МБДОУ «Муралинский детский сад "Арского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422027, Республика Татарстан, Арский район, с. Мурали, ул. Центральная, д. 45 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dsmurali.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Руководитель: | Туктарова Нурфия Радифовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 4 детей |
| У нас учат: | 1 педагог |
МБДОУ «Муралинский детский сад "Арского муниципального района РТ - новости
Страницы: 1 ( 2 ) 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Яшелчә салынган кәрзиннәр ясау 04.09.2026

Бүген бакча балалары яшелчәләр белән җиләк-җимешләрне аера белергә өйрәнделәр. Аларның татарча һәм русча әйтелешләрен истә калдыру өстендә эшләделәр. Пластилиннан яшелчәләр салынган кәрзин әвәләп ясадылар.
-
Чишмәләр - табигатьнең байлыгы 03.09.2026

Бүген балалар белән Галия чишмәсенең башланган урынын карарга бардык. Балалар зур кызыксыну белән чишмәдәге су тавышын тыңладылар. Чишмәләрне саклау, аларны чистарту турында әңгәмә үткәрелде.
-
Белем бәйрәме белән! 01.09.2026

Барыгызны да 1 сентябрь – Белем бәйрәме белән котлыйбыз. Эшегездә һәм укуыгызда зур уңышлар, яңадан-яңа үрләр, нык сәламәтлек телибез. Белем дигән могҗизалы илнең ишекләре сезнең өчен киң ачылсын, яңа уку елы күңелегездә матур хатирә булып уелып калсын! Хәерле имин сәгатьләрдә!
-
Әвәләп ясау: " Керпекәй" 08.12.2025

Әвәләп ясаганда, табигый материал (көнбагыш орлыклары) кулланырга өйрәтү,әвәләп ясауны тәгәрәтү, җәю,сузу (борыны), бармак башлары белән чеметеп кую (тәпиләре) алымнарын ныгыту, балаларда хайваннарга кайгыртучанлык мөнәсәбәт тәрбияләү.
-
Сюжетлы- рольле уеннар.Савыт -саба кибете 05.12.2025

Балаларның күзәтүчәнлекләрен , логик фикерләү сәлатен, диалогик һәм монологик сөйләмен үстерү,савыт-сабалар кибете турында белемнәрен тулыландыру, тәрбияче үрнәгендә кечкенә хикәяләр төзеп сөйләргә өйрәтү
-
Лего ,конструкторлар белән эш. 03.12.2025

Фигураны төрле төстәге леголардан кулланып төзү.Детальлләрне дөрес урнаштырырга өйрәтү,фикер йөртү,сөйләү кунекмәләрен үстерү.
-
Сөйләм үстерү эшчәнлеге. 01.12.2025

Балаларны тәрбияче сорауларына җавап бирүне дәвам итү,сүзләрдә ,җөмләләрдә дөрес һәм ачык әйтүләренә ирешү; аваз ияртемнәрен кабатлаганда, тавыш көчен җайлый белүдә күнектерү.Игътибарны, кабул итү сәләтен, тәрбияче күрсәтмәләрен үтәү осталыгын үстерү.
-
Яшелчә һәм җиләк-җимешләр-витаминнар 28.11.2025

Хезмәт кешесенә хөрмәт тәрбияләү, балаларның сөйләм телен үстерү, танып белүләрен арттыру, җиләк-җимеш, яшелчә төрләрен белергә өйрәтү, аларны үстерүчеләр турында мәгълүмат бирү.
-
Әниемнең җылы кочагы. 27.11.2025

Бакчабызда әниләр көненә багышланган бәйрәм булып узды.Алар үзләренең матур чыгышлары белән әниләрен сөендерделәр.Үз куллары белән эшләнгән бүләкләрен тапшырдылар.
-
Кошларга ашханә. 26.11.2025

Көн суыткач, кошлар өчен
Без ашханә ачабыз
Һәм кошларга эндәшәбез,
Рәхим итеп ашагыз!









