МБДОУ «Муралинский детский сад "Арского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422027, Республика Татарстан, Арский район, с. Мурали, ул. Центральная, д. 45 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dsmurali.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Руководитель: | Туктарова Нурфия Радифовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 4 детей |
| У нас учат: | 1 педагог |
-
"Тәңкә салыш" уены. 18.09.2026

Татар халкының элекке уеннары, күпмедер дәрәҗәдә үзгәргән булса да, безнең көннәргә дә килеп җиткән.
Бүген балалар белән шул уеннарның берсен - "Тәңкә салыш" уенын уйнадык."Тәңкә салыш" уены. Балалар тезелешеп утыралар, берәү “Тәңкә салучы” була. Ул кулларын тотып утырган кешеләрнең барысына да “тәңкә салып” чыга. Тәңкәнең кемгә туры килүен берсе дә сизмәскә тиеш. Аннан соң, үзе бер кырыйга китеп, “Кемдә тәңкә, сикереп чык”, – ди. Тәңкәле кеше сикереп торганда, ике як күршесенең берсе тотып кала алса, тәңкәле кешегә җәза бирелә, тота алмасалар, тәңкә салуны яңадан башлыйлар.
-
Режим вакытында уеннар. 17.09.2026

Режим вакытында уеннар.
Истә калдыру, тиз фикер йөртә белү сәләтен үстерәбез, хәтерне яхшыртабыз. Сүзләрнең татарча-русча дөрес әйтелешен искә төшерәбез. -
Транспорт төрләрен өйрәнү 17.09.2026

Бүген әйләнә-тирә дөнья белән танышу дәресендә транспорт төрләре турында әңгәмә үткәрдек.
Юл, су, һава, тимер юл транспортларының рәсемнәрен карап, аера белергә өйрәнделәр.









