. ның фантазиясе һәм тырышлыгы.
-
Яңа ел бәйрәменә әзерлек башланды. 02.12.2016

Беренче кечкенәләр төркеме балалары белән Яңа ел бәйрәменә әзерлек башланды. Бик тырышып биюләр, җырлар өйрәнәләр.
-
Математика белем бирү эшчәнлеге 01.12.2016

Мәктәп хәзерлек төркемендә математикадан ачык белем бирү эшчәнлеге булды. Тәрбиячеләре Р.И.Муртазина балаларга мөстәкыйль эшләргә күбрәк мөмкинлек бирде.Уен аша белем бирү бик отышлы икәне ачык чагыла.Балалар бик яратып, бирелеп уйнадылар.Уенга мавыгып кушу алуга тигезлеккә гамәлләрне бик тиз чиштеләр.Йөзләрендә елмаю,шатлык. Уңышлар сезгә, балалар!
-
Кисеп ябыштыру белем бирү эшчәнлеге 30.11.2016

Уртанчылар төркеме балалары үзләренең кисеп ябыштыруга осталыкларын күрсәттеләр. Тәрбиячеләре Л.Н. Фазылзянова кайчы белән сак эш итәргә, төгәл эшләргә өйрәтә аларны. Балалар күңел биреп, тырышып эшлиләр.



