Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Новокинерский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Яңа Кенәр балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен
Визитная карточка
| Адрес: | 422031, Республика Татарстан,Арский район, с.Новый Кинер, ул.Пионерская, д.10 |
| Телефон: | 8(843)-669-11-32 |
| E-Mail: | dsnkiner.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ"Новокинерский детский сад" |
| Руководитель: | Идиятуллина Ляля Фоатовна |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 67 воспитанникoв |
| У нас учат: | 10 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Новокинерский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Яңа Кенәр балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 58 59 ( 60 ) >>
-
Хуш киләсең, Яңа ел! 26.12.2017

Бүгеннән безнең балалар бакчасында Яңа ел бәйрәмнәре башланып китте. Яңа ел – балалар зарыгып көткән иң могҗизалы, тылсымлы бәйрәмнәрнең берседер, мөгаен. Балалар Кыш бабай һәм Кар кызына матур шигырьләр сөйләделәр, чыршы тирәсендә яңа ел җырларын башкардылар. Кыш бабай беркемне дә бүләксез калдырмады, һәркем бәйрәм кичәсеннән күтәренке кәеф белән таралды.Бәйрәм иртәләре дәвам итә. Яңа елга санаулы сәгатьләр, минутлар гына калып бара. Эт елы барыбызга да исәнлек-саулык, бәхет һәм шатлык, куанычлы көннәр алып килсен!!!
-
Оста куллы тәрбиячеләребез. 25.12.2017

Бакчабызның тәрбиячеләре Яңа елга группаларны үзенчәлекле итеп бизиләр. Зурлар группасы тәрбиячесе Фазылҗанова Л.Н. тәрәзә төбендә дә кышкы әкияти шәһәр ясап куйган.
-
Яңа елны көткәндә. 21.12.2017

Бакчабыз мәйданчыгында кар сыннары ясап, матур итеп буяп та куйдык. Мәйданчыгыбыз тагын да матураеп, ямьләнеп китте. Сабыйларыбыз шатлансын дип тырыштык.
-
Котлыйбыз! 19.12.2017

"Голосок" район җыр конкурсында мәктәпкә хәзерлек төркеменнән Шакирова Ралинә 1нче дәрәҗә җиңүче дипломы белән бүләкләнде. Бу номерны әзерләүдә күп көч куйган музыка җитәкчесе Гайфуллина Рәмзия Гыйльмулловнаны һәм группа җитәкчеләре Хаҗиева Лилия Фәритовнаны чын күңелдән котлыйбыз һәм киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез.
-
18.12.2017

Бакчабызда Яңа Кенәр янгын сүндерү бүлеге җитәкчесе Хәниф Ахметов кунакта булып китте. Ул балаларга янгын куркынычсызлыгы турында искә төшерде.
-
Мастер-класслар конкурсында. 12.12.2017

Арча районының 10 нчы балалар бакчасында тәрбиячеләрнең мастер-класслар конкурсы узды. Безнең тәрбиячебез Самигуллина Гүзәл Муллахметовнаны "Иң үзенчәлекле" номинациясында җиңү яулавы белән котлыйбыз һәм иҗади уңышлар телибез!
-
Танып-белү белем эшчәнлегендә. 11.12.2017

Икенче кечкенәләр төркемендә танып-белү, әйләнә-тирә белән танышу белем эшчәнлегендә кар белән эксперемент.
-
06.12.2017

Бакчабыз группаларында Яңа ел бәйрәмнәренә әзерлек башланды.
-
05.12.2017

Бездә кунакта Әлмәтнең "Алинә" курчак театры.
-
Музыка шөгылендә. 29.11.2017

Беренче кечкенәләр төркеме балалары музыка белем эшчәнлегендә.



