МБДОУ «Муралинский детский сад "Арского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422027, Республика Татарстан, Арский район, с. Мурали, ул. Центральная, д. 45 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dsmurali.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Руководитель: | Туктарова Нурфия Радифовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 4 детей |
| У нас учат: | 1 педагог |
МБДОУ «Муралинский детский сад "Арского муниципального района РТ - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 ( 6 ) 7 8 9 10 >>
-
ЭкоВесна - 3 неделя. "Подари Земле сад" 15.04.2025

ЭкоВесна - 3 неделя.
"Подари Земле сад" акциясенә бакча мөдире Нурфия Радифовна кушыла.
-
Татар халкының милли уеннары. 14.04.2025

Туган телебезне саклау, аны үстерү өстендә гел эш алып барабыз. Халкыбызның уеннарын онытмыйбыз. Татар халык уены "Йөзек салыш".
-
12 нче апрель - Космонавтика көне. 11.04.2025

12 нче апрель - Космонавтика көне. Беренче космонавт Юрий Гагарин турында әңгәмә үткәрелде.
Пластилиннан космик корабль әвәләп ясалды. -
ЭкоВесна. "Батарейкалар җый - керпене саклап кал" 10.04.2025

ЭкоВесна 2025.
2 неделя "Мы за раздельный сбор"
"Батарейкаларны җый - керпене саклап кал" акциясендә дә балалар бик теләп катнашалар. Бер кечкенә ташланган батарея авыр металлар белән пычратып, туфракка, суга, табигатькә зур зыян китерергә мөмкин. Табигатьне саклау - безнең бурычыбыз. Без барыгызны да әлеге акциягә кушылырга чакырабыз.
-
ЭкоВесна. Макулатура җыю. 09.04.2025

ЭкоВесна 2025.
2 неделя "Мы за раздельный сбор"
Елдан-ел кәгазьгә ихтыяҗ арта, ә агач запасы кими. Урманнарны кисү киң таралган экологик проблемаларның берсе булып тора. Урман массивларын макулатура җыю хисабына саклап калырга мөмкин. Балалар әти-әниләр белән берлектә макулатура тапшыруда актив катнаштылар.
-
ЭкоВесна. Икенчел чималдан шәмнәр ясау. 08.04.2025

ЭкоВесна 2025.
2 неделя "Мы за раздельный сбор"Икенчел чималдан шәмнәр ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Балалар окоп шәмнәренең тарихы, аларның сугыш чорындагы әһәмияте белән таныштылар. Әйләнә-тирә мөхиткә сакчыл караш көннән-көн актуальләшә бара. Икенчел чималдан шәмнәр ясау буенча мастер-класс табигатьне саклауга үз өлешебезне кертергә ярдәм итә.
-
Сәламәтлек көне. 07.04.2025

7 нче апрель - Бөтендөнья сәламәтлек көне. "Сәламәт тәндә - сәламәт акыл". Сәламәтлек - безнең иң зур байлыгыбыз. Шуңа күрә барыбыз да үз сәламәтлегебез турында кайгыртырга тиеш. Бакчабызда да бу турыда онытмыйбыз. Иртәнге зарядка, физкультура дәресләре үтә. Дәресләр арасында физкультминуткаларны балалар бик яратып башкаралар.
-
Солдат абыйга рәсем. 07.04.2025

Хәзерге вакытта хәрби махсус операциядә катнашучы ир- егетләребезгә рәсем ясадык; хәрби техника атамаларын истә калдыру һәм бу сүзләрне сәйләмдә кулланырга өйрәтү.
-
Яз өмә. 04.04.2025

Язгы өмә. яз табигатьнең уяну вакыты гына түгел, ә чисталык тәртип урнаштыру вакыты. бүген без бакча хезмәткәрләре белән ишегалдында чисталык урнаштырдык.
-
Саф һава - тәнгә дәва. 03.04.2025

Балаларда сәламәтлек, сәламәт кеше төшенчәсе булдыру, үзенең сәламәтлеген сакларга теләк тудыру; балаларга сәламәт яшәү рәвешенә аңлы караш булдыру, сәламәтяшәү омтылышы уяту.









