МБДОУ «Муралинский детский сад "Арского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422027, Республика Татарстан, Арский район, с. Мурали, ул. Центральная, д. 45 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dsmurali.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Руководитель: | Туктарова Нурфия Радифовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 4 детей |
| У нас учат: | 1 педагог |
МБДОУ «Муралинский детский сад "Арского муниципального района РТ - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 ( 7 ) 8 9 10 >>
-
ЭкоВесна. 1 неделя - Помоги пернатым. 03.04.2025

ЭкоВесна 2025.
1 неделя "Помоги пернатым".
Балалар әти-әниләр белән берлектә матур сыерчык оялары ясап алып килделәр. Әлеге оялар бакча территориясенә эленде. -
2 апрель- балалар китабы көне. 02.04.2025

2 - апрель балалар китабы көне. Китап - киңәшче, ярдәмче,дөреслеккә юл күрсәтүче. Китап белән кызыксынган баланың зиһене арта, уйлау, фикерләү сәләте яхшыра. Бакчабызга китапханәче Гөлфинә апабыз килде. Ул балаларга берсеннән - берсе матур, кызыклы китаплар алып килгән. Алар бергәләп әкиятләр,шигырьләр укыдылар, китаптан рәсемнәр карадылар.Балаларга бик күңелле булды.
-
Табигатьне күзәтү. 28.03.2025

Табигатьттә яз! Язгы табигатьне күзәтү, яз турында сөйләшү, үзгәрешләр турында фикер алышу,. Табигатьнең матурлыгын күрә белергә өйрәтү.
-
Сәламәтлек - зур байлык. 26.03.2025

Сәламәтлек- зур байлык.Дару үләннәрен һәм шәхси гигиена предметларын билгеләү, истә калдыру
-
Рәсем дәресе. "Тал песие" ясау. 25.03.2025

Рәсем дәресе.
"Тал песие" ясау.
Максат: Туган як табигатенең матурлыгына соклану тәрбиялэү, табигатьнең бер фасылдан икенчегэ күчкәндәге үзенчәлекләрен ачыклау, язгы табигатьтәге үзгәрешләр турында фикер алышу, сөйләм телен үстерү. -
Чәчәк орлыклары утырту. 24.03.2025

Балаларга экологик тәрбия бирү мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора.
Бүген балалар чәчәк орлыклары утырттылар. Башта утырту өчен савытлар әзерләделәр, балчык тутырдылар, аннан орлыкларны чәчеп, су сиптеләр. Тәрәзә төбендә үсемлекләр үсешен күзәтү бик кызыклы һәм мавыктыргыч шөгыль. Аларның ничек үсүен күзәтү, аны өйрәнү, сакларга омтылу – балаларның рухи дөньясын баета, фикерләү сәләтен үстерә, табигатькә сакчыл караш тәрбияли, матурлыкны күрә белергә өйрәтә.
-
Нәүрүз бәйрәме мөбәрәк булсын! 21.03.2025

21 нче март - "Халыкара Нәүрүз көне".
Ач ишегең, керәбез,
Нәүрүз әйтә киләбез,
Хәер-дога кылабыз,
Аш-сый көтеп торабыз,
Нәүрүз мөбарәкбад!
Нәүрүз безнең эрага кадәр уздырылган. Нәүрүз сүзе "яңа көн" дигәнне аңлата.
Бәйрәмгә алдан ук әзерләнгәннәр. Нәүрүз бәйрәменә "карга боткасы" пешерәләр. Элек кешеләр табигатьнең уянуын кара каргалар килү белән бәйләгән, бәйрәм боткасын шул кошлар исеме белән атаганнар. Ботка пешерер өчен ярма, май, йомырканы балалар өйдән-өйгә кереп җыеп йөриләр. Аларны берәү дә буш кул белән чыгармый. Балалар өй янына килеп, җырлап, такмаклар әйтеп, хуҗаларга теләкләр телиләр. Җыйган әйберләрдән болында ботка пешерелә, шунда җырлыйлар, бииләр, кызыклы уеннар уйныйлар.Бүген без дә бакчада балалар белән "Нәүрүз" бәйрәме турында сөйләштек. Җырлар җырладык, биюләр биедек. Татар халкының матур уеннарын уйнадык. Бәйрәм балаларга бик ошады.
-
"Чишмә башы" газетасы, март №5 20.03.2025

Бакчабызда "Чишмә башы" дип аталган газетабызны чыгаруны дәвам итәбез. Март аенда 5 нче саны басылып чыкты.
Әлеге санны язның гүзәл бәйрәме - 8 нче март - Халыкара хатын-кызлар көненә, яраткан кадерле әниләребезгә багышладык. -
Туган ягыбызга сыерчыклар кайтканнар. 19.03.2025

Сыерчыклар килгәч (Д. Гарифуллин)
Яз җиткәнен белгәннәр,
Сыерчыклар килгәннәр,
Ояларны күргәннәр,
Сайлап-сайлап йөргәннәр.Мин ясаган ояны
Икесе бик яраткан.
Алмасын дип башкалар
Саклашалар чиратлап…Сәлам биреп аларга
Ерактан ук сызгырам.
Сәлам биреп алар да
Шундый итеп сызгыра:
Хәтта миннән уздыра. -
Рәсем дәресе. "Табигатьтә яз". 19.03.2025

Рәсем дәресе.
"Табигатьтә яз".Балаларны сәнгать төре буларак “пейзаж” белән таныштыру.
Язгы төсләр турында күзаллауларын баету, фантазияләрен үстерү. Дөрес, төгәл, пөхтә итеп рәсемли белергә өйрәтү.
Табигатьне ярату, табигатькә сак караш тәрбияләү. Рәсем сәнгатенә мәхәббәт уяту.









